ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

18 февральдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән “2014 елда Татарстанның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга мәсьәләләр” ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегиясенең бердәм утырышы үтте.

“Агентлык инвестицион эшчәнлек өлкәсндә идарәара эш үткәрә. ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән аралашу һәркөнле режимда конструктив рәвештә үтә. Без бергә республиканың мәсьәләләрен чишәбез. Якын вакытта Стратегия 2030 проектын эшләп бетерергә кирәк”, - дип чарада катнашкан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде. 


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Анатолия экспортерлары Ассоциациясе, Урта диңгез регион экспортерлары Ассоциациясе, “Сасу” компаниясе идарәсе, “Эрзурум” оешкан сәнәгать зонасы, чыгышы буенча җәнлек продукциясе экспортерлары Берләшмәсе, “Гуней Сут” компаниясе идарәсе, урман продукциясе экспортерлары Берләшмәсе, “Интертим” компаниясе идарәсе вәкилләре составына кергән Төркия делегациясен кабул итте.


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Тагын бер конкурслы комиссия утырышы үтте, ул ТР ИҮА кадрлар резервына керәчәк кандидатураларны карады.

Бу этап алдында тырыш әзерләү эше үтте.


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проекты буенча сөйләшүгә багышланган киңәшмә үткәрде.


13
февраль, 2015 ел
җомга

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татарстан Республикасының яшь белгечләр һәм галимнәр региональ иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” Региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә  V Республика яшьләр форумын үткәрә.



12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

11 февральдә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Ростелеком” ААҖ Президенты Сергей Калугин катнашуы белән “2014 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар турында” Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең  киңәйтелгән утырышы үтте. Министрлык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турында доклад белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов чыгыш ясады. 


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшмәкәрләр ассоциациясе делегациясе килде. Көнчыгыш Азия инвесторлары белән эш ИҮАның йомгаклау коллегиясеннән активлашты (коллегиядә Кытай эшлекле даирәләре вәкилләре чыгыш ясадылар һәм Ассоциация һәм Дрожжан районы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды).


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

9 февральдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында МИЗ “Алабуга” Күзәтү киңәшмәсе утырышы үтте.


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

9 февральдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади Киңәшмәсе утырышы үтте. 


6
февраль, 2015 ел
җомга

6 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Талия Миңнуллинаның Mir Holding топ-менеджерлары – компания идарәсе әгъзасы Ибрагим Мирмахмутогуллари, Директорлар Киңәшмәсе вәкиле Кюршад Тюзмен, “Дизайн групп” (Dizayn Group) компаниясе директоры Турхан Ильтер белән очрашу узды. ТР ИҮА Төркия холдингы белән озак вакыт буенча аралаша, хәзерге вакытта хезмәттәшлек активлашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International