ЯҢАЛЫКЛАР



8
март, 2025 ел
шимбә

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйсым килә! Сезне - көчле һәм назлы, гүзәл һәм үзсүзле, яратучан һәм үз мәнфәгатьләрегезне яклый белүчеләрне.


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Рожновскийның су манарасы - инженерлык корылмасы гына түгел, ә тарихыбызның совет чорында прогрессның чын символы. 1936 елда Совет инженеры А. А. Рожновский тарафыннан эшләнгән бу манара зур булмаган торак пунктларны, тимер юл станцияләрен, сәнәгать объектларын су белән тәэмин итү өчен алдынгы чишелеш булды.


4
март, 2025 ел
сишәмбе

Талия Миңнуллина, ТР ИҮА җитәкчесе: «Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы проектларны оештыру, юридик, мәгълүмати ярдәм күрсәтеп озата бара. Ә инвестор эшчәнлеге танылу алганда - бу үзенчәлекле хис!»


1
март, 2025 ел
шимбә

Кышның соңгы ае нәрсә белән истә калды: февральдә Татарстанның инвестицион өлкәсендәге төп яңалыклар буенча дайджест.


28
февраль, 2025 ел
җомга

01.02.2025-28.02.2025 ЧОРЫНДА ЗАКОННАР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МОНИТОРИНГЫ

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Азнакай районы катнашында егерме беренче «муниципаль инвестицион сәгать» узды.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның барышын күзәтеп тора. Бүген Агентлыкның Талия Миңнуллина җитәкчелегендәге проект офисы объектларны тапшыру вакытын күчерү сәбәпләрен ачыклау өчен инвесторлар белән киңәшмә үткәрде.


22
февраль, 2025 ел
шимбә

Беренчел мәгълүматлар буенча Казан икътисадына инвестицияләр 389 млрд сум тәшкил итәчәк, бу үткән ел белән чагыштырганда 38 млрд сумга күбрәк. Казан шәһәре думасының 20 февральдәге хисап сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин шундый мәгълүмат китерде. Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


21
февраль, 2025 ел
җомга

Талия Миңнуллина:

"Соңгы вакытта Россия Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС), Евразия икътисадый берлеге (ЕАИБ) һәм БРИКС кебек халыкара оешмалар кысаларында икътисадый хезмәттәшлекне актив үстерә. Бу берләшмәләр сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгыту һәм дөнья икътисадында күпполярлыкка ярдәм итү өчен платформа бирәләр.

Бүген күпвекторлы алымны кулланган һәм үзенең икътисадый көн тәртибендәге барлык мөмкинлекләрне активлаштырган кеше җиңә. Яңа геосәяси чынбарлык кысаларында бу оешмалар тотрыклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек өчен, шулай ук заманча проблемаларны җиңеп чыгу өчен зур потенциал тудыра".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International