Презентация VI Россия һәи ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2014 кысаларында үтәчәк.
KazanSummit 2014 өчен Татарстан Республикасының инвестицион проектларны кабул итү регионның 8 приоритетлы үсеш юнәлешләренә карый: химия һәм нефтехимия сәнәгате; машина төзелеше һәм автокомпонентларны җитештерү; төзелеш һәм төзелеш материалларны җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү, IT-индустрия и телеаралашу; «хәләл» индустриясе; медицина һәм фармацевтика; хезмәт күрсәтү һәм туризм. Хәзерге көнгә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 35 тәкъдим кабул итте.
Бөтен тәкъдимнәрне караганнан соң, алардан 50 иң яхшы проект алыначак. Алар Халыкара икъади саммит мәйданында тәкъдим ителәчәк. KazanSummit мәйданында проектларның инициаторлары үзенең уйлаулары турында кызыксынган инвесторлар белән икеяклы очрашуларда тәкъдим итә алачаклар. Сайланган проектлар, шулай ук, саммитта һәр катнашучыга биреләчәк каталогына керәчәк.
КИП «Мастер» индустриаль паркы мәйданында төрле машиналар өчен инновацион йозак системалары өлкәсендә технологияләр базарында дөнья лидерының Kiekert AG заводы ачылды.
Тантаналы церемониядә Kiekert Вице-президенты Юрген Рудольф Пойлен, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Фархад Латыпов, «Кикерт Рус» генераль директоры Александр Консон катнаштылар.
Юрген Пойлен сөйләгәнчә, Германия җитештерүчесенең 1200 патентлы эшләнмәләр бар һәм компания яңа технологияләр үсешенә һәрвакыт инвестицияли. Компаниянең заводлары Германия, Чехия, АКШ, Мексика, Кытай һәм Россиядә урнашкан. Анда 5000 нән артык эшче эшли. Kiekert AG клиентлары арасында 50 дән артык машина брендлары: Mercedes, Renoult/Nissan, Ford, Daimler, BMW, Fiat/Chrysler, General Motors. 2014 елда компаниянең тулы әйләнеше 650 млн. евродан артык булачак дип планлаштырыла. Kiekert AG машинаның запас частьләрен җитештерү базарында өлеше 18% тәшкил итә.
КИП «Мастер» индустриаль паркы резиденты Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль ишекләр өчен йозаклар җитештерүен башлый.
Дөнья лидеры Россиядә җитештерүен локализацияләү турында карарын 2012 елда кабул итте һәм бер үк вакытта берничә Россия регионнарын карады. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән актив эше барышында Kiekert Татарстан Республикасын, аеруча, КИП «Мастер» мәйданын сайлады.
«Зур ярдәмне Kiekert RUS проектын тормышка ашыруда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы күрсәтте, - дип Kiekert Башкарма вице-президенты Рудольф Пойлен билгеләде. – Агентлык белән эш иткәндә, без практик, бизнеска юнәлгән мөнәсәбәтне очраттык, алар безнең ихтыяҗларны тыңладылар, төрле вариантларны тәкъдим иттеләр».
VI Россия һәи ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) нең төп чараларны оештыруда һәм үткәрүдә яшь илчеләр актив катнашачаклар.
5-6 июньдә Россия Федерациясе һәм ислам илләре хезмәттәшлегенең төп мәйданының катнашучыларын һәм кунакларны яңадан яшь илчеләр каршы алачак. Аларның эше инде Татарстан Республикасының тагын бер мөһим вакыйгасы – «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумын оештыруда һәм үткәрүдә югары бәяләнде.
Youth Ambassadors һәм Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар берләшмәсе Казан вәкиллеге арасында хезмәттәшлекне дәвам итү Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашуда уртаклаштылар. Яшь илчеләр кышкы форум мәйданында эшләү турында хисләре белән уртаклаштылар, үзенең уйлаулары һәм сораулары буенча сөйләштеләр, регионның инвестицион алга таба мавыктыруда катнашу һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы командасының өлеше булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында VI Россия һәи ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2014 кысаларында тәкъдим ителәчәк инвестицион проектларны кабул итү башланды.
Россия һәи ИХО илләре хезмәттәшлегенең төп мәйданы – KazanSummit – Татарстан Республикасының башкаласында 2014 елның 5-6 июнендә үтәчәк. Һәр елны бу мәйданда иң үсеш алган мөселман илләреннән бизнес буенча инвесторлар һәм партнерлар очраша. 6 ел эчендә KazanSummit мәйданында Татарстан, Россия регионнары, БДБ илләре һәм башка чит илләрнең 400 дән артык инвестицион проектлары презентацияләнде.
