Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән түгәрәк өстәлдә халыкара дәрәҗәдәге коллекторлык агентлыкларына, аерым алганда EOS-Group компаниясенә, бурычлар буенча профильле булмаган активларны тапшыру сораулары каралды.
Закон чыгару яңалыклары мониторингы
Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов катнашында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәт делегациясе Түбән Камада елның социаль-икътисадый нәтиҗәләренә һәм Түбән Кама районының стратегик үсешенә багышланган берничә чара үткәрде.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның машина төзелеше кластерында 165 әгъза бар. Кластер әгъзалары Россиянең 13 субъектында катнаша, географиясе Германия һәм Төркия кебек илләр белән тулыланды. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында машина төзелеше кластерының VII гомуми җыелышында һәм Күзәтчелек советы утырышында Машкластер идарәсе рәисе Сергей Майоров хәбәр итте.
«Ел вакыйгасы» номинациясендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек бүләкләнде.
Якын арада агач эшкәртү тармагы буенча дөнья күләмендә әйдәп баручы Kastamonu компаниясе – коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Россия агач эшкәртү базарында барлыкка килгән кытлыкны киметергә ярдәм итәчәк проектларны гамәлгә ашыра. Аларның бер өлеше 2021 елда ук тормышка ашырылачак.
Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте.
27 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2020 елда Агентлык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга максатлар турында йомгаклау утырышы булачак.
5 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты «Ислам буенча финанс грамоталылыгы 3.0» дигән яңартылган email-курс башлап җибәрә.