ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Бүген “Иннополис” махсус икътисади зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасының Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үтте.

Күзәтү советы әгъзалары “Иннополис” МИЗ резидент статусына дәгъва кылучы компанияләрнең программа тәэминатын уйлап табучы компанияләрнең 10 проектын карадылар. Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 260 млн. сум тәшкил итә.

Корпоратив заказ бирүчеләр өчен ИТ-чишелешләр һәм сервислар буенча алда баручы Россия тәэмин итүчесе “Ай-Теко” компаниясе “Ай-Теко Новые Технологии” (тат. “Ай-Теко Яңа Технологияләр”) компаниясен оештырды, ул “Иннополис” МИЗда ватан болытлы платформасы һәм виртуаль исәпләү тирәлекләре белән идарә итү чараларын үстерергә планлаштыра.

“ФИКС” ҖЧҖ онлайн сервислар операторларының контент хезмәтләре белән идарә итү буенча платформаны уйлап табу буенча проектны тәкъдим итте, ул партнер программалары өчен бердәм керү ноктасы, түләүле язылуларны куллануның эффективлыгын күпсанлы аналитика буенча инструмент булдырырга мөмкинлек бирә.

“Си Ай Коннект” компаниясенең җитәкчесе проектлар, портфельләр һәм инвестицияләр белән идарә итү буенча программа-аппаратлы комплексны уйлап табу буенча проектны тәкъдим итте.

Резидент булуга кандидат - “УНИТС” ҖЧҖ “Cryptogramm” болытлы сервисын тәкъдим итте. Проект кысаларында “Иннополис” МИЗда, мәгълүматны заманча криптографик саклау чараларын кулланып, болыт хисаплау технологияләрен куллану белән үз программа чишелешләрен уйлап табуын алып барырга планлаштырыла. Компаниянең оештыручысы “Такснет” ЯАҖ булып тора.

Шуннан соң Күзәтү советы әгъзаларына кулланучыларның белем, укый-яза белү һәм мәгарифен үстерүгә юнәлгән төрле темалар буенча интерактив белем веб-сервисын булдыру буенча LeveL90 (“Уровень 90” ҖЧҖ) белем проекты тәкъдим ителде.

“ДомБобра” компаниясенең яшь проектының максаты интернетта бердәм партнерлык программасы белән кушылган кулланучының бәяләү һәм ясалган килешүләр нигезендә кыйммәтне санарга, тәкъдимнәрне эзләргә мөмкинлек бирүче продуктны уйлап табу булып тора.

“Говермедиа Инкорпорейтед” ҖЧҖ кече һәм урта бизнес үсеше өчен платформаны уйлап табу буенча проектын алып бара. Проект эшләп чыгарган продуктлар эшмәкәрлек үсеше проблемасына халыкның катнашуын формалаштыруга юнәлгән.

“Интеллектуальный дизайн” ҖЧҖ “Иннополис” МИЗ территориясендә хосусый һәм корпоратив клиентлар өчен киңәшмәләр һәм очрашулар белән идарә итүгә юнәлгән RAFT сервисын уйлап табуын үткәрергә планлаштыра.

Алдагы проект башкаручыларны эзләү, гариза белән алмашу һәм төзелеш техникасы базарында катнашучыларның коммуникацияләре өчен “СтройкАп” платформасын булдыруны күздә тота.

Иң соңгы программа тәэминатын уйлап табу буенча TATPROJECT проекты презентациясе булды. Программа продукты проектларга һәм оешмаларга тулы функцияле мәгълүмат системасын булдырудан гыйбарәт.

 “Иннополис” МИЗ Күзәтү проекты әгъзалары бөтен проектларны бүген яхшы дип таптылар.

Искә төшерик, бүгенге көнгә Күзәтү советы мәгълүмат технологияләр өлкәсендә эшләүче 15 компаниянең проектын хуплады.

Якын вакытта гаризалар Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгында каралачак, бу “Иннополис” МИЗның резидент статусын алуда соңгы этап булачак.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

 


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

3 сентябрьдә Яр Чаллыда “Мастер” Кама индустриаль паркында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов яңа инвестицион проектны башлап җибәрде: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт итүче спецтехника шассиларына лапас җиһазларын җыю һәм монтаж өчен җитештерү мәйданнары ачылды.

“Колуман Рус” ҖЧҖ – “Колуман” (Koluman) Төркия холдингының бүлендек компаниясе инвестор булып тора. Компаниянең башлыгы Мустафа Колуман церемониядә катнашты.

Чарада катнашкан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина проект турында түбәндәге сүзләрне әйтте:

“3,8 мең метр мәйданда, мәсәлән, “КАМАЗ” шассилары өчен лапас җиһазларын җитештерергә планлаштырыла. Бу беренче чиратта коммуналь спецтехника - KRS70 вакуум-себерү машинасы. Әлеге продукциянең Россиядә аналогы юк. Беренче этапта 30 эш урыны булдырылачак, эшчеләр Төркиядә укыту үзачаклар. Беренче инвестицияләр суммасы – 1,5 млн доллар тәшкил итә”.

Компания шулай ук бөтен Россия территориясендә үзенең продукциягә техник хезмәт күрсәтүен ясачак.

“Бүген үзенчәлекле көн: без бер үк вакытта берничә көчле проект ачтык – “Алабуга”да FordSollers җиңел двигательләрне җитештерү һәм КИП “Мастер”да лапас җиһазларын җитештерү.

