Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында эш визиты белән Татарстан һәм Һиндстанның мәдәни элемтәләрне үстерү үзәге җитәкчесе Иштиак Әхмәт Гыйлькар булды. Аның белән Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашты. Очрашуда шулай ук ТР ИҮА хезмәткәре Наталья Кучумова да катнашты.
Татарстан Республикасының тышкы элемтәләрен үстерү өчен чит илләрдә Россия сәүдә вәкилләре белән конференцияләр сериясе дәвам итә. Узган атнада Мисыр (Алексей Робертович Теванян) һәм Словакия (Ступарь Сергей Кузьмич) сәүдә вәкилләре белән очрашулар узды.
Язның беренче ае нәрсә белән истә калды: март аенда Татарстанның инвестицион өлкәсендәге төп яңалыклар буенча дайджест.
01.03.2025-31.03.2025 ЧОРЫНДА ЗАКОННАР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МОНИТОРИНГЫ
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында төрле форматтагы һәм масштабтагы 100 дән артык сәнәгать мәйданчыгы бар. Аларның бер өлеше тулысынча арендаторлар белән тулган һәм буш мәйданнарга кискен кытлык кичерә, ә кайберләрендә бизнес өчен урыннар бар әле!
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2025 елгы конкурсны башлап җибәрү турында Карар кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев һәм ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина рәислегендә «Идел — Янцзы» форматындагы регионара хезмәттәшлек советының V утырышын һәм «Идел — Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумын әзерләү һәм уздыру буенча утырыш узды.
Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина парламент Президиумы утырышында катнашты, анда инвестицион эшчәнлек турында республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Бөтенроссия Гаилә советының Казандагы күчмә утырышында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Россиянең барлык почмакларыннан Татарстанга килгән эшмәкәрләрнең гаилә династияләренә гаилә бизнесының дөнья илләре икътисадына йогынтысы тәҗрибәсе турында сөйләде.
ТР ИҮАда «Үтәли инвестиция агымы» проекты буенча эшне Агентлык җитәкчесе һәм хезмәткәрләре катнашында «Росатом» дәүләт корпорациясенең «Росатом Җитештерү Системасы» АҖ проекты кураторы Наталья Дубровская һәм Татарстанның Икътисад, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кебек министрлыклары вәкилләре белән берлектә дәвам итү; дәүләт идарәсен, мәгълүмати технологияләрне һәм элемтәне цифрлы үстерү, шулай ук «Татарстан Республикасы пространстволы планлаштыру институты» ДБУ һәм «Татарстан Республикасы пространстволы мәгълүматлар фонды» ДБУ «Сатулар үткәрмичә җир кишәрлеге алу» юнәлеше буенча ведомствоара киңәшмә уздырды.