ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасының  инвестицион үсеш агентлыгы, Внешэкономбанк дәүләт корпорациясе һәм ААҖ “Проектлы финанслау федераль үзәге” «Идел буе федераль округында дәүләт-шәхси партнерлык проектларын оештыру» темасына семинар үткәрделәр.

Семинарда 7 Идел буе регионыннан (Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чуваш Республикалары, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре) 70 тән артык дәүләт органнары, үсеш институтлары һәм бизнес вәкилләре катнаштылар.

Семинарны ачканда Татарстан Республикасының  Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина  дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын дәүләт һәм муниципаль инфраструктураны булдыру һәм дәүләтнең социаль сәясәтен тормышка ашыруда куллануының мөһимлеген ассызыклады.

Семинарда Внешэкономбанк бүлекләре, алда баручы консалтинг оешмалары белгечләре, шулай ук Внешэкономбанк финанс катнашуы белән инвестицион проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булган компанияләр вәкилләре чыгыш ясадылар.

Семинар барышында дәүләт-шәхси партнерлык проектларның төрле аспектлары каралды: юридик, оештыручы, икътисади аспектлар, ДШП модельләрен куллану схемалары буенча уртаклаштылар. Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород өлкәсендә тормышка ашырылган ДШП проектлары мисалында проектларны алып бару сораулары каралды.


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының  инвестицион үсеш агентлыгы һәм Внешэкономбанк дәүләт корпорациясе 2014 елның 26 ноябрендә «Үсеш институтлары ярдәмендә тормышка ашырыла торганинвестиционпроектларның белгечләр-катнашучыларны әзерләү» проекты кысаларында «Идел буе федераль округында дәүләт-шәхси партнерлык проектларын оештыру» темасына семинар үткәрәчәк.

Семинарда регионның махсус дәүләт органнары белгечләре, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән проектларны тормышка ашыруын планлаштырылган бизнес һәм муниципаль оешмалар вәкилләре катнашачаклар.


7
ноябрь, 2014 ел
җомга

12 кеше составында Кытай җитештерүчесе вәкилләре 31 октябрьдән ноябрьнең уртасына кадәр  КИП «Мастер» территориясендә Haier җитештерү мәйданнарының техник инжинирингын үткәрәчәкләр.

Татарстан Республикасының делегациясен Колумбия башкаласына – Богота шәһәренә ике көнлек визит барышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Килешүләргә FIHAV 32-нче Халыкара Гавана ярминкәсендә Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасының делегациясе эше барышында кул куелды.

Ярминкәнең тантаналы ачыш церемониясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе  кергән регион делегациясен Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы чикләрендә Үсеш алган регионара территорияне булдыру перспективалары буенча сөйләшүләрнең икенче киңәшмәсе Марий Эл Республикасының Мари-Турек авылында үтте.


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының коллективын яңа җитәкче белән Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков таныштырды.


17
октябрь, 2014 ел
җомга

Россия Федерациясенең субъектларында инвестицион климат хәленең Милли рейтингы буенча белем семинары бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ачылды һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулатында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International