ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр киңәшмәсе” тиҗәрәт булмаган оешманың составына керде һәм 28 ноябрьдә аның утырышында катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков алып барды. 

Татарстан һәм Камчатка өлкәсендә үзара табышлы икътисади хезмәттәшлек үсеше өчен зур потенциалы бар. Моның турында бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Илюхин белән очрашу барышында белдерде. Казан Кремлендә үткән очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның беренче вице-премьеры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Президенты республиканың Камчатка өлкәсенең продукциясен тормышка ашыру өчен урынны оештыру әзерлеге турында белдерде, мәсәлән, беренче вакытта Агропромпаркта мәйданны бирү.

Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” икенче Казан форумы 2014 елның 27-28 ноябрьдә Россия парламент Европа клубы карамагында “Евразия диалогы” инициативасы буенча үтте. Форумны Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм “Россотрудничество” Федераль агентлыгы оештырды.

Татарстан Республикасы кунакларына масштаблы проектлар күргәзмәсе тәкъдим ителде, алар арасында “СМАРТ Сити Казан” проекты булды.

Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлегенең Премьер-министр урынбасары Сок Ан әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үтте.

Татарстан Республикасының вәкилләре арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

Очрашуда катнашучыларын сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасына күрсәтелгән кызыксыну өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, бүген Россия һәм аның регионнары Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерүгә зур мөһимлек бирә дип билгеләде. 

Комиссия эше барышында 2014 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының Президенты карамагында ришвәтчелеккә каршы Киңәшмә утырышында каралган сораулар буенча уртаклаштылар (Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина әлеге киңәшмә составына керә).

Комиссия утырышында, шулай ук, 2015-2020 елларга ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Программа проекты каралды. Әлеге программаның максатлары Агентлыкта ришвәтчелеккә каршы системаны яхшырту, Агентлыкта ришвәтчелек үсүгә каршы шартлар булдыру, Агентлык эшчеләрендә ришвәтчелекне кабул итмәү булып тора. Бу максатларны тормышка ашырыр өчен программада махсус бурычлар һәм булачак нәтиҗәләр билгеләнгән, шулай ук программаны тормышка ашыру буенча чаралар исемлеге формалашкан. 

2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм “Россия дипломатлары Ассоциациясе” арасында хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды. Документ астына Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков һәм Россия дипломатлары Ассоциациясе Киңәшмәсенең рәисе Игорь Халевинский кул куйдылар.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы рәисе Талия Миңнуллина катнашты.

 

2014 елның 27 ноябрендә Россия Федерациясенең Чит ил эшләре министрлыгында Мәскәүдә аккредитация алган чит илләр илчеләре алдында Татарстан Республикасы презентациясе үтте. Презентациядә Россия Федерациясенең Чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук, Татарстанның алда баручы оешмалар җитәкчеләре катнаштылар.

2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия һәм Төркия эшмәкәрләре Ассоциациясе арасында аралашу буенча килешүгә кул куелды. Документ астына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Ассоциация рәисе Наки Карааслан кул куйдылар.

Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Төркиянең Россия Федерациясендә Гадәттән Тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе  Умит Ярдым, RTIB  җитәкчесе Наки Карааслан һәм 300 дән артык Төркия бизнесы вәкилләре катнаштылар.

Килешүгә кул кую церемониясе Төркия һәм Россия эшмәкәрләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясен күрсәтүдән соң үтте. “Без элемтәләребезне киңәйтүгә шат булабыз, моңа бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия һәм Төркия эшмәкәрләре Ассоциациясе арасында аралашу буенча кул куелган килешү ярдәм итәчәк”, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән ААҖ «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар киңәшмәсенең утырышында катнашты. Анда республика икътисадының стратегик үсеше буенча сораулар каралды.

Утырыш барышында нефть һәм газ индустриясенең актуаль тенденцияләре турында доклад белән E&Y (Ernst&Young, Бөекбритания  аудитор-консалтинг компаниясе) вәкиле лександр Оливейр чыгыш ясады. 

Ирван Праитно губернаторы башлыгында Көнбатыш Суматра Индонезия провинциясе делегациеясе белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 ноябрьдә очрашты. Казан Кремлендә үткән очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, мәгариф, студентлар белән алмашу, инновацияләр өлкәсе һәм спортта аралашу, туризмны билгеләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International