ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Чирмешән районы катнашында егерме тугызынчы «муниципаль инвестицион сәгать» узды.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре Инсаф Галиев, Резеда Гыймадиева һәм Матвей Киселев республика делегациясе составында Үзбәкстанда, Ташкент шәһәрендә "ИННОПРОМ. Үзәк Азия"дә эшлиләр.


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Әгерҗе районы катнашында егерме сигезенче «Муниципаль инвестицион сәгать» узды.


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстанның әйдәп баручы партнерларының һәм инвесторларының берсе булган ил - Төркиянең вәкилләре белән очрашулар сериясе узды. Аларда Kazanforum төбәк оештыру комитеты секретаре сыйфатында һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышында аның әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Анда нефть-газ химиясе өлкәсендәге перспектив проектлар каралды.

Бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Агентлык башлыгы Талия Миңнуллина җитәкчелегендә һәм "Татнефть", "Татспиртпром" һәм "КАМАЗ" вәкилләре катнашында дөньяның унлап илендә нефть-газ, финанс, сәнәгать, телекоммуникация, энергетика компанияләрен берләштерүче бизнесмен, халыкара конгломератка нигез салучы һәм идарә рәисе белән эшлекле очрашу узды. Ул Һиндстанның иң бай һәм иң тиз үсә торган миллиардерлары унлыгына керә.

Татарстан Республикасының Инвестиция советы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның туган көнендә 2 млрд 460 млн сумлык дүрт проектны хуплады.


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгы йортында, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләре белән очрашу булды. Югары дәрәҗәле затларның әлеге очрашуын оештыруда ел саен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, KazanForum төбәк оештыру комитеты секретаре Талия Миңнуллина катнаша, анда ул шулай ук "XVI халыкара икътисадый форум кысаларында эшлекле программаны әзерләү һәм күргәзмә эшчәнлеген оештыру турында: "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" темасына доклад белән чыгыш ясады.


18
апрель, 2025 ел
җомга

Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының билгеләнгән консулы Гитика ханым Һиндстан Республикасының Мәскәүдәге Илчелеге вәкиллеге башлыгы урынбасары Гири Никхилеш әфәнде белән эшлекле визит белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булдылар. Югары дәрәҗәле кунаклар белән Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев очрашты.


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

ТР ИҮАда «Муниципаль инвестицион сәгать» чарасында катнашкан Татарстан инвесторлары «Росглаввода — Россиянең төп суы» конкурсында призлы урыннар яуладылар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International