2014 елның 6 мартында «Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумы кысаларында HAIER корпорациясе һәм ААҖ «Кама индустриаль паркы «Мастер» арасында суыткычлар җитештерүен урнаштыру турында килешүгә кул куелды.
HAIER - World Brand Laboratory буенча дөньяның 100 иң зур брендларга кергән бердәнбер Кытай бренды булып тора. Business Week авторитетлы журналы дөньяның 50 алда баручы инновацион компанияләр рейтингында 27 нче урынны алды. Күбесенчә ул яңа технологияләр һәм инженер чишелешләрне уйлап табуга инвестицияләре белән бәйле. Корпорациядә патентлы технологияләргә 7000 нән артык сертификат бар, алар арасында 589 төрдәге заманча программалы тәэминатта 1234 инновацион уйлап табулар һәм интеллектуаль мөлкәт хокуклары керә.
Бүген HAIER заводларында 15 меңнән артык көнкүреш техникасы, кулланучылар электроникасы, медицина җиһазлары һәм төрле сәнәгать системалары чыгарыла. HAIER продукциясе дөньяның 160 иленә китерелә. Компаниянең Европа, Африка, Якын Көнчыгыш, Кытай һәм АКШ илләрендә үзенең 20 проектлы институтлары һәм 17 индустриаль паркы бар. Шуннан башка HAIER компаниясенең 22 җитештерү эшханәсе һәм дөнья буенча 58800 сәүдә вәкиллекләре бар. Россиядә компаниянең үз вәкиллеге һәм сәүдә компаниясе эшли.
Татарстан Республикасының Президенты Татарстан Республикасының инвесторлар клубының беренче утырышы барышында хөкүмәтнең бизнеска мәнәсәбәтен тагын да яхшытырга кирәк дип билгеләде.
«Без беренче тапкыр шундый форматта җыенабыз, - дип Президент белдерде. – Хөкүмәт һәм аның механизмнары эшләгәнен без аңларга тиеш. Россия – әле яшь ил. Эшкуарларга мөнәсәбәт хәзер генә формалаштыра. Дәүләт, муниципаль органнарның максатлы эше кирәк. Инвесторларның кызыксынуын да исәпкә алырга тиеш. Хөкүмәтнең бизнеска мәнәсәбәтен тагын да яхшытырга кирәк».
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия Федерациясенең иң алда баручы субъектларның берсе – Татарстан, илдә тормышка ашырыла алган яңа проектлар өчен беренче регион була ала.
Татарстан Республикасының башкаласын «real estate» юнәлеше үсеше ягыннан буенча «Invest in Tatarstan» кышкы форумы кысаларында 2014 елның мартында булган «Күчемсез мөлкәт» түгәрәк өстәлендә уртаклаштылар.
Дискуссияләрдә күргәзмә һәм конгресс үзәкләр базары тәкъдим ителде, торак йортларның яңа форматлары һәм торак күчемсез мөлкәтенең сегментлары, шулай ук сәүдә һәм офис күчемсез мөлкәтенең эффектив тормышка ашырылган мисаллары билгеләнде. Cushman & Wakefield компаниясеннән Елена Стрюкова түгәрәк өстәлнең модераторы булып торды. Сөйләшүләрдә Cushman & Wakefield компаниясе Кунакханә бизнесы һәм туризм бүлеге җитәкчесе Марина Смирнова, Cushman & Wakefield компаниясе Тикшеренүләр департаменты җитәкчесе Денис Соколов, ААҖ «АК БАРС Девелопмент» Генераль директоры урынбасары Сергей Ураков катнашты.
ААҖ «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» Генераль директоры дискуссия барышында «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектын тормышка ашыру кысаларында күчемсез мөлкәт өлкәсендә инвестицион мөмкинлекләр турында сөйләде. Ул, шулай ук, 2013 елның азагында мәйданның мастер-планын булдыру буенча эшләр тәмамланды дип белдерде һәм проектның төп зоналарын тәкъдим итте.
«Ecolab» компаниясенең Үсеш буенча директор Мэтью Блонг «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумында үткән пленар сессия кысаларында регионның инвестицион сөйкемлелеге турында сөйләде.
«Казан» таудан чаңгы шуу комплексы мәйданында 5 мартта ачылган кышкы форум «Tatarstan – is different» пленар сессиясеннән башланды. Сессиянең модераторы «Business New Europe» журналы Баш редакторы Бен Арис булып торды. Президиум составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, АНКОР компаниясенең Директорлар киңәшмәсе рәисе Павел Игнатьев, «Ecolab» компаниясенең Үсеш буенча директор Мэтью Блонг, Россия Сбербанкының «Банк Татарстан» бүлеге рәисе урынбасары Мәрьям Давлетшина керделәр.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, форумны ачканда, Татарстан Россия регионнары арасында бизнес алып бару буенча иң яхшы урыннарының берсе булып тора дип билгеләде. Үзенең чыгышында Линар Якупов Татарстанның инвесторлар өчен ни өчен кызык булуы турында сөйләде. Мәсәлән, дәүләт органнары һәм бизнес арасында ачык диалог, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы – регионга инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә эшли торган органның эшчәнлеге, салым өстенлекләре билгеләнде.
«Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумының беренче көне эше кысаларында «Хезмәт индустриясе һәм бизнес-процессларны аутсорсинглау» түгәрәк өстәле үтте.
ЯАҖ «Кредит Европа Банк» Вице-президенты Мете Джанболат, Courtyard Marriott Kazan Kremlin Генераль директоры Алекс Нурок, Creative Project Генераль директоры Серкан Гезер, ICL-КПО ВС Генераль директоры урынбасары Евгений Степанов һәм Zest-Personal Генераль директоры Надия Каюмова спикерлар рәвешендә чыктылар.
ЯАҖ «Кредит Европа Банк» Вице-президенты Мете Джанболат катнашучыларга Татарстан Республикасында банк эшчәнлеген тәкъдим итте.
«Мастер» Кама индустриаль паркының Германия компаниясенең мәйданында җитештерү линиясен башлап җибәрү турында Kiekert RUS Генераль директоры Александр Консон «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумының «Татарстан Республикасында автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү» түгәрәк өстәле барышында белдерде.
Дискуссиянең модераторы Автокомпонентлар җитештерүчеләренең милли ассоциациясе Генераль директоры Михаил Блохин булып торды. Анда автокомпонентларны локализацияләү өлкәсендә үсеш стратегиясен формалаштыруның төп факторлары, булган процедураларны билгеләү, мөмкинлекләр, проектларны тормышка ашыру процессында кирәк булган шартлар буенча уртаклаштылар. Машина өлкәсендә белгечләр, шулай ук, иң яхшы халыкара һәм Россия компанияләренең тәҗрибәләре буенча уртаклаштылар.
Кул кую церемонияләре Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән тантаналы кичке аш кысаларында үтте.
«Казан» Халыкара аэропорты һәм Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе арасында үзара аңлашу меморандумы. Үзенең имзаларын документ астында аэропортның Генераль директоры Алексей Старостин һәм «Корпорация Рэдианс Казан» компаниясе Генераль директоры Лим Шу Цзянь куйдылар.
Хезмәттәшлек «Казан» Халыкара аэропорты һәм кунакханә-офис үзәгенең эшчәнлеге сораулары буенча алып барылачак. Кунакханә-офис үзәге - Radiance Hospitality Group компаниясенең Россиядә беренче объекты булып тора. Ул «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы территориясендә төзеләчәк.
Форум Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков, бизнесменнар, чит ил инвесторлары, халыкара компанияләр башлыклары, федераль һәм региональ органнары вәкилләре катнашуы белән “Казан” таудан чаңгы шуу комплексы мәйданында үтте.
Форумның ике көнлек эшендә 470 тән артык кеше катнашты. Алар арасында 16 ил: Великобритания, Индия, Италия, Катар, Кытай, БГЭ, АКШ, Сингапур, Төркия, Швейцария, Сирия, Чехия, Германия, Узбәкстан һәм Казахстан, шулай ук 11 Россия регионнары: Мәскәү, Калуга, Түбән Новгород, Самара, Ленинград, Свердловск, Ульяновск, Камчатка өлкәләре, Саха Республикасы һәм Санкт-Петербург. 60 тан артык массакүләм матбугат хезмәте вәкилләре катнаштылар.
«Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумының икенче көне барышында Кама индустриаль паркы территориясендә Кытай суыткычларын җитештерүен урнаштыру турында килештеләр. Килешүгә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Коллегиясе кысаларында кул куелды.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән үткән килешүгә кул кую церемониясе башында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Haier компаниясен Татарстан Республикасы территориясенә җәлеп итү кысалырында эшләнгән эшне билгеләде. Haier компаниясен Татарстанда урнаштыру буенча сөйләшүләр соңгы ике ел эчендә үтте. Агентлык җитәкчесе сүзләре буенча, проектка инвестицияләр күләме 2 млрд.сум тәшкил итә.
Бүген Татартан Республикасының Министрлар Кабинетында «Invest in Tatarstan – 2014» II Халыкара кышкы форумына багышланган брифинг үтте. Анда Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Казан Глобаль шейперлар берләшмәсенә нигез салучы һәм куратор Дильбар Садыкова катнаштылар.
5-6 мартта “Казан” таудан чаңгы шуу комплексында үтәчәк форумны Татартан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татартан Республикасының экспорт корпорациясе катнашуы белән Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.
«Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумы – Татарстанга инвесторларны җәлеп итү буенча мөһим инструмент булып тора. Форум чит ил кунакларына регионның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү генә түгел, әмма төрле проблемалар буенча уртаклашуны үткәрергә мөмкинлек бирә.