ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

20 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе”нең Директорлар киңәшмәсе утырышы үтте.

Акционерлар җәмгыятенең коллегиаль идарә органы төрле сораулар буенча карар чыгарды: Директорлар киңәшмәсенең рәисен сайлау, 2014 елның эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар.


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

20 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Талия Миңнуллинаның Казан шәһәрендә Төркия Республикасының Генераль консуллыгы вәкилләре - Вице-консулы  Нуреттин Кая һәм Сәүдә Атташе Зекериия Бекташ белән очрашты.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

2014 елның азагында Кытай Милли Республика вәкилләренең визиты үтте, аның кысаларында Татарстан Республикасында инвестицион проектларны тормышка ашыру турында килешүгә килделәр.

Сәүдә-күргәзмә комплексын төзү проектын алып баруга багышланган киңәшмәдә Казанның Баш архитекторы Татьяна Прокофьева,  Казан шәһәренең Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура рәислеге, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Идел буе федераль округында ААҖ “Сименс” вәкиллеге директоры Шамиль Фаизрахманов белән очрашты.

ТР ИҮА җитәкчесе халыкара корпорацияләр белән хезмәттәшлек мөһимлеген ассызыклады. “Сименс кебек дөнья брендлары Татарстан һәм башка Россия регионнарының халыкара тирәлеккә интеграцияләвенә ярдәм итә. Бу ачык базар, каты конкурентлык, эшмәкәрлекнең яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күчү. Җиһазларга бәяләр арту шартларында аралашу юнәлешләренә креатив юлларны булдырырга кирәк.


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга

16 гыйнварьдә Татарстан Республикасының Премьер-министры  Ильдар Халиков катнашуы белән “2014 елда Татарстан Республикасының юстиция министрлыгының эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар” йомгаклау коллегиясе үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Марий Эл Республикасының хезмәттәшләре - Инвестицион үсеш агентлыгы (2013 елның азагында барлыкка килде) җитәкчесе Игорь Губин һәм Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгының инвестицион проектларны мониторинглау бүлеге рәисе Игорь Макаров белән очрашты. Очрашу ТР ИҮАның инвестицион сәясәтне уйлап табу һәм тормышка ашыру өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары белән партнерлык мөнәсәбәтләре ятьмәсен формалаштыруга багышланган. 


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

14 гыйнварьдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәте рәислеге коллегиясе үтте.


13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина рәислеге астында “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади стратегиясе”нең инвестицион бүлегенә багышланган киңәшмә үтте. Очрашуда AV Инвестицион-консалтинг компаниясенең институты вәкилләре катнаштылар.

12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

11 нче гыйнвардан 13 нчеп гыйнварга кадәр Һиндстанның  Гандинагар шәһәрендә “Энергетик Гуджарат-2015” (Vibrant Gujarat) халыкара инвестицион форумы – Евразия һәм дөньяда иң зур икътисади вакыйгаларның берсе үтә. Чараны Гуджарат штатының хөкүмәте һәм Һиндстан үзәк хөкүмәте ярдәмендә Сәнәгать Конфедерациясе оештыра.

Чара кысаларында 111 илдән 8500 дән артык катнашучы тәҗрибә белән алмашалар, яңа партнер һәм инвестицияләрне җәлеп итү юлларын табалар, шулай ук икътисадта аралашу ысулларын булдыралар. “Энергетик Гуджарат” 11 гыйнварьдә зур халыкара оешмалар һәм корпорацияләр җитәкчеләре, министрлар, хөкүмәт башлыклары катнашуы белән ачылды. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов йомышы буенча форумда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаша. 


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Кадерле дуслар!

Триумф һәм сынаулар, бердәмлек һәм җиңүләр, көтелмәгән һәм искиткеч – бөтенесен безгә узган ел бүләк итте.

Яңа 2015 ел безнең Республика – Россия Федерациясенең субъектлары арасында алда баручы регион өчен  шатлыклы булачак дип ышанам. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International