ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген КХР на визит кысаларында ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Хэйлунцзян провинциясенең Халык хөкүмәте рәисе Лу Хао белән очрашуда катнашты. Чара Харбинда – провинциянең административ үзәгендә узды.

Россия Федерациясенең субъекты делегациясен сәламләгәндә, Лу Хао әфәнде түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Мин Татарстанның Россиядә нинди статус алуын беләм”. КХР регионының хөкүмәт башлыгы Казанның тарихи ролен дә билгеләде – “Коммунистлар партиясенең таныклы лидеры Владимир Ульянов-Ленин Казан университетында укыды”.

“Бүген без Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек үсешендә кызыксынабыз”, - дип провинция башлыгы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Очрашу кысаларында Лу Хао регионның икътисади потенциалын тәкъдим итте: монда экологик авыл хуҗалыгы өчен яхшы база төзелгән, фән һәм мәгариф үсә (80 нән артык югары белем оешмалары һәм үзәкләр), зур сәнәгый оешмалар эшли, аларның күбесе совет белгечләре белән булдырылды.

Провинция территориясендә берничә махсус икътисади зоналар урнашкан (алар арасында яңа һәм югары технологияле сәнәгатьне үстерү буенча, Хэйхэда чиктә урнашкан икътисади кооперация зонасы һәм башкалар). Регион сәнәгатенең төп өлкәләре машина төзелеше, нефтехимия, энергетика һәм азык индустриясе булып тора. Терлекчелек, балыкчылык, яшелчәчелек үсеш алган. Провинциядә зур ресурс запаслары бар: нефть, мрамор, базальт, графит һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов, хезмәттәшенә җылы сүзләр өчен рәхмәт белдереп, ике регион хезмәттәшлегенең зур потенциалын билгеләде һәм түбәндәге сүзләрне ассызыклады: “Безнең мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк”. Иң перспектив хезмәттәшлек юнәлешләре булып Президент сәүдә-икътисади юнәлеш, фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризмны билгеләде. Мәсәлән, Татарстан делегациясенең башлыгы илләрне һәм хылыкларны берләштерүче тарихны саклау кирәклеге турында искә төшерде: “Бу елда без Ленинның музей-йортын яңарттык. Бу – тарих һәм без аны сакларга тиеш”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Хэйлунцзян провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешүне әзерләргә тәкъдим итте, анда аралашуның бөтен спектры чагылачак: “Иң перспектив хезмәттәшлек юнәлешләре кысаларында эшләчәк делегацияләр белән аралашырга кирәк”.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясенең җитәкчелеген һәм эшлекле даирәләрен Татарстанга җаваплы визит белән килергә чакырды.

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

 Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Чэнду шәһәрендә (КХР) 10 октябрьдә үткән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Сычуань Инвестицион Корпорациясе (СИК) җитәкчелеге белән очрашуда катнашты.

“Татарстан – Россиянең иң алда баручы һәм сәнәгый үсеш алган регионнарның берсе. Бу елда безнең республика Россиядә иң яхшы инвестицион климат рейтингында беренче урынны алды”, - дип ТР Президенты ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген төзелеш, авыл хуҗалыгы, логистика, җиһаз, трансформаторлар һәм цемент җитештерү өлкәсендә бердәм Татарстан-Кытай проектларны тормышка ашыру буенча актив эш алып барыла. Мәсәлән, Татарстан белән актив Кытай милли химико- инжиниринг корпорациясе (CNCEC), «Хайер», «Хавтай Моторс» һәм башкалар актив аралаша.

Корпорация вәкилләре Татарстан делегациясен визит өчен рәхмәтләделәр һәм хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуын белдерделәр.

 

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина:

“Татарстан делегациясенең Чэнду шәһәренә визитның бер нәтиҗәсе булып без икътисади үсеш алган Сычуань провинциясе белән эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыттык, шулай ук махсус инвестицион орган - Сычуань Инвестицион Корпорациясе белән мөнәсәбәтләрне ныгыттык. Ул капиталы 880 млн. доллар булган инфраструктур проектларга һәм югары технологияле җитештерүгә инвестицияләүче көчле компания булып тора. Ә бу безнең өчен приоритетлы юнәлеш – аеруча Мәскәү-Казан ЮТМ төзү һәм Татарстанда өченче махсус икътисади зонасын булдыру аркасында”,

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

 

Белешмә

СИК – провинция хөкүмәте дәүләт милеге белән идарә итү вәкаләтләрен биргән орган, төп инфраструктур һәм төзелеш проектларына инвестицияләүче алда баручы компанияләрнең берсе, Сычуань дәүләт милеге белән идарә итү һәм контроль буенча комитетына буйсына.