KazanSummit 2014 өченТатарстан Республикасының инвестицион проектларны кабул итү регионның 8 приоритетлы үсеш юнәлешләренә карый: химия һәм нефтехимия сәнәгате; машина төзелеше һәм автокомпонентларны җитештерү; төзелеш һәм төзелеш материалларны җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү, IT-индустрия и телеаралашу; «хәләл» индустриясе; медицина һәм фармацевтика; хезмәт күрсәтү һәм туризм.
5 июньдә Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында Россия һәм ИХО илләренең VI Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) эшли башлачак.
57 ИХО илләре һәм Россия арасында үзара табышлы хезмәттәшлекне ныгыту, эшлекле һәм сәүдә аралашуларны үстерүгә багышланган уникаль икътисади вакыйгада катнашуы турында бизнесменнар, Татарстанның эре компанияләре, банклар һәм Россия регионнары җитәкчеләре, чит ил илчеләре, ИХО илләренең бизнес оешмалары вәкилләре һәм гарәп инвесторлар белдерделәр. Катнашучыларны чарада теркәү www.kazansummit.ru сайтында үтә.
Саммит сайтында, шулай ук, мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аккредитация ачык. Журналистлардан гаризалар 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. KazanSummit мәгълүматы буенча һәр елны саммитта 150 дән артык матбугат чаралары вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның Антальяга визиты кысаларында үткән очрашуда регионга керергә әзер булган проектны Төркия бизнес оешмалары тәкъдим итте.
Татарстан җитәкчелеге үз чиратында Анталья провинциясе инвесторларын республиканың төрле икътисад өлкәләренә җәлеп итүдә кызыксынуын һәм алар өчен зур мөмкинлекләр бирүен белдерде. Антальяга Татарстан делегациясенең визиты, шулай ук, Рөстәм Миңнехановның Төркия компанияләре белән икеяклы очрашулар кысаларында якларның хезмәттәшлек перспективалары турында уртаклаштылар.
«Зур икътисади потенциал бар һәм аны кулланырга кирәк, - дип Рөстәм Миңнеханов форум барышында белдерде. - Россия базары актив үсеш ала, һәм без Төркия компанияләрнең Татарстанны сайлауда кызыксынабыз».
МИЗ «Алабуга»да урнашкан «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводы Генераль директоры Антальяда Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында Татарстанда бизнес үстерү өстенлекләре белән уртаклашты.
Татарстанны һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы мәйданын «Kastamonu Entegre» компаниясенең заводын төзү урыны өчен сайлау сәбәбе булып, Онур Гювен билгеләгәнчә, республика җитәкчелеге ягыннан инвесторларга яхшы мөнәсәбәте, уңай урын алу, әзер инфрастуктура булып тора.
«Татарстанны сайлауда без ялгышмадык һәм Төркия инвесторларын республикада эш итергә чакырабыз», - дип Онур Гювен Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында белдерде. Ул, шулай ук, Татарстанның туристлар өчен сөйкемле булуын билгеләде һәм ватандашларны Казанны һәм республиканы карарга чакырды.
Кул кую церемониясе Антальяда Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында үтте.
Килешү Төркия һәм Татарстан Республикасы арасында туристик алмашуны оештыру турында була. Atlasjet белән бергә туристик компания Төркия туристларының Казанга килү өчен пакетлар формалаштыра.
Авиакомпания ягыннан төп сорау Казанга регуляр очулар ешлыгын арттыру булып тора дип билгеләнде.
Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясендә 100 дән артык Төркия бизнесменнары катнаштылар.
Антальяга Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең рәсми визиты кысаларында үткән форумны Анталья Сәүдә-сәнәгать пулатының Директорлар киңәшмәсе рәисе Четин Осман Будак ачты. Катнашучыларны сәламләгәндә, ул, Казанның Анталья белән 2002 елдан ахирәт булуы һәм Россия регионнары һәм Төркия сәүдә-сәнәгать пулатлары арасында 2006 елдан эшли торган килешүен билгеләп үтте.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төркиянең актив хезмәттәшлеген ассызыклап, Татарстанның Анталья провинциясе белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Республика президенты Төркия эшмәкәрләренә инвесторлар өчен максималь уңай шартларны булдыруын билгеләде һәм аларны Татарстанга килергә чакырды.