Сенегал Президентының визиты

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының ИҮА җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Инсаф Галиев ИТ-паркка Президент Маки Салл җитәкчелегендәге Сенегал делегациясе килү барышында Татарстан Республикасының икътисади потенциалы турында презентация белән чыгыш ясады.

Чит ил кунакларын сәламләүне Инсаф Галиев француз телендә башлады, презентация барышында төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтте.

Төрле елларда Сенегалга Татарстан продукциясе җибәрелде: «КАМАЗ» автомобильләре, КВЗ җитештергән вертолетлар. Машина төзелеше; нефть химиясе; авыл хуҗалыгы; инновацион тармаклар өлкәсендә яхшы перспективалар бар.

Татарстан Республикасы бүгенге көндә - алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләрнең берсе, республиканың нефть ятмалары 1943 елдан бирле эшкәртелә. Узган елда Татарстанда барлыгы 35 млн тоннадан артык нефть чыгарылган. Моннан тыш, республикада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү үсеш алган. Шулай ук Татарстанда автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә, сәнәгать товарларының яртысы диярлек экспортка китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International