Эшчәнлек өлкәсе: гидроэлектр һәм термоэлектр энергиясен эшләп чыгару, яңа энергия чыганаклары, чимал өлкәсе, инфраструктур проектлар, төзелеш, тимер юллар, сәнәгать, күчемсез милек, кунакханә бизнесы, эчке һәм тышкы сәүдә  һәм башкалар.

2014 елда компаниянең активлар бәясе – 7 млрд. тан артык доллар, ә операцияләрдән керем – 860 млн. нан артык доллар, кереме – 590 млн. доллар тәшкил итте. 


10
октябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясенең губернаторы Вэй Хун белән очрашуда катнашты.Чара провинциянең административ үзәге булган Чэнду шәһәрендә узды.
Очрашу “10+1” форматында үтте, Кытай ягыннан регионның Халык Хөкүмәте Секретариаты, Үсеш һәм реформалар эшләре буенча комитеты, Икътисад һәм мәгълүматлаштыру буенча комитеты, Коммерция эшләре департаменты җитәкчеләре (рәисләре) һәм башкалар катнаштылар.
Губернатор билгеләгәнчә, Сычуань КХР икътисади үсеш алган провинциясе булып тора, ул Татарстан Республикасы белән аралашу үсешенә әзер. ТРП (рус. ВРП) структурасында сәнәгать 44%, ә авыл хуҗалыгы 16% тәшкил итә.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан һәм Сычуань провинциясе компанияләренә зур бердәм икътисади проектлар, алар арасында инвестицион проектларны тормышка ашыруга чыгырга кирәк, шулай мәсәлән Кытай компанияләре эшли.
Очраашу барышында энергетика, төзелеш, машина төзелеше, азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы сәнәгате секторы һәм башка секторларда алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.
 
Белешмә
Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында августта хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды, регионнар «Идел- Янцзы” бердәм региональ группасы эшендә актив катнашалар.
Татарстан һәм Сычуань Мәскәү-Казан Югары тизлекле магистраленең өлеше булган “Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры проектын тормышка ашыруда катнашалар.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегациянең Сычуань провинциясенә визиты башланды.

Татарстан-Сычуань” эшлекле форум (түгәрәк өстәл) кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Сычуань провинциясенең эшлекле даирәләре өчен Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен үткәрде – әлеге провинция фәнни-техник потенциалын үстерү үзәге буларак стратегик булып тора. Халкы 80 миллионнан артык кеше, сәнәгатьнең машина, аэрокосмик, металл, азык, төзелеш һәм тукыма өлкәләре, авыл хуҗалыгы үскән.

Презентация кысаларында ТР ИҮА җитәкчесе инвестицион климат, инвестицион инфраструктура объектлары, алар арасында “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” һәм төзеләчәк Зөя МИЗ, муниципаль дәрәҗәдәге мәйданнар турында җентекләп сөйләде. Талия Миңнуллина ассызыклаганча, Татарстан-Кытай хезмәттәшлеге нәтиҗәле булып тора (Татарстанга уңышлы инвестицияләгән югары технологияле Haier компаниясен мисал булып китерде) һәм аның зур потенциалы бар. Монда ТР Министрлар Кабинеты әгъзасы июньдә узган Халык вәкилләренең Бөтенкытай җыелышының (парламенты) Даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян җитәкләгән КХР делегациясенең Татарстанга визитын билгеләде. Визит барышында Бөтенкытай җыелышының башлыгы түбәндәге сүзләрне белдерде: “Татарстан Россия регионнары арасында безнең республика белән аралашу буенча лидерлык позицияләрен ала һәм бездә аралашуның зур потенциалы бар. Безне хезмәттәшлек кысаларында киң перспектива һәм ачык киләчәк көтә дип ышанам”.

“Шундый югары дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесенең безнең республикага визиты Татарстанның КХР белән хезмәттәшлек тарихында яңа битен ачты – Казанда Кытай консуллыгы ачылачак. Бүген Сычуаньда республика һәм провинциянең уңышлы аралашуның нык фундаменты салына дип ышанам”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Форумда Сычуань провинциясенең Реформалар һәм үсеш буенча комитеты, Сычуань провинциясенең коммерция идарәсе, Сычуань провинциясенең дәүләт ресурслары белән идарә итү комитеты, Сычуань провинциясенең икътисади мәгълүмат комитеты һәм КХР компанияләре җитәкчеләре катнаша.

