Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “РФ субъектларына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча практик сораулар. БГЭ инвесторлары өчен проектларны әзерләү” семинарында катнашты.
Чара катнашучылар алдында Мәскәү сәүдә-сәнәгый палаты Вице-президенты Сурен Варданян, БГЭ белән тышкы икътисади хезмәттәшлек буенча Комиссия җитәкчесе Алексей Бусев, РФ сәүдә-сәнәгать палатының инвестицияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү Департаменты җитәкчесе Алексей Вялкин чыгыш ясады.
4 февральдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек үсешенә багышланган киңәшмә үтте.
Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Федераль җыелышының Федерация Киңәшмәсе вәкилләре Ильдус Ахметзянов һәм Сергей Батин, Татарстан Республикасының Президенты Аппараты вәкилләре катнаштылар. Россия-гарәп эшлекле киңәшмәсе исеменнән директор урынбасары Владислав Луценко һәм башка рәсми шәхесләр эш алып бардылар.
4 февральдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүгә эшлекле сәфәр кысаларында International Investment Guide компаниясе һәм Fortune журналының вәкиле Тудор Стаматиан әфәнде белән очрашты.
2015 елның 3 февралендә “ИТ-парк”ның конференц-залында “2014 елда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар” Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Йомгаклау коллегиясе утырышы үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул инвестицион проектлар күргәзмәсен карады һәм Haier көнкүреш техника җитештерү буенча концерн вәкиле - «Хайер Электрикал Эпплаенсис» ААҖ Генераль директоры Ван Шоужун әфәнде һәм СКОЛКОВО Мәскәү идарә итү мәктәбе ректоры Андрей Шаронов белән очрашулар үткәрде.
Беренче булып ИҮА командасы 2011-2014 ел буенча Агентлыкның эш нәтиҗәләре күрсәткән видеороликны тәкъдим итте.
2015 елның 3 февралендә «ИТ-парк»ның конференц-залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “2014 елда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар” Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Йомгаклау коллегиясе утырышы үтте.
Төп доклад белән ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.
Докладның текстын түбәндәге сайтта карарга мөмкин: http://tida.tatarstan.ru/file/old/news/Доклад Основной.pdf
Коллегиядә күрсәтелгән видеоролик javascript:void(0);/*1422970790566*/ урнашкан.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Кадрлар резервы” Республика проектының очрашу этабы катнашучылары белән очрашты. Спикерлар арасында дәүләт органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре бар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектына багышланган киңәшмә үткәрде. Очрашуда ТР икътисад министрлыгы вәкилләре һәм АВ Институты белгечләре катнаштылар.
АВ Институты вәкилләре белдергәнчә, эшнең әлеге этабында документ проектын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертелә, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм идарәлекләр, сөйләшүдә булган башка катнашучыларның “җаваплы реакция элемтәсе”н булдыру өчен методик киңәшмәләр уйлап табыла.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллинаның «Кредит Европа Банк» ЯАҖ Вице-президенты Мете Булат белән очрашу узды.
ТР Министрлар Кабинеты вәкилен сәламләгәч, Мете Булат банк һәм Россия Федерациясендә проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
29 гыйнварда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры Ильдар Халиков һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләренең Danfoss компаниясе делегациясе белән очрашу узды. Бер көн элек Давоста үткән 45 нче Бөтендөнья икътисади форум кысаларында корпорация җитәкчелеге белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.