ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Внешэкономбанк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) Россиянең 23 регионында инвестицион проектларны җәлеп итү өчен яңа технологияне тормышка ашыра, ул регионнарның бизнес идеяләрен финанс ресурслар белән турыдан-туры тоташтырырга һәм әлеге секторның актив үсешенә этәргеч бирергә мөмкинлек бирәчәк.


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бер айдан соң “Россия – Ислам дөньясы: Казансаммит 2017” Халыкара икътисади саммиты ачылачак, ул Татарстан башкаласында 18-20 майда узачак.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

13 апрельдә «Белмедснаб» Белоруссия компаниясе һәм «Дельрус» ЯАҖ Россия компаниясе вәкилләренең Татарстан Республикасына визит узды. Визит кысаларында кунаклар Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда аларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентацияләнде.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2-4 апрельдә Дубаи шәһәрендә (БГЭ) Еллык Annual Investment Meeting 2017 инвесторлар очрашуы үтә. 


31
март, 2017 ел
җомга

29-31 мартта Татарстанда КАР (рус. ЮАР) Илчелегенең икътисади бүлегенең җитәкчесе, Икътисад буенча министр-киңәшче Молоко Лешаба җитәкләгән Көньяк Африка Республикасы Илчелегенең делегациясе булды.


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

29 мартта Татарстанда беркөнлек визит белән Turkuaz Textile компаниясе генераль директоры  Атилла Шюкрю Зейбекджи җитәкләгән Төркия делегациясе булды.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

21 мартта Татарстанга Кытай коммунистлар партиясенең Үзәк комитетының Халыкара бүлеге җитәкчесе Сун ТАО әфәнде җитәкләгән ККП ҮК зур делегациясе килде. Делегация составында халык хуҗалыгының төрле өлкәләреннән КХР провинцияләреннән бизнесменнар. Алар арасында, Циндао, Фуцзянь Провинциясе,  Эчке Монголиянең Автоном районы компанияләре бар.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген, 22 мартта, Татарстан Республикасына эш визиты белән Идел буе федераль округында Россия Федерациясенең Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән Татарстанда беренче тапкыр “Яшь дипломатлар” конкурсы үтә, ул 10 февральдән 27 майга кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International