Форум кысаларында шулай ук төзелеш, авыл хуҗалыгы, фән, нефтехимия, машина төзелеше кебек юнәлешләр буенча секцион утырышлар үтте.

ТР ИҮА җитәкчесе инфраструктураны үстерү буенча секциянең модераторы булды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев һәм “Казан ярминкәсе” Генераль директоры Лев Семенов катнаштылар.

Моннан башка Талия Миңнуллина илдә иң зур булган һәм төрле тематика, алар арасында эшлекле һәм икътисади темалы 10 нан артык теле- һәм радиоканалны үз эченә алган Сычуань телерадиокомпаниясенә интервью бирде.

ТР ИҮА җитәкчесе, мәсәлән, Татарстан Республикасының  Сычуань провинциясе белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләде.

“Без мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча, алар арасында югары технологияле өлкәсендә аралашуга әзер. Бүген без Сычуань эшлекле даирәләренең кызыксынуын да күрдек”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

 


9
октябрь, 2015 ел
җомга

Татарстанга инвестицияләгән KASTAMONU Төркия компаниясе “Алабуга” МИЗ заводында җитештерелгән ламинат идән капламаларының беренче партиясен Кытайга төяп озатты.

Элек KASTAMONU Европа берләшмәсе, Бәйсез Илләр Бердәмлеге илләренә продукция китерүен башлады. Компаниянең СЕ Европа сыйфат сертификаты һәм FSC экологик таныклыгы бар, алар ярдәмендә KASTAMONU Европа берләшмәсе илләренең базарларына оптимизм белән карарга мөмкинлек бирә.

“Алабуга”да агач эшкәртү заводын башлап җибәрү белән клиентларга 7 млн м² тан артык ТМ «Floorpan» ламинат идән капламалары төяп озатылды. Ламинат җитештерүенең проектлы күәте 20 млн м² тәшкил итә, һәм перспективада компания бу күләмнәргә 2016 елда чыгырга тиеш. Шулай ук заводның 2016 елның башында икенче чиратының башлап җибәрелүдән соң МДФ/ХДФ плитәләрен җитештерү елга 1 млн м³ тан артачак.

KASTAMONU Вице-президенты Онур Гювен түбәндәге сүзләрне билгели: “Расланган үсеш стратегиясенә таянып, без агач плитәләрен җитештерүен үстерү генә түгел, әмма продукцияне башка илләргә сату географиясен план буенча киңәйтергә дәвам итәбез. Бүген, Россия ламинат базары күләменең төшүгә карамастан, Россиядә урнашкан җитештерүчеләр өчен уңай хәл килеп чыкты. Европа һәм Кытайдан сатучылар бәя/сыйфат бәйләнеше буенча конкуренцияне чыдый алмый башладылар һәм безнең продукцияне башка илләрдә югары сорый башлыйлар. Хәтта ламинат җитештерүчеләре шактый зур булган Кытай базары керерлек булды. Югары сыйфат, заманча тренд декорлары һәм сөйкемле бәя кулланучыларның соравы нигезендә ята, һәм без әлеге факторны максималь исәпкә алырга тырышабыз”.

Элек Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина берничә тапкыр яңа икътисади хәлнең, аеруча инвесторлар өчен, яңа мөмкинлекләрне булдыруын ассызыклады: “Сумның курсы чит ил инвесторлары белән мөнәсәбәтләрдә яңа позитив алып килде: җир ресурслары, эш көчен алырга җиңелрәк. Яңа механизмнар булдырылды, алар ярдәмендә зур инвестицион проектлар тормышка ашырылачак, димәк икътисад яңа көчле үсеш импульсын алачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Әлеге максатларны ирешү өчен без Татарстан Республикасының инвесторлар клубы кебек инструментны кулланабыз, аның кысаларында, мәсәлән, Татарстан җитештерүчеләренең экспорт мөмкинлекләренә ярдәм итү мәсьәләләре карала.

Искә төшерик, туры диалог һәм инвесторларга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасының инвесторлар клубы барлыкка килде – ТР ИҮА карамагындагы киңәшмә органы, утырыш сентябрьдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән үтте.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, “Алабуга” МИЗ Матбугат хезмәте материаллары да кулланылды

Tatarstan Rustam Minnikhanov.

