Бүген ФГУП «Россия Почтасы» вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов һәм аның Беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе директоры Булат Гаянов, ФГУП «Россия Почтасы»ның Автоматизацияләштерелгән сортировка үзәгенең Проектлы департаменты директоры Динара Жиганшина, ФГУП «Россия Почтасы» филиалы - УФПС «Татарстан почтасы» директорының урынбасары Резеда Сабирова, “Казан” халыкара аэропортының Коммерцияле директоры Артур Насрутдинов, ТР Информатизация һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан җирлегендә ФГУП «Россия Почтасы»ның Автоматизацияләштерелгән сортировка үзәген төзү соравы турында сүз барды. Күтәрелгән төп сорауларның берсе - яңа проектны реализацияләштерү өчен җир участогын сайлау мәсьәләсе.
Бүген Россия Федерациясендә Вьетнам Социалистик Республикасының илчелеге вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Вьетнам Социалистик Республикасының Россиягә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шон, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов һәм Вьетнам Социалистик Республикасы илчелегенең башка вәкилләре катнашты.
Татарстан һәм Вьетнам арасындагы элемтә күпъеллы хезмәттәшлеккә нигезләнә. “Хезмәттәшлегебезне алдагы көндә тагын да ныгыту өчен илләребезнең потенциалын эффектив рәвештә кулланырга тиешбез. Без Вьетнам эшмәкәрләрен һәм инвесторларын сезнең республикагыз белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Үз чиратыбызда, Вьетнам җирлегендә эшләрен үстерергә теләгән Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтергә әзербез, ” – дип белдерде Фам Суан Шон.
22-23 ноябрьдә Беренче халыкара Казан яшьләр эшлекле форумы оргкомитетының координацион киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшь эшмәкәрләр челтәре (ICYEN) һәм “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы (ICYF-DC) вәкилләре белән очрашты. Киңәшмәдә РМОО “Студентлар Лигасы” Президенты Тимур Сөләйманов, ICYF-DC секретариаты директоры Эльмаддин Мехдиев, ICYENның Башкарма директоры Эргин Беджерен, ICYENның Татарстан бизнес-партнерлары өчен Координацион группа җитәкчесе Фахратдин Алиев һәм башкалар катнашты.
2012 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Минзәлә районында “Инвестицион потенциал һәм Татарстан Республикасында җиһаз җитештерү өлкәсен үстерү” темасына багышланган киңәшмә уздырачак.
Регистрация сәгать 8.30дан алып 9.30га кадәр Минзәлә шәһәре, Бурмистров урамы, 3 йорт, «Яшьлек» («Юность») район мәдәният йорты бинасында узачак.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярчен төзү проектының эшләнеп беткән концепциясен тәкъдир иттеләр. Презентация Татарстан делегациясенең VII Россия-Сингапур бизнес-форумында эшләү кысаларында St.Regis Singapore (Сингапур) кунакханәсендә үтте.
Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Малазия консорциумы - AMANAH CapitalGroup, Straits Consulting Engineers, AJM Planing and Urban Design Group компанияләре белән бергә эшләнгән.
Проект ТР Президенты җитәкчелегендә тормышка ашырыла, күзәтүче орган – ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, проект операторы – махсус ясалган “ТР үсеш корпорациясе” ААҖ.
“Смарт Сити Казан” генераль планы концепциясе белән AJM Planing and Urban Design Group идарә итүче директоры Норлиза Хашим чыгыш ясады. Ул проектның яхшы урынга ия булуын билгеләде. Проектны эшләүчеләр “Смарт Сити Казан” халыкара классының заманча инфраструктурасы халыкара, Россия һәм Татарстанның эре компанияләрен җәлеп итәр, дип ышаналар. “Смарт Сити Казан” проекты яңа бизнес-мәйданчык, шулай ук халыкара эре күргәзмәләр һәм конференцияләр үзәге булачак.
11 июль көне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Лизинг-грант программасында катнашу мөмкинлегенә багышланган киңәшмә узачак. Киңәшмәдә конкурста катнашу шартлары билгеләнеп үтәчәк.
Чара Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы конференц-залында үткәреләчәк (Петербург ур., 50 йорт).
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов республиканың эшмәкәрләре белән очрашты. Диалог барышында Агентлык җитәкчесе 2012 елда эшлиячәк кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программалары турында сөйләп узды. Бу программалар турында мәгълүмат түбәндәге сайтларда урнаштырылган: tida.tatarstan.ru сайтының “Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программалары 2012” бүлегендә, biz.tatarstan.ru сайтының “Программы государственной поддержки предпринимательства” бүлегендә.
2012 елның 2 июленнән 6 июленә кадәр Казан шәһәрендә «Икътисад, сәүдә сәясәте һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы хокукы» темасына багышланган квалификация үстерү курслары узачак.
Үткәрелү вакыты: 2-6 июль, 2012.
Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ) (Казан, Попова ур, 10 йорт, 2 этаж, 211 аудитория).
2012 елның 31 маеннан 1 июненә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә «Икътисад, сәүдә сәясәте һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы хокукы» темасына багышланган квалификация үстерү курслары узачак.
Үткәрелү вакыты: 31 май-1 июнь, сәгать 10.00 алып 14.20 кадәр.
Үткәрелү урыны: Ярчаллы шәһәре Бизнес-инкубаторы (Новый Город, бульвар Энтузиастов, д.3/08).
26 – 27 майда Эшмәкәрләр көненә багышланган IV Веломарафон үтте. 30дан артык Казан шәһәре кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларының җитәкчеләре «Алексеевск - Базарлы Матак - Болгар» маршруты буенча үтү максаты белән бергә җыелды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чарада актив катнашты: Әлки районының Каргополь авылыннан Базарлы Матакка кадәр 14 км юл үтте. Марафон тәмамланганнан соң Линар Якупов оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм барлык эшмәкәрләрне профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.