Минзәлә районында 2 400 башка исәпләнгән икенче роботлаштырылган сөт комплексы төзелеше башланды.
8 октябрьдә видеоконференция форматында «Инвестицион һәм үсеш агентлыкларының Милли ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы әгъзаларының гомуми җыелышы узды.
Ассоциациянең иң актив әгъзаларын дәүләт-хосусый партнерлык, инфраструктура, логистика, муниципалитет һ. б. өлкәләрдәге юнәлешләр буенча лидерлар итеп билгеләделәр. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина НААИР Global юнәлешендә дөнья дәрәҗәсендә милли ассоциация вәкиле булды.
6 октябрьдә «Алабуга» махсус икътисади зонасы Түбән Новгород регионы территориясендә махсус икътисади зона булдыру максаты белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды. Килешүгә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин һәм Татарстан Махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кул куйды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ДХП 2020нең Россия атнасы 28 октябрьдән 1 октябрьгә кадәр Мәскәүдә узды. Чара әйдәп баручы экспертларга инфраструктура үсешенә инвестицияләр җәлеп итү һәм дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкинлек бирде. Чара барышында панель дискуссияләр, стратегик сессияләр, кешеләр өчен инфраструктура: регионнар һәм шәһәрләрдә инвестицияләрне җәлеп итү, «цифрлы икътисад»ка инвестицияләр, илнең туристик потенциалын тормышка ашыруда инвестицияләр һәм ДХП роле һ. б. темаларга ачык дебатлар узды.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы ветераннары! Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы cезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый!
28 сентябрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы делегациясенең Венгриягә эш визиты кысаларында Венгрия компанияләрендә һәм тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министрлыгында булды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Kazan Palace by Tasigo отеленең яңа чираты төзелешенең барышын карады.
Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин делегация белән Татарстан Республикасына килде. Алтай делегациясе визиты кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың бердәм презентация үзәгендә кунакларга Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте һәм республиканың чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча тәҗрибәсе турында сөйләде.
21 сентябрьдә Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы – тәҗрибә уртаклашу, шулай ук цифрлы технологияләрне эшләү һәм алга этәрү өчен яңа халыкара мәйданчык.