1. Законнардагы яңалыклар (үз көченә кергән үзгәрешләр)
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республика хөкүмәте составында «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы - 2021» күргәзмәсендә булды.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать, сәүдә һәм инвестицияләр министры Антон Виноградов һәм Бурятиянең дәүләт учреждениеләре һәм хосусый сектор вәкилләре делегациясе белән очрашты һәм комплекслы сөйләшү уздырды.
Татарстан Республикасы делегациясенең Босния һәм Герцеговинага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Босния һәм Герцеговинаның Чит ил инвестицияләрен җәлеп итү агентлыгы башлыгы Нина Побрич белән очрашты.
«КАМАЗ» компанияләр төркеме – Россия Федерациясенең иң эре автомобиль корпорациясе. «КАМАЗ» ГАҖ авыр йөк автомобильләре җитештерү буенча дөнья күләмендә әйдәп баручы 20 предприятиегә керә һәм 16 тоннадан артык авырлыктагы авыр йөк машиналарын җитештерү күләме буенча 16 нчы урында тора. Җитештерү егәрлекләре елына 71 мең автомобиль тәшкил итә.
Бүген Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә Россия венчур форумының күргәзмә һәм пленар утырышы узды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай ук форумда катнашты.
Законнардагы яңалыклар (үз көченә кергән үзгәрешләр)
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина пандемиядән соң булган вакыйгалар индустриясе турында сөйләде.
Татарстан башкаласында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Инвестицион совет утырышы узды.