 

 

TIDA Press Service, materials of the Press Service of the SEZ "Alabuga" were used


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “АЛАБУГА” Сәнәгый-җитештерү тибындагы Махсус Икътисади Зона” Ачык акционер җәмгыятенең Директорлар Советының әгъзасы булып сайланды.

ТР ИҮА җитәкчесе исеменә килгән 2015 елның 7 октябреннән Директорлар Советының рәсми белдерүендә яңа сыйфаттагы уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерелде.

Талия Миңнуллина ААҖның 34% на ия булган ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы исемменнән куелды. Барлыгы Директорлар Советында 7 әгъза бар.

Искә төшерик, ТР ИҮА инвестицияләрне җәлеп итүче, инвестицион проектларны алып баручы һәм “бер тәрәзә” принципы буенча инвестицион инфраструктура объектлары белән эшләүче дәүләт органы булып тора.

Республикада иң зур  инвестицион инфраструктура объекты – “Алабуга” МИЗның төп максаты сәнәгый җитештерү өлкәсендә инвестицион проектларны тормышка ашыруда Россия һәм халыкара компанияләр өчен уңай шартларны булдыру аша Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының икътисад үсешенә ярдәм итүдән гыйбарәт.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Benkons Group (Бенконс Групп) Әзербайҗан компаниясенең соклар җитештерү буенча завод һәм логистик үзәк төзелеше буенча инвестицион проектны тормышка ашыруны башлап җибәрелүгә багышланган церемония узды. Чара Татарстанның Лаеш районы территориясендә үтте (Сокуры авылы).


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

 

Чәршәмбе, 7 октябрьдә Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында (Сокуры авылы) Benkons Group Әзербайҗан компаниясенең соклар җитештерү буенча завод һәм логистик үзәкне төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашыруга багышланган тантаналы церемониясе үтәчәк. Сәгать 10-00 башлана.

Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Проектны тормышка ашыру турында килешү Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия МИңнуллинаның 2014 елның декабрендә Әзербайҗан Республикасына визиты барышында булдырылды. 2015 елның 3 февралендә Агентлык Коллегиясендә проект Татарстан Президентына күрсәтелде һәм компания һәм ТР ИҮА арасында аралашу турында килешүгә кул куелды.

Завод экологик чиста җиләк-җимешләрдән натураль соклар җитештерүендә махсуслашачак.

Татарстанда проектка инвестицияләр күләме 4 млрд. сум тәшкил итәчәк. Минималь проектлы җитештерүчәнлек – елга 53 856 000 литр. Татарстанда брендны локализацияләү нәтиҗәсендә 250 дән артык туры эш урыны барлыкка киләчәк.

Завод һәм логистик үзәк 2017 елның башында эшли башлачак дип планлаштырыла.

 

Белешмә

“Benkons Group” Әзербайҗанда һәм башка илләрдә төрле өлкәләрдә эшләүче алда баручы компанияләрнең берсе. Группага бүген төрле өлкәләрдә яхшы урыннар алган берничә компания - “Benkons Import”, “Benkons Export”, “Benkons Construction” керә.

“Benkons Import” Әзербайҗанда киң кулланыла торган товарларны сату белән шөгелләнә. 30 дан артык илдә партнерлык килешүләр бар, аларның күбесе дистрибьютер контрактлары булып тора. 2011 елдан компания PepsiCo International ның стратегик партнеры булып тора һәм компаниянең газлы продуктларның Әзербайҗан территориясендә җитештерү һәм сатуга франчайзинг алды. Шул брендлар арасында «Pepsi», «PepsiLight», «Mirinda», «MountainDew», «AcquaMinerale», «Lipton»IceTea бар. “Benkons Construction” төзелеш компаниясе төзелеш секторына аерым урын ала, аның административ, офис, торак, җитештерү йортларын проектлау һәм төзүдә практик тәҗрибәсе бар һәм тулы хезмәт комплексын тәкъдим итә (концепция һһәм техник чишелешләрне уйлап табудан төзелеш эшләрен ясау һәм эшкә кертүгә кадәр). “Benkons Construction”компаниясе шулай ук кара металлдан панельләр һәм металл корылмаларны, витрина суыткычлары һәм супермаркет җиһазларын сата.

“Benkons Export” “Gilan Holding” продукциясенең (джем, компот, кайнатма, тозлы яшелчәләр һәм башка) Европа, Азия һәм Америка илләренә эре экспортеры булып тора.

