ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия Тышкы эшләр министрлыгында үткән «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик үсеш төркеменең мәгълүмат очрашуында доклад белән чыгыш ясады.


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

1. Законнардагы яңалыклар (үз көченә кергән үзгәрешләр)


5
июнь, 2021 ел
шимбә

Санкт-Петербургта Халыкара икътисади форумның соңгы көнендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина "Беренчеләр вакыты. Глобаль чаралар - яңа чынбарлыкта куркынычсыз һәм нәтиҗәле коммуникацияләр каналы" утырышында спикер булды.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының еллык Милли рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. Татарстан, Мәскәү федераль үзәгенә генә калышып, Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында икенче урынны алды.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Санкт-Петербургта Халыкара икътисади форум мәйданында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм аның җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Беларусь Республикасының Инвестицияләр һәм хосусыйлаштыру Милли агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Хайер компаниясенең «Акыллы» (SMART) заводы төзелешен башлап җибәрү тантанасы узды.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Sputnik» халыкара яңалыклар агентлыгы белән Санкт-Петербургтагы халыкара икътисади форумда DiDi компаниясенең Казандагы эше һәм Иннополиста Фәнни-тикшеренү үзәге ачылуга бәйле аның перспективалары турында, шулай ук Midea суыткыч җиһазларын җитештерү заводын файдалануга тапшыру планнары турында сөйләде.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Милли ассоциациясенең (ИҮАМА) Күзәтү советы әгъзасы итеп яңадан сайланды.

2011 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Президентының Инвестицион үсеш агентлыгын — инвестицияләрне җәлеп итү һәм бөтен регионда инвестицион проектларны алып бару өчен җавап бирүче дәүләт хакимияте башкарма органын төзү турында Указы чыкты.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Алабугада Ford Sollers заводы мәйданнарында Aurus Senat Россия люкс автомобильләрен серияләп чыгару башланды. Видеоэлемтә форматында эшләтеп җибәрү тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International