ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасының Актаныш мунициапаль районында инвестицион үсеш агентлыгы Башкарма комитет җитәкчеләре белән киңәшмә уздырачак. Җыелышның төп темасы –  “Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш шартларын тудыру механизмы буларак муниципаль сәнәгать мәйданнары”.


21
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе

“Мондый очрашуларны ешрак оештырырга – эшмәкәрләр белән тагын да киңрәк составта елга бер тапкыр очрашырга, борчыган проблемалар хакында фикерләшергә кирәк, дип исәплим. Сөйләшү формасын да үзгәртергә тиешбез”. Бүген ТР Эшмәкәрләренең ΙΙΙ корылтаенда катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын әнә шул сүзләрдән башлады. Президент ассызыклаганча, республикада кече һәм урта бизнес вәкилләреннән торган 50 берләшмә исәпләнә. Алар актив эш алып барырга, корылтайга үз күзаллауларын әзерләргә тиеш, дип саный республика башлыгы.


3
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Херманн-Равема» алман компаниясе идарәчесе д-р Манфред Либль белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Антон Семенов һәм «Херманн-Равема»  компаниясенең Биогаз бүлеге җитәкчесе Бернд Штрейхер катнашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз алып барды. Хезмәттәшлек нигездә автотөзелеш (җиңел һәм йөк автомобильләре, рельс транспорт чаралары), машиналар төзү һәм гомуми логистика өлкәләрендә алып барылачак.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов PPP Local һәм Quintessentially компания вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Антон Семенов һәм Инвестицион проектларны алып бару һәм ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Максим Грицких катнашты. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кунакларны Агентлыкның эшчәнлеге белән таныштырып узды. Шулай ук, Агентлыкның Инвестицияләргә хезмәттәшлек күрсәтә торган агентлыкларның халыкара ассоциациясенә (WAIPA) керүе турында да сөйләп үтте.   


2
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Очрашу барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кече һәм урта эшкуарлык үсеше программалары һәм Татарстан Республикасы җирлегендә экспортны күтәрү һәм үстерү корпорацияләренә нигез салу турында мәгълүмат бирде. Шулай ук, очрашуда «Лизинг-грант» программасын финанслаштыру турындагы сорау да күтәрелде. Банк вәкилләре бу елның декабрендә программада катнаша торган лизинг компанияләрен фондлаштыруга әзер булулары турында әйтелләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International