14 ноябрьдә ТР ИҮА инвестицияләрне җәлеп итүнең яңа юнәлеше Казанда Татарстан Республикасының Конвеншн бюросы презентациясе үтте. Конвеншн бюро партнерларга һәм мөмкин булган инвесторларга Казанда зур форумнар, конференцияләр, эшлекле чараларны үткәрергә ярдәм итәчәк.
2017 елның 2 ноябреннән 25 декабрьдә Мәскәүдә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында үтүче Россия регионнарының күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясен оештыру буенча чыгымнарны кайтаруга субсидияләр алуга юридик шәхесләр сайлана.
2017 елның 14-22 октябрьдә Сочида үткән яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясен оештыру буенча чыгымнарны кайтаруга субсидияләр алуга юридик шәхесләр сайлана.
2017 елның 31 октябреннән 5 ноябрьгә кадәр Туниста үтүче «SIAMAP-2017» халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясен оештыру буенча чыгымнарны кайтаруга субсидияләр алуга юридик шәхесләр сайлана.
Каирда “INFRA Africa & Middle East Expo 2017” Африка һәм Якын Көнчыгышта яңа һәм үсүче шәһәрләр инфраструктурасы буенча Халыкара конференция һәм күргәзмә үтте. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы күргәзмәдә үз экспозициясен оештырды, анда Татарстан оешмалары керде: "ТНГ-Групп" нефтесервис компаниясе, "ПОЗИС" суыткыч җиһазларын җитештерү буенча завод, Казан вертолет заводы, "РариТЭК" компанияләр группасы, "КАМАЗ", "Нэфис-биопродукт" заводы, "Тамле" җитештерү-сәүдә компаниясе һәм башкалар.
Уйлап карагыз: дөньяда 143 миллион ятим, 663 миллион кеше су ала алмый, 57 миллион балада мәктәпкә йөрергә мөмкинлек юк, 3000нән артык шәһәрдә һава пычрануы куркынычсызлык һәм чисталыкның нормаларыннан кимрәк, дөньяда һәр 122 кеше сугыш аркасында үз йортын югалтты. Әмма бу дөньяда Татарстан бар. Меңнәрчә ел дәвамында монда төрле милләтләр һәм диннәр тату яши. Монда тормыш һәм бизнес алып бару өчен югары шартлар булдырылган. Монда зур эшләр һәм игелеклелек, тиз үсеш һәм уңыш, хөрмәт һәм вәкаләтлек. Монда хыяллар тормышка ашырыла. Хыялларга инвестицияләгез. Татарстанга инвестицияләгез.
1 ноябрьгә кадәр Төркиядән Россиягә 50 меңгә кадәр тонна томат китереләчәк. Моның турында 21 октябрьдә Казанда үткән Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе нәтиҗәләре буенча илебезнең энергетика министры Александр Новак белдерде.