23 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән ТР Куркынычсызлык советы утырышында катнашты.
Чараның төп темасы Россиядә азык-төлек куркынычсызлыгы булды: мониторинг, тенденцияләр һәм куркынычлар. Азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасы РФ президенты указы буенча рәсмиләштерелә һәм 2020 елга кадәр гамәлдә була. Аның буенча Россия башка илләрдән азык-төлек өлкәсендә бәйсез, ә продуктлар икътисади яктан һәркем алырлык булсын өчен ватан продуктларның арзанлык күрсәткечләре уйлап табылды.
Мәсәлән, үзебез җитештергән ашлык һәм бәрәнге белән ил 95%ка, сөт һәм сөт продуктлары белән 90%ка, балык, шикәр һәм арыш мае белән 80%ка тәэмин ителә ала. Әмма ТР Куркынычсызлык советында шулай ук зур танылган гипермаркетларга сатылучы начар сыйфатлы продуктлар проблемасы яңгырады. Шулай, тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2015 елда республикада 2916 азык объектлары тикшерелде, аларның 88%да бозулар табылды. Әйләнештән барлык 28 тонн күләмендә 2405 партия начар сыйфатлы продукт алынды, 57 хуҗалык субъектларның эшчәнлеге туктатылды.
- Бүген ил эчендә импорт алмашу стратегиясе икътисади эшчәнлекнең иң приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып тора, бизнес монда актив катнаша. Бу – бурыч. Ә проблема – продуктларны ялганлап күрсәтү, әлеге проблема шактый үткен. Россельхознадзор мәгълүматы буенча 2015 елда Россиядә ялган сөт продукциясенең (үсемлек майлары булган) өлеше 11% тәшкил итте, кайбер очракларда ялганлап күрсәтү 50%ка җитте! Татарстанда әлеге өлеш 27,2% тәшкил итә – һәр өченче продукт диярлек. Чишелеш бер: дәүләт ягыннан җитештерүчеләр һәм сатучылар артыннан контрольне ныгыту, шәхси кулланучылар белемлелеге. Шуннан бердәм тырышлык белән без азык-төлек белән канәгать булабыз, - дип Талия Миңнуллина саный.