ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

9 февральдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында МИЗ “Алабуга” Күзәтү киңәшмәсе утырышы үтте.


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

9 февральдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади Киңәшмәсе утырышы үтте. 


6
февраль, 2015 ел
җомга

6 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Талия Миңнуллинаның Mir Holding топ-менеджерлары – компания идарәсе әгъзасы Ибрагим Мирмахмутогуллари, Директорлар Киңәшмәсе вәкиле Кюршад Тюзмен, “Дизайн групп” (Dizayn Group) компаниясе директоры Турхан Ильтер белән очрашу узды. ТР ИҮА Төркия холдингы белән озак вакыт буенча аралаша, хәзерге вакытта хезмәттәшлек активлашты. 

5 февральдә Казанга Премьер-министр Карим Максимов башлыгында Казахстан Республикасы делегациясе килде. Казан Кремлендә делегация белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “РФ субъектларына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча практик сораулар. БГЭ инвесторлары өчен проектларны әзерләү” семинарында катнашты.

Чара катнашучылар алдында Мәскәү сәүдә-сәнәгый палаты Вице-президенты Сурен Варданян, БГЭ белән тышкы икътисади хезмәттәшлек буенча Комиссия җитәкчесе Алексей Бусев, РФ сәүдә-сәнәгать палатының инвестицияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү Департаменты җитәкчесе Алексей Вялкин чыгыш ясады. 

4 февральдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек үсешенә багышланган киңәшмә үтте.

Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Федераль җыелышының Федерация Киңәшмәсе вәкилләре Ильдус Ахметзянов һәм Сергей Батин, Татарстан Республикасының Президенты Аппараты вәкилләре катнаштылар. Россия-гарәп эшлекле киңәшмәсе исеменнән директор урынбасары Владислав Луценко һәм башка рәсми шәхесләр эш алып бардылар.


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

 4 февральдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүгә эшлекле сәфәр кысаларында International Investment Guide компаниясе һәм Fortune журналының вәкиле Тудор Стаматиан әфәнде белән очрашты.


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 3 февралендә “ИТ-парк”ның конференц-залында “2014 елда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар” Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Йомгаклау коллегиясе утырышы үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул инвестицион проектлар күргәзмәсен карады һәм Haier көнкүреш техника җитештерү буенча концерн вәкиле -  «Хайер Электрикал Эпплаенсис» ААҖ Генераль директоры Ван Шоужун әфәнде һәм СКОЛКОВО Мәскәү идарә итү мәктәбе ректоры Андрей Шаронов белән очрашулар үткәрде.

Беренче булып ИҮА командасы 2011-2014 ел буенча Агентлыкның эш нәтиҗәләре күрсәткән видеороликны тәкъдим итте.

2015 елның 3 февралендә «ИТ-парк»ның конференц-залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “2014 елда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар” Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Йомгаклау коллегиясе утырышы үтте.

Төп доклад белән ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

Докладның текстын түбәндәге сайтта карарга мөмкин: http://tida.tatarstan.ru/file/old/news/Доклад Основной.pdf

Коллегиядә күрсәтелгән видеоролик javascript:void(0);/*1422970790566*/ урнашкан.

 

 



2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Кадрлар резервы” Республика проектының очрашу этабы катнашучылары белән очрашты. Спикерлар арасында дәүләт органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International