Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының делегациясе тотрыклы үсеш өлкәсендә максатларга ирешү буенча нәтиҗәле эш алып бару өчен Женевага (Швейцария) эш визиты белән килде, анда БМО Штаб-квартирасында берничә эшлекле очрашу һәм чаралар узды.
Татарстан эшкуарларының нинди кыенлыклар белән яшәве, нинди хәл итү юллары булуы турында 29 ноябрьдә Казанның «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопаркында «Минем Бизнес: эш буенча очрашулар» эшлекле сессиясендә фикер алышачаклар.
Татарстанның Питрәч районы мисалында авыл территориясен тотрыклы үстерү моделе Россиянең иң яхшы тәҗрибәсе буларак профильле түгәрәк өстәлдә каралды.
Чараларда 9000гә якын кеше, 55 илдән 400 экспонент катнашачак.
Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы ярында термалы спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелешенә инвестор 395 миллион сум акча тотачак. Проект дәүләт-хосусый партнерлык шартларында тормышка ашырыла.
«Чжанцзяган Ляньцзи» компаниясе проектын өч этапта гамәлгә ашыру күздә тотыла. Беренче этапта инвестицияләр 150 млн сум тәшкил итәчәк, 65 яңа эш урыны булдырылачак.
5 декабрьдә «Корстон» кунакханә-сәүдә–күңел ачу комплексында «Сәламәтлек архитектурасында заманча инженер системалары» (Modern Engeneering Systems-MES) фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен, Казанда архитектура, дизайн һәм IT өлкәсендә әйдәп баручы чит ил һәм Россия белгечләре җыелачак.
19 ноябрьдә Казан технопаркында югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Татарстанда янгын сүндерү буенча заманча технологияләр конференциясе узачак.
Бу урын порталны хәтерләтә. Аның бер ягы – тавышлы, җанлы башкала, югары технологияле компанияләр, индустриаль гигантлар, бетмәс-төкәнмәс вакыйгалар һәм мәгълүмат агымы.
Бу район вакыт машинасына охшаган.