ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы делегацисенең Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш визиты башланды. Визитның төп максаты – AIM (Annual Investment Meeting) III Еллык инвестиция форумы эшендә катнашу.

Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов керә.


19
апрель, 2013 ел
җомга

Бүген «СМАРТ Сити Казан» мастер-планы Лаеш районы администрациясендә презентацияләнде. Очрашуда Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, аның инфраструктура үсеше сораулары буенча урынбасары Искәндәр Курамшин, Малайзия консорциумы һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе вәкилләре катнашты.

«СМАРТ Сити Казан» проекты - Татарстан икътисады өлкәләрен үстерү һәм стимуллау максатында эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгы өчен яңа мохит булдыру.  Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, операторы итеп махсус булдырылган дәүләт оешмасы - «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» ААҖ билгеләнгән.


17
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов «СМАРТ Сити Казан» проектының генераль мастер-планы өстендә эшли торган Малайзия консорциумы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда «СМАРТ Сити Казан» проектының баш архитекторы Норлиза Хашим, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ОАО «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» генераль директоры Булат Гаянов катнашты.

Искә төшерик, «СМАРТ Сити Казан» проекты - Татарстан икътисады өлкәләрен үстерү һәм стимуллау максатында эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгы өчен яңа мохит булдыру.  Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, операторы итеп махсус булдырылган дәүләт оешмасы - «ТР үсеш корпорациясе» ААҖ билгеләнгән.


12
апрель, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында җитәкче Линар Якупов катнашуында TGT Oil and Gas Services халыкара компаниясе һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе арасындагы инвестицион нияткә кул куелды.

Әлеге килешү «СМАРТ Сити Казан» проекты кысаларында эшләнде.

«СМАРТ Сити Казан» территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләргә нигезләнеп проектланды. Әлеге шәһәр Россия һәм халыкара бизнес компанияләре өчен уңайлы шартлар тудырачак.

Amanah Capital Group Limited компаниясе Казанда үз вәкиллеген ачу турындагы карар кабул итте. Вәкиллек Аджай Наир җитәкчелеге астында эшлиячәк. Әлеге карар Татарстан Репсубликасының һәм Россиянең инвестицион мөмкинлекләрен тагын да тирәнрәк өйрәнү максаты белән кабул ителде.

Компаниянең Казан вәкиллеге ACGLның халыкара бизнес буенча вице-президенты Камарул Замри карамагы астында булачак дип көтелә.


11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Инвестицион комиссия утырышы узды. Утырышта коммерцияле банклар, консалтинг, лизинг, инвестицион компанияләр һәм фондлар, дәүләт һәм муниципаль органнар идарәләре вәкилләре катнашты.  

Инвестицион комиссиянең төп максаты – Татарстан Республикасы җирлегендә реализацияләүгә планнаштырылган инвестицион проектларны тикшерү.

Бүген Казанда «Халәл» индустриясе өлкәсендә инвестицион мөмкинлекләр» темасына багышланган Эшлекле очрашу узды. Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, «Халәл» индустриясенең милли ассоциациясе» -  Коммерцияле булмаган партнерлык -  һәм Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте каршындагы «Халәл» стандарты буенча комитет әзерләде.

Очрашуда «халәл» продукциясен җитештерә торган эре предприятияләр, инвестицион һәм финанс компанияләр, «халәл» индустриясе өлкәсендә инфраструктура һәм логистика тәэмин итә торган организацияләр җитәкчеләре катнашты.


27
март, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында  «Philips-Optogan» компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе директоры Булат Гаянов, «Иннополис» проекты җитәкчесе Антон Грачев, «Philips-Optogan» компаниясенең генераль директоры Андре Рихтер һәм коммерцияле директоры Дмитрий Чежин катнашты.

Очрашу барышында Агентлык җитәкчелеге «Philips» компаниясе вәкилләренә республиканың инвестицион сәясәте, инвестицияләү өчен төп юнәлешләре, булдырылган һәм киләчәкттә реализацияләүгә планнаштырылган инвестицион инфраструктурасы турында сөйләп уздылар.


20
март, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «МАГНА Интернэшнл» (Канада) компаниясенең «МАГНА КОСМА Интернэшнл» бүлекчәсе җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, аның беренче урынбасары Роберт Галиуллин, компаниянең Европадагы башкаручы вице-президенты Томас Мейчснер, финанслар буенча вице-президент Кристиан Рохрингер, бизнес  үсеше буенча вице-президент Роланд Преттнер катнашты. Киңәшмәдә күтәрелгән төп сорауларның берсе -  әлеге компания проектларының Россия Федерациясе җирлегендә реализацияләнүе.


18
март, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Согуд Гарәбстанына эш сәфәрен кылды. Делегация вәкилләре арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, «Ак Барс Банк»ы идарә рәисе Роберт Миңнегалиев бар.

Визит барышында Татарстан делегациясе әгъзалары Мәккәдә кече хаҗ - умра кылдылар. Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашты. Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни искәртүенчә, Татарстан авыл хуҗалыгы үз илләренә азык-төлек китерергә теләүче Согуд Гарәбстаны эшмәкәрләренә инвестиция ягыннан кызыклы була ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International