ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2012 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Милли эшмәкәрлек инициативасы. Хөкүмәт өчен Бизнес-KPI» VIII Милли бизнес-форумда катнашты. Чара Россия Федерациясе хөкүмәте булышлыгында узды. Форумның оештыручысы – «Деловая Россия» Бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасы һәм Яңа проектларны этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ). Форумда Министрлар кабинеты, РФ Президенты администрациясе, Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы вәкилләре, Россия һәи чит ил ширкатьләре, бизнес-берләшмәләре һәм союзлары, кече һәм урта бизнес оешмалары җитәкчеләре, танылган политологлар һәм журналистлар катнашты.  


24
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның “Баскет-холл” сараенда Химиклар көне уңаеннан тантана оештырылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башка дәүләт эшлекләре, министрлык җитәкчеләре, химия сәнәгате предприятиеләре башлыклары, химия фәне юнәлешендәге югары уку йортлары студентлары катнашты.


21
май, 2012 ел
дүшәмбе

Күргәзмә 19-21 май көннәрендә KAZANSUMMIT–2012 IV Халыкара саммиты кысаларында үтте.

Чараның төп максаты – халыкны үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелә торган сыйфатлы хәләл ризык белән таныштыру. Халыкка әлеге продуктларның хәләл икәнен генә түгел, ә экологик таләпләргә туры килә торган, сәламәтлек өчен файдалы азык-төлек икәнлеген аңлату да төп бурычларның берсе булып тора. Хәләл дигәндә ашау продуктларын гына түгел, ә финанс, медицина, туристик хезмәтләрне дә күз уңында тотарга кирәк.


18
май, 2012 ел
җомга

Бүген KAZANSUMMIT 2012: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең икътисади багланышларына багышланган саммит үз эшен тәмамлады. Әлеге халыкара чара 1000нән артык кунакны Татарстан башкаласы-Казан шәһәрендә бергә җыйды.  Халыкара инвесторларның, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләренең, финанс структуралары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, эшлекле элитаның, Россиядән, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БДБ, Ауропа, Азия илләреннән экспертлар һәм галимнәрнең KAZANSUMMIT мәйданына дүртенче ел рәттән җыелуы. Алар – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 30 дан артык иле, БДБ, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш илләре, Россия төбәкләре вәкилләре.



13
апрель, 2012 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының инвестицон үсеш агентлыгы вәкилләре Агентлык җитәкчесе Линар Якупов башлыгында “Panasonic Rus” компаниясенең вице-президенты Масато Накамуро белән очраштылар.

Масато Накамуро искәртүенчә, япон компаниясе Татарстан Респбуликасы территориясендә үз бизнесын үстерергә планнаштыра. Компания 2010 елның апрелендә Казан шәһәрендә Pass-Premium Panasonic классындагы Сервис Центрына нигез салган иде.


12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Иран Ислам Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына ясаган сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Иран Тышкы эшләр министрлыгының төбәк мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Мөхәммәт Реза Мөршидзадә белән очрашты.

Очрашу барышында Линар Якупов республиканың инвестицион потенциалы турында сөйләп узды. Агентлык җитәкчесе Татарстан икътисады үсешенең приоритетлы булган өлкәләрен презентацияләүгә аеруча зур игътибар бирде.


6
апрель, 2012 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Линар Якупов җитәкчелегендә Юграның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының генераль директоры Ольга Сидорова һәм Югары технологияләр технопаркы директоры Юрий Реутов белән очраштылар. Ханты-Мансийск автоном округы делегациясенең Татарстан Республикасына килү максаты - тәҗрибә алмашу.

Очрашу барышында  Ханты-Мансийскта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы мисалында аналогик дәүләт структурасын һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасын булдыру мәсьәләре турында сүз алып бардылар.

Бүген Татарстан республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Агентлык җитәкчесе Линар Якупов КОРАЙ төрек компаниясенең җитәкчелеге белән очрашты.

«Корай Иншаат А.Ш.» Төркия төзелеш компаниясенең генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Шамиль Чапар сүзләренә караганда, КОРАЙ компаниясе Татарстанны бизнес алып бару өчен Мәскәүдән кала иң приоритетлы  мәйдан итеп күрә. Очрашу барышында компания вәкилләре инвестицияләү һәм проектлар девелопментында кызыксынулары турында сөйләп уздылар.


4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә «Rockwool» заводының ачу тантанасында катнашты. Тантана Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина, Даниянең Сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында узды.

Алабугада ачылган «Rockwool» заводы бөтен дөнья буйлап эшләп килгән 27 производсто арасыннан иң зуры булачак.


29
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 2 апреленнән алып 13 апреленә кадәр «Икътисад, сәүдә сәясәте һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы хокукы» темасына багышланган квалификация үстерү курслары утәчәк (40 сәгать).

Үткәрелү вакыты: 2012 елның 2 апреленнән 13 апреленә кадәр, эш көннәре, 14.00 алып 18.00 кадәр.

Үткәрелү урыны: Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) (Казан шәһәре, Попова урамы, 10 йорт,  2 этаж, 211 аудитория).

Курсларда катнашу мөмкинлеге эшмәкәрләр өчен түләүсез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International