Онлайн режимда узган утырышта инвесторлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка коронавирус белән бәйле кыенлыклар һәм аларны хәл итү, шулай ук инвестицион мохитне үстерү буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Талия Миңнуллина дөньяда иң эре IoT-чишелешләр эшкәртүчеләрнең берсе – Hikvision компаниясе белән очрашу үткәрде. Очрашуда Татарстан предприятиеләрендә югары тизлек һәм кешенең тән температурасын билгеләргә сәләтле термометрик тепловизорлар кулланып югары технологияле комплекслы карарлар кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә «Түбән Кама», «Яшел Үзән» һәм «Чистай» АСИҮТта эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Карар «Иннополис» МИЗ резиденты Семен Фролов белән берлектә табылды: ул торак йортларга китереп азык-төлеккә заказ бирү сервисын эшләде.
Бизнесны саклау һәм яңа инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча стратегик юнәлешләрне эшләү һәм яңа инвестицион проектларны тормышка ашыру максатында 26 майда 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы BGP Litigation Россиянең әйдәп баручы юридик компанияләренең берсе белән берлектә «Яңа икътисади шартларда предприятиеләрне финанс ягыннан савыктыру мөмкинлекләре» темасына вебинар үткәрә.
Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) җитәкчесе Бостьян Скалар, дөньядагы агымдагы вәзгыять турында интервью сериясе кысаларында, Талия Миңнуллинага Россия вәкиле буларак сораулар бирде.
Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла.
Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, шул исәптән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Агентлыкның бер ел эчендә башкарган эшенә уңай бәя бирделәр. Иҗтимагый Совет халык һәм эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен яклый.
Хәзерге вакытта парк территориясендә 4 резидент эшли, 5 предприятие белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. 2024 елга биредә 22 резидент-предприятие урнашачак, ә эш урыннары саны 500гә җитәчәк.
Татарстанда «М-7 Биектау» агросәнәгать индустриаль паркы проектын гамәлгә ашыру буенча эшләр бара.