Безнең кадерле Ватан саклаучылар!
Бүген безнең илдә, беренче чиратта, хәрби хезмәт белән бәйләнгән зур бәйрәм. Россия Федерациясенең дәүләт сәясәте активлашканга күрә хәрби һөнәрләрнең дәрәҗәсе үсә. Заманча һәм көчле армия булу безгә саклау хисе бирә, ул безгә киләчәккә ышаныч белән карарга рөхсәт итә.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ (нефть, газ һәм химия комплексы эшчәнлегенең юнәлешләр диапазонында эшли торган координацион белгечле үзәк функциясен үткәрүче компания) Директорлар киңәшмәсе утырышында киңәшмәнең яңа 24 вәкиле сайланды.
Идарә итү коллегиаль органының яңа вәкилләре булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ Генераль директоры Азат Бикмурзин һәм ТР Икътисад министры Артем Здунов сайландылар.
18 февральдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән “2014 елда Татарстанның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга мәсьәләләр” ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегиясенең бердәм утырышы үтте.
“Агентлык инвестицион эшчәнлек өлкәсндә идарәара эш үткәрә. ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән аралашу һәркөнле режимда конструктив рәвештә үтә. Без бергә республиканың мәсьәләләрен чишәбез. Якын вакытта Стратегия 2030 проектын эшләп бетерергә кирәк”, - дип чарада катнашкан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Тагын бер конкурслы комиссия утырышы үтте, ул ТР ИҮА кадрлар резервына керәчәк кандидатураларны карады.
Бу этап алдында тырыш әзерләү эше үтте.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проекты буенча сөйләшүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
11 февральдә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Ростелеком” ААҖ Президенты Сергей Калугин катнашуы белән “2014 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар турында” Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Министрлык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турында доклад белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов чыгыш ясады.