ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Санкт-Петербург шәһәренең бизнес җәмгыятьчелеге белән очрашты.  «Санкт – Петербург – Россия төбәкләре»  мәгълүмати-эшлекле миссиясе министрлыклар, дәүләт органнары, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен түгәрәк өстәл артына җыйды. Форумның максаты – төрле төбәкләр оешмалары арасындагы икътисади элемтәләрне ныгыту, потенциаль партнерлар табу, уртак оешмалар төзү. Очрашуда Санкт-Петербургның кече һәм урта эшмәкәрләре торак-коммуналь хуҗалык, кече һәм эре энергетика, шәһәр төзү, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге инновацион проектларын презентацияләделәр.


28
март, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы иң уңышлы эшмәкәрләрне «Бизнес успех 2012» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. Әлеге бәйге «Опора России» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы,  Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, ААҖ «Россиянең кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү банкы», «Опора-Кредит» Медиахолдингы тарафыннан оештырыла.

Конкурста катнашу мөмкинлеге түләүсез.


27
март, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Линар Якупов җитәкчелегендә Куала-Лумпур (Малайзия) һәм Джакарта (Индонезия) шәһәрләренә эш сәфәрен кылалар. Сәфәрнең максаты – Татарстан республикасының инвестицион потенциалын, экспорт өчен җитештерелгән кече һәм урта эшмәкәрлек продукциясен  презентацияләү, эшмәкәрлекне үстерүдәге тәҗрибә белән уртаклашу.


21
март, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика шәһәрләре һәм районнарының башкарма комитет башлыклары һәм эшмәкәрләре белән Саба муниципаль районында киңәшмә уздырды. Киңәшмә «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә сәнәгать мәйданнарын булдыру системасын алга таба үстерү» темасына багышланган иде.

Җыелышта дәүләт органнары, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү ифраструктурасы оешмалары, иҗтимагый берләшмә вәкилләре һәм эшкуарлар катнашты.


7
март, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге видеоконференция элемтәсе режимында республиканың муниципаль берәмлекләре гражданнарын видео кабул итү уздырды. Видео кабул итү барышында каралган сорауларга җаваплар Агентлыкның сайтына урнаштырылды:  http://tida.tatarstan.ru/tat/info.php?id=39020


2
март, 2012 ел
җомга

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 386 млрд сум тәшкил итеп, 2010 елга караганда, 8 процентка үскән. Гомумән алганда, 2011 елда республика икътисадына 800 млн доллардан артык чит ил инвестициясе килгән. “Шулай да әлегә бу күрсәткеч белән канәгатьләнә алмыйбыз, чынлыкта потенциал тагын да күбрәк”, -ди Премьер-министр Илдар Халиков. Ул бу хакта бүген “KAZANINVEST 2012” дигән Халыкара инвестиция форумы ачылышында белдерде.
Тәүге тапкыр узучы чараны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыкларның халыкара ассоциациясе (WAIPA) белән берлектә оештырган. Төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, туры чит ил инвестицияләрен алуда көндәшлек, туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү һәм төбәк потенциалын нәтиҗәле файдалану өчен кирәкле шартлар, кече һәм урта бизнес өчен мәйданнар төзүнең уңышлы тәҗрибәсе –формуга фикер алышу өчен чыгарылган төп темалар әнә шулар.


28
февраль, 2012 ел
сишәмбе

2012 елның 1 мартында, IV Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитына әзерләнү кысаларында, Казанның  «Grand Hotel»ендә KAZANINVEST Халыкара инвестиция форумы узачак. Форумның оештыручысы булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тора.

KAZANINVEST 2012 чарасын уздыруның төп максатлары – кече һәм урта бизнес проектларына инвестицияләр җәлеп итү, Россия регионнарына FDI җәлеп итүнең төп тенденцияләре, перспективалары һәм актуаль проблемалары турында сөйләшү, инвестицион җәлепчәнлекне үстерүдәге халыкара тәҗрибә белән уртаклашу. Моннан тыш, форум барышында әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара торган Россия төбәкләренең эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге булачак.


10
февраль, 2012 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы III Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турындагы журналистик эшләр һәм медиа-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Телерадиотапшыру һәм публикацияләр бәйгесе шәхси бизнес үсеше проблемаларын яктыртуны активлаштыру һәм эшмәкәрләрнең уңай образын формалаштыру максаты белән үткәрелә.


9
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Эшмәкәрләрнең виртуаль университеты» программасын булдыру соравы буенча киңәшмә узды. Очрашуда Линар Якупов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бүлеге җитәкчесе Елена Попова, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ Парк» технопаркы директоры Динар Насыров, югары уку йортлары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Татарстанда авылда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын эзләячәкләр. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Игенчеләр сараенда узган ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының XII съездында әнә шулай дип белдерде.

ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров Татарстан фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының 2010-2011 еллардагы эшчәнлегенә хисап ясады. Ул бүгенге көндә авылда фермерлар очраша торган берничә проблеманы билгеләде. Аның сүзләренә караганда, аларның берсе җирле хакимиятләрнең урыннарда фермерларның җирне милеккә алуына ярдәм итмәүләре белән бәйле. Моннан тыш, ул авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү өчен бүлеп бирелә торган субсидияләрне тоткарлауга бәйле проблемаларны билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International