ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2020 ел
җомга

«Translation Forum Russia кабат Казанда» түгәрәк өстәле Казан федераль университеты базасында I Казан халыкара лингвистика форумы кысаларында узды.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Фудзино Кэн – территорияне брендлау өлкәсендә танылган эксперт, «N37» Япон компаниясе башлыгы Россиядә беренче тапкыр брендның стратегиясе турында лекция белән чыгыш ясады.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм Польша яңа уртак ачышлар юлына чыктылар. Польша делегациясенең визиты кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың бердәм презентация үзәгендә кунакларга регионның икътисадын тәкъдим итте.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина эш визиты белән Мәскәү регионына килде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Израиль Тышкы эшләр министрлыгының Икътисад департаменты директоры Михаэль Лотем, Израиль дәүләтенең сәяси бүлеге беренче секретаре Илай Леви һәм Израиль Дәүләтенең Россиядәге Илчелегенең сәүдә-икътисад вәкиллеге башлыгы Якир Давидсон катнашты.

Мәскәү регионына визит кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәү өлкәсенең төзелешкә ярдәм итү үзәгендә инвесторлар белән ничек эшләүләрен өйрәнде.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның һәм агентлыкның Мәскәү регионында әйдәп баручы белгечләренең эшлекле программасы кысаларында Sniper Egypt халыкара компаниясе рәисе Шериф Рияд һәм аны гамәлгә куючыларның берсе – Hазан Әл-Шатти белән сөйләшүләр үтте.


29
февраль, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Translation Forum Russia 2020 (TFR 2020) XI Халыкара тәрҗемәчелек конференциясен уздыру урыны итеп сайланган. 21-23 августта Казанда тәрҗемәчелек тармагының әйдәп баручы Россия һәм чит ил белгечләре җыелачак.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, республиканың машина төзелеше кластерының Күзәтчелек советы рәисе Талия Миңнуллина кластерның Күзәтчелек советы һәм предприятиеләрнең еллык гомуми җыелышында чыгыш ясады.


21
февраль, 2020 ел
җомга

Gemont Төркия компаниясе 2023 елның июленә «Түбән Кама Нефтехим» өчен «ЭП-600» олефин комплексын төзи, анда елына 600 мең тоннага кадәр этилен, шулай ук 270 мең пропилен, 248 мең тонна бензол, 89 мең тонна дивинил һәм башка ярымпродуктлар җитештерергә планлаштыралар.


14
февраль, 2020 ел
җомга

Спас районы – ул, барыннан да элек, яңадан торгызылган Бөек Болгар – Идел Буе Болгарының иң зур шәһәре, татар халкы мәдәнияте һәм тарихы бишеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International