Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектына багышланган киңәшмә үткәрде. Очрашуда ТР икътисад министрлыгы вәкилләре һәм АВ Институты белгечләре катнаштылар.
АВ Институты вәкилләре белдергәнчә, эшнең әлеге этабында документ проектын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертелә, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм идарәлекләр, сөйләшүдә булган башка катнашучыларның “җаваплы реакция элемтәсе”н булдыру өчен методик киңәшмәләр уйлап табыла.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллинаның «Кредит Европа Банк» ЯАҖ Вице-президенты Мете Булат белән очрашу узды.
ТР Министрлар Кабинеты вәкилен сәламләгәч, Мете Булат банк һәм Россия Федерациясендә проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
29 гыйнварда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры Ильдар Халиков һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләренең Danfoss компаниясе делегациясе белән очрашу узды. Бер көн элек Давоста үткән 45 нче Бөтендөнья икътисади форум кысаларында корпорация җитәкчелеге белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
2015 елның 3 февралендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы үтәчәк.
ТР ИҮА командасы әлеге икътисади хәлне мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен чакыру һәм мәйдан кебек кабул итә. Республика икътисадына чараларны җәлеп итү өчен Агентлык нәрсә эшләчәк? Инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен нинди инструментлар кулланылачак? Инвестицион эшчәнлек кысаларында идарәара эшен ничек булдырырга? Стратегия 2030 Татарстанның инвестицион приоритетларына ничек тәэсир итәчәк? Бу һәм башка сорауларга җаваплар ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллинаның 2015 елга планнар турында докладында бар.
28 гыйнварда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «УК «Роснано» ҖЧҖ рәисе Анатолий Чубайс катнашуы белән киңәшмә үтте. Чара кысаларында бер стеналы углерод наноторбалар нигезендә продуктларны куллануның мөмкин булган юнәлешләр турында сөйләштеләр.
«Смарт Сити Казан» проекты 2012 елда барлыкка килде.
Мастер-план эшләнде, шәһәр төзелеше, резидентлар белән эш итү буенча документация әзерләнде, резидентлар өчен салым өстенлекләре билгеләнде. Проект белән идарә итү эффективлыгын арттыру өчен “Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе” ААҖ реструктуризацияләү турында карар ителде. 2015 елда инженер инфраструктурасын проектлау буенча идарәара әзерлек эше үтте.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Фейсбукта электрон бит барлыкка килде. Бөтендөнья социаль ятьмәсе корпоратив бит белән кулланучылар яңалык тасмасында язуларга комментарияләр калдырырга һәм бәяләргә рөхсәт итә.
2015 елның 17 марттан 20 мартка кадәр Мәскәүдә “Дәүләт-шәхси партнерлыкның Россия атнасы” икенче инфраструктур конгрессы үтәчәк. ДШПның Россия атнасы РФ субъектларында алдагы тиражлау максаты белән инфраструктураның төрле өлкәләрендә ДШП проектларны тормышка ашыруның иң яхшы практикасын күрсәтү өчен үткәрелә. ДШП атнасын РФ Сәүдә-сәнәгать пулаты һәм РФ Икътисади үсеш манистрлыгы ярдәмендә ДШП Үсеш үзәге оештыра.