КИП “Мастер” резидентлары белән очрашу барышында Яр Чаллыда Рөстәм Миңнеханов индустриаль парк территориясен зурайту турында тәкъдимне хуплады: инвестицион инфраструктура объектларының мәйданы хәзерге 643 мең кв. метрдан 2017 елга 1 млн. кв. метрга җитәчәк дип планлаштырыла. Реконструкцияләүгә төрле дәрәҗәдәге бюджеттан акча бүленеп биреләчәк.
ТР ИҮА җитәкчесе “Чистай” индустриаль паркына визит белән килде, анда ул беренче резиденты - ПО «Дельрус Чистай» ЧҖҖ (рус. «Дельрус Чистополь») җитештерү күәтләрен карады. Моннан башка Талия Миңнуллина төрле эшханәләр җитәкчеләре белән очрашты, алар арасында “Чистай икмәк заводы” ААҖ, “Бетар” ЧҖҖ, “Көнчыгыш-Амфибия” ЧҖҖ (рус. «Восток-Амфибия»), “НТЦ-Көнчыгыш” ЧҖҖ (рус. «НТЦ-Восток»), “Көнчыгыш-Монолит” ЧҖҖ (рус. «Восток-Монолит») җитәкчеләре булды һәм җитештерү мәйданнарын карады.
IT-паркта Татарстан Республикасында уңайлы инвестицион климатны тәэмин итү буенча Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартын кертү мониторингы буенча Белгечләр группасы утырышы үтте (№ 2096-р 2012 елның 15 ноябреннән РФ Хөкүмәте карары буенча расланды).
«NDExpo-2015» Халыкара форумы – “Тотрыклы үсеш өчен югары технологияләр” Идел буе федераль округында «Росатом» Дәүләт корпорациясе оештырган бердәнбер һәм төп чара булып тора. Ул тәэмин итүчеләр өчен сатып алучыларга үзенең продукциясен һәм хезмәтен тәкъдим итергә мөмкинлек бирә.