ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан һәм Һиндстанның күп тармакларда хезмәттәшлек итү өчен зур потенциалы бар, аны гамәлгә ашыру өчен системалы һәм планлы эш кирәк. Бу хакта Казанда "TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек" форумында хәбәр итте Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип белдерде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов. «TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» Форумның эшлекле программасы бүген Татарстан башкаласында старт ала.

Һиндстанда рус телен өйрәтү үзәген төзергә ниятлиләр. Бу хакта "TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек" бизнес-форумында хәбәр итте Һиндстан административ хезмәтенең Хезмәт, мәшгульлек, һөнәри әзерлек һәм фабрикалар департаментының баш секретаре, Теланган штаты гражданнарын эшкә урнаштыру буенча компания рәисе урынбасары Дана Кишор.


4
октябрь, 2025 ел
шимбә

Самара өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Самара өлкәсе икътисадый үсеш һәм инвестицияләр министры Павел Финк җитәкчелегендәге Самара өлкәсе делегациясе эшлекле визит белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булды.


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Модератор: Миңнуллина Талия Илгиз кызы - Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзасы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, Инвестицион үсеш агентлыкларының Милли Ассоциациясе Идарәсе Рәисе урынбасары, Бөтендөнья инвестицион үсеш агентлыклары ассоциациясе әгъзасы.

Форумның төп чараларын калдырмагыз!


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә, 1-3 октябрьдә Казан шәһәрендә (Татарстан Республикасы) металл эшкәртү һәм аддитив технологияләр буенча «ТЕМП» Глобаль форумы уза.


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион дайджесты: Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының сентябрь аендагы эше турында


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм Агентлыкның хокукый һәм документлар белән тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Шамил Үзбәков Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында " Иннопром.Беларусь" Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаштылар: Татарстан партнерлары белән очрашуларда, эш төркеме утырышында, форумның пленар утырышында, сәнәгать объектларында булу, ә нәкъ менә бүген Агентлык хезмәткәрләре һәм Татарстанның «Химград» технопаркы вәкилләре Белоруссия һәм Кытайның уртак тырышлыгы белән булдырылган «Бөек таш» индустриаль паркы буенча сәнәгать экскурсиясендә булдылар.

01.09.2025—30.09.2025 ЧОРЫНДА ЗАКОННАР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МОНИТОРИНГЫ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International