Татарстан тәрҗемә өлкәсендә әйдәп баручы Россия һәм чит ил белгечләрен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк

2020 елның 29 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Translation Forum Russia 2020 (TFR 2020) XI Халыкара тәрҗемәчелек конференциясен уздыру урыны итеп сайланган. 21-23 августта Казанда тәрҗемәчелек тармагының әйдәп баручы Россия һәм чит ил белгечләре җыелачак.

«Татарстан – Россиянең уникаль регионы, инвестицион климат һәм эшлекле кунакчыллык буенча лидер. Республика даими рәвештә эре дөньякүләм вакыйгаларны кабул итә һәм тармак форумнары һәм конференцияләре өчен мәйданчыкка әверелә. Барыгызны да Татарстанга чакырабыз! Тәрҗемә тармагын өйрәнәбез һәм бер телдә сөйләшү генә түгел, ә бердәм буларак фикерләү өчен иң яхшы шартлар тудырабыз!» – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Татарстан татар халкының милли үзенчәлеген – республиканың телен һәм мәдәни мирасын – Татарстанда да, аннан читтә дә саклауга зур игътибар бирә. Конференциянең тел секциясе кысаларында башка милли телләр белән берлектә татар теле буенча аерым сессия узачак.

TFR 2020 – Россия һәм БДБ илләре территориясендә бүгенге көндә иң зур махсуслаштырылган конференция. Ел саен ул 300 дән 700 гә кадәр катнашучыны, шул исәптән Европа комиссиясе һәм БМО мәгълүмат үзәге, FIT Europe, Бельгия тәрҗемәчеләр палатасы, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы һ.б. вәкилләрен җыя.

Россиядә тәрҗемәчелек тармагын формалаштыру өчен нигез итеп, соңгы унъеллыкта Translation Forum Russia Россиядә генә түгел, Казакъстанда, Белоруссиядә дә тәрҗемәчел очрашулар, конференцияләр һәм форумнарның катализаторы, тәрҗемәчеләрнең этик кодексын (2012-2015) һәм һөнәри тәрҗемә стандартын (2017-2020) эшләү кебек әһәмиятле тәрҗемә проектлары һәм берләшмәләре барлыкка килү һәм үстерү сәбәбе булды.

Эшлекле һәм формаль булмаган программаның өч көне дәвамында төрле чаралар үткәрелә, алар актив дискуссияләр һәм тәрҗемәчелек тармагы вәкилләренең тәҗрибәсе белән уртаклашу, тәрҗемәләр индустриясенең яңа технологик эшләнмәләрен күрсәтү белән үрелеп бара.

Үткәрү урыны итеп Татарстан Республикасы очраклы гына сайланмаган: бу – динамик үсештәге, зур халыкара чаралар саны арта барган төбәк, ә республика предприятиеләре халыкара базарларга актив рәвештә чыга, бу соңгы коммуникацион технологияләргә ия җирле тәрҗемәче кадрларны сыйфатлы әзерләү өчен шартлар булдыруны таләп итә. Бу TFR 2020нең төп бурычларының берсе булачак.

Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Казан федераль университеты һәм «Тәрҗемәчеләр ассоциациясенең бизнес-бюросы» ҖЧҖ оештыра.

Форумның эш программасы өч көнгә исәпләнгән һәм дүрт агымга бүленгән:

- Тәрҗемәчелек, тармакны үз-үзен оештыру һәм мәгариф мәсьәләләре.

- Лингвистик хезмәт күрсәтү, тәрҗемә бизнесы (MLVs, LSPs, һ.б.).

- Тәрҗемәдә технологияләр.

- Россия халыкларының тел күптөрлелеге.

Программага TFR катнашучыларының барлык категорияләре өчен дә кызыксыну уятучы темалар керәчәк: тәрҗемәчелек фрилансы, корпоратив тәрҗемәчеләр, тәрҗемәчеләр компанияләре, вузлар һәм тәрҗемәчеләр әзерләү курслары, тәрҗемәчеләр берләшмәләре, тәрҗемәчелек технологияләре һәм инструментлары белән тәэмин итүчеләр һәм кулланучылар.

Шулай ук форум кысаларында Казан федераль университеты базасында инде дүртенче тапкыр махсуслаштырылган студентлар форумы оештырылачак, анда студентлар тәрҗемәчеләр өчен заманча техник чаралар белән таныша, тармак лидерлары белән аралаша ала.

Катнашу өчен теркәлергә һәм тулырак мәгълүматны сез http://tconference.ru/ сайтында белә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International