Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында булды. Анда Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Түбән Камада яңа СИБУР производствосында беренче тонна этилен алынган. Бу комплексның төп продукты, ул барлык кирәкле таләпләргә туры килә һәм кулланучыларга - «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаноргсинтез» заводларына түбәндәге продукцияне җитештерү өчен җибәрелгән инде. Товар этиленын эшләп чыгару ЭП-600 эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренең төп этабы булып тора. Проектны гамәлгә ашыру график нигезендә бара, проект куәтенә чыгу 2025 ел ахырына кадәр планлаштырыла.
Унҗиденче муниципаль сәгать Әлки районы катнашында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында узды.
2025 елда аферистларның иң популяр схемалары булып «Дәүләт хезмәтләре»ндә аккаунт урлау өчен мәгълүматлар алу, җитәкче кыяфәтендә мессенджерларда хәбәрләр һәм ведомстволардан ялган шалтыратулар булачак. Бу хакта «РИА Новости»га биргән интервьюсында Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев белән очрашты.
2025 елның 21 гыйнварында «Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының 2024 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында» коллегия утырышы булды.
Инвестицияләр темасы ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында актив яңгырады, аның эшендә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Иртәгә 2025 елның 21 гыйнварында «Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының 2024 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында» йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
20 гыйнварда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Коллегия әгъзасы сыйфатында анда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Бүген Закон чыгару Җыелышы рәисе Сергей Голубев җитәкчелегендәге Тверь өлкәсе парламент делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булдылар. Югары дәрәҗәле кунакларны Бердәм презентация үзәгендә Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциал белән Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина таныштырды.