Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәт делегациясе Түбән Камада елның социаль-икътисадый нәтиҗәләренә һәм Түбән Кама районының стратегик үсешенә багышланган берничә чара үткәрде.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның машина төзелеше кластерында 165 әгъза бар. Кластер әгъзалары Россиянең 13 субъектында катнаша, географиясе Германия һәм Төркия кебек илләр белән тулыланды. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында машина төзелеше кластерының VII гомуми җыелышында һәм Күзәтчелек советы утырышында Машкластер идарәсе рәисе Сергей Майоров хәбәр итте.
«Ел вакыйгасы» номинациясендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек бүләкләнде.
Якын арада агач эшкәртү тармагы буенча дөнья күләмендә әйдәп баручы Kastamonu компаниясе – коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Россия агач эшкәртү базарында барлыкка килгән кытлыкны киметергә ярдәм итәчәк проектларны гамәлгә ашыра. Аларның бер өлеше 2021 елда ук тормышка ашырылачак.
Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте.
27 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2020 елда Агентлык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга максатлар турында йомгаклау утырышы булачак.
5 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты «Ислам буенча финанс грамоталылыгы 3.0» дигән яңартылган email-курс башлап җибәрә.
XII Гайдар форумында катнашучылар яңа инфекцияне җиңгәннән соң дөнья нинди булачак дип фикер алыштылар. Быел ул гибрид форматта – онлайн һәм офлайн оештырылган иде. Фикер алышуларның төп трекы Covid-19 пандемиясе нәтиҗәсендә илдә һәм дөньяда булган социаль һәм икътисади үзгәрешләр булды. Форум эшендә Россия Хөкүмәте әгъзалары, Федераль Җыен вәкилләре, Россия төбәкләре җитәкчеләре һәм дөнья экспертлары катнашты.
Стратегик сессиядән елны Үсеш һәм инвестицияләр агентлыкларының Милли ассоциациясе (ҮИАМА) башлады. ИҮА Эксперт советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм тагын 46 регионның профильле оешмалары катнаштылар.
3, 4 һәм 5 гыйнварда 10нан 16 сәгатькә кадәр «Туган Авылым» милли комплексында ТАССРның 100 еллыгына багышланган TATARFair «Татарстан Байлыклары» исемле беренче хәйрия күргәзмәсе-ярминкәсе узачак.