ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе республика китапханәләре эше турында халык фикерен ачыклау максатыннан сораштыру үткәрә. Нәтиҗәләр китапханә хезмәтен гамәлдәге социаль таләпләргә туры китереп камилләштерергә ярдәм итәчәк.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Инвестицион эшчәнлекне үстерүдә тенденцияләрне билгеләү, яңа инвестицион инструментларны һәм продуктларны алга этәрү, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында инвестицион эшчәнлекне активлаштыру өчен 15 июльдә 10.30 сәгатьтә «Яңа хокукый шартларда инвестицион мөмкинлекләр» дигән бушлай вебинар узачак.

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин ике көнлек эш визиты белән Татарстан Республикасына килде. Беренче чиратта, ул «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентларының инновацион проектлары һәм эшләнмәләре белән танышты һәм IT-тармакның алдынгы вәкилләре белән панель дискуссиядә катнашты, анда Россиядә мәгълүмати технологияләр индустриясен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

10 июльдә Тунис Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак Бен Салем, Тунис Милли вәкиллегенең Мәскәүдәге вәкиле Нежи Гуидер, Россиядә Тунис холдингы башлыгы һәм бизнесмен Хассен Триги белән әңгәмә узды.

Конкурс үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше бурычларын чишүгә сизелерлек өлеш керткән иң яхшы предприятие һәм оешма җитәкчеләренең уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тану, бүләкләү һәм тарату максатларында үткәрелә.


10
июль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Саба районының инвестицион конкурентлык сәләтен үстерү максатыннан районга эшлекле сәфәр кылды.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Рейтинг ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы эшлекле берләшмәләр белән берлектә әзерләнә. Агентлыкның Күзәтчелек советы утырышында Россия Президенты Владимир Путинга нәтиҗәләрне СИА башлыгы Светлана Чупшева игълан итте.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

«Россия  Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитының еллык эшлекле онлайн программасын тормышка ашыру кысаларында 8 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Covid-19 коронавирус инфекциясенең ИХО (G-to-B) илләре икътисадына йогынтысы» темасына Россиядә ислам дөньясы илләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән онлайн-интервьюлар сериясен башлап җибәрде.

Сәүдә һәм үсеш буенча БМО Конференциясе инвестицияләр буенча 2020 (World Investment Report) дөнья отчетын бастырып чыгарды. Инвестицияләрнең дөнья агымнары мониторингы инде 30 ел дәвамында алып барыла, илләрнең тулаем эчке продуктында, тышкы сәүдәдә һәм чит ил инвестицияләрендә дөнья трендларының турыдан-туры бәйлелеген чагылдыра.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Ислам банклары һәм финанс институтлары буенча Генераль Совет һәм Астана Халыкара финанс үзәге (AIFC) Online Astana Finance Days 2020 кысаларында «Финанс технологияләре: ислам финанслары индустриясе өчен үсеш ыргылышы яки үсеш этәргече» сессиясен үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International