Талия Миңнуллина бүген "Эшлекле Россия" ярдәме белән оештырылган маркетплейслар буенча E-COM-форум ачылышында чыгыш ясады. Ул бүген мәйданчыкларда эшләүче һәр эшмәкәр исәпкә алырга тиешле дөнья трендлары турында сөйләде. Бүген, соңгы мәгълүматларга караганда, маркетплейсларда Татарстан сатучыларының 60 мең шәхси кабинеты эшли. Сүз уңаеннан, Татарстанда e-commerce базарында әйләнеш - 2023 елда 123 миллиард сум.
Бүген Әлмәт һәм Яр Чаллыда концессия килешүләре механизмы ярдәмендә төзелгән манежларны ачу тантанасы булды.
Бу проектлар турында без 2023 ел өчен «Дәүләт-хосусый партнерлык» буклетында сөйләдек: https://tida.tatarstan.ru/buklet-gosudarstvenno-chastnoe-partnyorstvo.htm
ТР ИҮАга эшлекле визит белән Хубэй провинциясе Халык хөкүмәтенең Тышкы эшләр канцеляриясе делегациясе килде. “Бик зур рәхмәт, Сез барыгыз да миңа иң яхшы тәэсир калдырдыгыз. Сезнең хезмәттәшләрегез яшь, алар Сезнең Агентлыкта һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасында тәҗрибәне дә, яшьлекне дә бик яхшы берләштерә” - Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллинага канцелярия директоры Чжан Сяомэй тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасының Буа муниципаль районы Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
«Госуслуги Решаем вместе» мобиль кушымтасында теләсә нинди проблемалар турында хәбәр итегез һәм хакимият органнары белән үз фикерегезне уртаклашыгыз
1. Законнарда яңалык
Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина 3 көн дәвам итәчәк «Казан Экспо» да энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын ачу тантанасында булды. Аның төп темалары - импортны алмаштыру һәм энергетикада технологик суверенитет.
Төркия белән Татарстан арасында инвестицион хезмәттәшлек көчәя бара
Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгына Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз килде. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашу барышында якларның инвестицион хезмәттәшлек буенча мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар. Анда шулай ук төзелеш өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашыручы төрек компаниясенең җитәкче составы да катнашты.
Язның беренче ае нәрсә белән истә калды: март аенда Татарстанның инвестиция өлкәсендәге төп яңалыклар буенча дайджест.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.