 

ММЧ аккредитациясе

Аккредитация өчен 6 октябрьнең 16-00 га кадәр Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәтенә түбәндәге мәгълүмат җибәрергә кирәк: журналистның фамилия, исем, атасының исеме, туу датасы, телефон номеры.

Электрон почта:  iskander.ahmedov@tatar.ru яисә тел. 8(843) 570-40-05.

Журналистлар өчен автобус булачак.

7 октябрьдә 8-00 дә китә (Петербург урамы, 50).


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Япония консультатив советы һәм Япония  корпорацияләре башлыклары белән очрашу турында

- Куанычлы хәбәрем: Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Япония консультатив советының 6 нчы утырышы Казанда үтүнең зур мөмкинлеге бар.

Моның турында Россия Федерациясенең Хөкүмәт рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович һәм Россиядәге Япониянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тикахито Харада рәислеге астында бүгенге (5 октябрь) утырышта билгеле булды.

Эш 5 төрле юнәлеш буенча тәзелде, һәрберсе буенча Россия һәм Япония вәкилләре доклад ясадылар. Энергоэффективлык һәм энергия саклау, медицина, авыл хуҗалыгы, шәһәр тирәлеге, инфраструктура һәм башка кебек мәсьәләләр каралды.

Татарстанның Япония белән уңышлы эш итү доклады белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, анда ул иң зур проектлар, аеруча “Аммоний” заводы, КФУ һәм Япония галимнәренең фәнни-мәгариф проекты турында сөйләде. Төп чыгыш ясаучыларның берсе “Эйдос-Медицина” компаниясенең Генераль директоры булды.

Монда гына делегациянең эше тәмамланмады. Мәсәлән, без Татарстан белән хезмәттәшлек итүче Джунтендо Университетын карадык. Президентның “Соджиц Корпорейшн” һәм “Мицубиси Хэви Индастриз” җитәклеге белән очрашу узды.

 

Япониядәге Смарт Сити турында

- Хосусый инвесторлар акчасына Япониядә “акыллы шәһәр” – “Смарт сити Фуджисава” уңыш белән төзелә. Бәясе – 60 миллиард йен.

Бу уникаль, экологик проект. Бүгенгә анда 230 йорт төзелде һәм якынча 700 кеше яши. Югары технологияле авыл видеокамералар белән җиһазланган. Шәһәр күп халыклы, анда электричество белән тәэмин итүче кояш батареялары һәм балалар артыннан карарга, исәпләүләрне алып барырга һәм экологик күрсәткечләр артыннан онлайн режимда карарга мөмкинлек бирүче мәйданы якынча 120 кв. м. булган кечкенә хосусый йортлар бар.

Монда ук экоавтомобильләрне прокатка бирү бар: кешеләр хосусый машиналарда түгел, ә арендага алынган машиналарда хәрәкәт итәчәкләр дип планлаштырыла.

Без Япония тәҗрибәсен Иннополис, “Смарт Сити Казан”ны тормышка ашыруда куллана алабыз.

 

Киотода форум турында

- 4 октябрьдә Киотода “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (Science and Technology in Society) еллык халыкара форумы эшли башлады. Ул “Азия Давосы” булып тора, анда 1000 нән артык кеше җыела.

Киләсе елда Татарстан делегациясе форумда тагын да актив һәм эшлекле катнашачак – бу Татарстан-Япония мөнәсәбәтләренең үсеше өчен көчле мәйдан.

 

 



3
октябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республиккасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Россиянең туризм буенча Федераль агентлыгының җитәкчесе Олег Сафоновка Татарстан Республикасының туризм өлккәсендә инвестицион проектларын тәкъдим иттеләр.

“Сочи-2015” Халыкара инвестицион форумның Татарстан павильонын караган Ростуризм башлыгы Казанга, Болгар борынгы шәһәренә, Зөя шәһәр-утравына виртуаль прогулка ясады һәм WorldSkills2019 дөнья чемпионатын үткәрү өчен төзелүче KazanExpo күргәзмә үзәге нинди булачагын күрде.

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина федераль хезмәттәшенә республика инвестицион үсешендә туризм иң приоритетлы өлкәләрнең берсе булуын әйтте.

Татарстан Республикасында туристик кластерын булдыру презентациясе кысаларында шулай ук Югары Ослан, Балык Бистәсе, Спасс, Кама-Устьинск районнарының проектлары каралды.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International