Бу Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырылган Америка һәм Төркия инвесторларының проектлары булып тора. Ул инвестицион мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен урынны эзләүчеләр өчен индикатор һәм сигнал булып тора: Татарстанга инвестицияләргә вакыт килеп җитте. Бу табышлы һәм ышанычлы”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

 

Белешмә

Колуман Холдинг елга 12000 транспорт машиналарын тормышка ашырып, Төркиянең машина сәнәгате базарында лидер позицияләрен ала. Компания шулай ук Mercedes-Benz Turk A.S. компаниясе – Төркиянең заманча заводларын ия булган алда баручы авыр йөк машиналары һәм автобуслар җитештерүчесенең зур Төркия акционеры булып тора.

Koluman брендлы лапас җиһазлары булган аэродромлы вакуум-себерүче машиналар Сочи, Тверь һәм Хабаровск аэропортларында инде эшли.


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FordSollers җиңел двигательләрне җитештерү буенча Россиядә беренче заводны ачты.

Бу вакытка кадәр җыелган чит ил машиналарының моторлары чит илдән сатып алынган булган.

Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министрның урынбасары Александр Морозов, ТР инвестициион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, FordSollers Президенты Марк Овенден һәм МИЗ “Алабуга” Генераль директоры Тимур Шагивалеев катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ул FordSollers проектының Татарстанда үсүенә чын күңелдән шат. Татарстанда җитештерүче конкурентлыкка чыдам продуктлар базарда урын табачаклар, ә республика җитештерү өчен иң яхшы шартлар булдырачак дип республика лидеры ассызыклады.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина яңа завод ачышын “шәп” дип билгеләде:

“Татарстан индустрияне үстерү һәм локализацияләү буенча федераль мәсьәләсен, шулай ук чит ил инвестицияләре аша, уңышлы үткәрә.

Бүген ачылган завод шәп булып тора, чөнки без Россиядә дөнья брендының тагын бер җитештерүен булдырабыз һәм тәэмин итүчеләр ватан җитештерүчеләре булып тора. Бу илнең икътисади көчен ныгыту булып тора.

Монда аерым мисаллар: яңа завод илдә җитештерүче Ford машиналарын локализацияләү дәрәҗәсен 45% ка кадәр арттырачак һәм бу инде 2015 елда булачак. “Заволжский моторный завод” ААҖ һәм “Группа ГАЗ” кебек Россия компанияләре двигательләр өчен төп комплект детальләрне (цилиндр блогы, коленчатый вал, блок башчыгы) сатучылар рәвешендә үзен күрсәтәчәкләр, кабызу шәмнәре Bosсh Россия заводыннан кулланылачак, ә мотор маен “Лукойл” сата.

Татарстанга 275 миллион доллар да шәп була”.

“Алабуга” оешмасында двигательләр җитештерүче бөтен күләме СП FordSollers Россия заводларында җитештерүче  Ford машиналарына барачак. Беренче җитештерүче двигатель моделе 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигате булып тора – төрле модификацияләрдә ул 85, 105 һәм 125 ат күәтләрен үстерә. Әлеге модификацияләр Россиядә җитештерүче модельләре Focus, EcoSport, Fiesta булган 30% Форд машиналарында булачак.

Беренче этапта җитештерү күәте елга 105 мең мотор тәшкил итәчәк, ул елга 200 мең моторга кадәр үсә ала.

Яңа җитештерүне булдыруга инвестицияләр суммасы 275 миллион доллар тәшкил итте, заводта 200 эш урыны булдырылды, монда FordSollers вәкилләре сүзләре буенча, заводта эшләүче 95% кешесе – Алабуга районы һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр булып тора, күбесе чит илдә Ford җитештерүләрендә укыдылар.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министрның урынбасары Александр Морозов ассызыклаганча, бүгенге вакыйга Татарстанның инвестицион сөйкемлелек күрсәткече булып тора һәм шул ук вакытта – инвесторлар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының бердәм эше нәтиҗәсе.

 


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген 2 сентябрьдә Министрлар Кабинеты сөйләшүләр залында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия һәм Куба авиациясе корпорациясе президенты (CACSA), генерал-майор Рамон Мартинес Эчеварри белән очрашу үтте.

Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар советы рәисе Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында Куба һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек мәсъәләләренең киң спектры буенча сөйләштеләр, алар арасында сәнәгать, белем алу, медицина өлкәсендә аралашу механизмы һәм перспективалары булды.

Куба Латин Америкада Татарстанның иң мөһим сәүдә-икътисади партнерларның берсе булып тора дип билгелик. Мәсәлән, Куба Татарстанда җитештерелгән вертолетлар һәм медикаментларны сатып ала. Продукция Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Искә төшерик, бу елның апрелендә Куба Республикасының Министрлар Советы рәисенең урынбасары, Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясе рәисе Рикардо Кабрисас Руис җитәкләгән зур делегация Татарстан Республикасына килде.

2014 елның ноябрендә составына ТР ИҮА җитәкчесе кергән Татарстан делегациясе Азатлык утравына FIHAV  32-нче Халыкара Гавана Ярминкәсендә Россия Көнендә һәм Россия экспозициясе ачышында катнашу, шулай ук илнең Хөкүмәт әгъзалары белән сөйләшүләр үткәрү максаты белән килделәр.

Бүген 2015 елның 2 сентябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан нефть, газ һәм химия форумы ачылды.

Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаша.


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

1 сентябрьдә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополиста беренче балалар бакчасын ачты.

“Балалар бакчасы, мәктәп һәм университет яңа шәһәрдә иң мөһим оешмалар булып тора. Әлеге оешмалар бөтен таләпләргә туры килә. Кешеләр монда иң яхшы белем алыр өчен максат белән килергә тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. 


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Республика Көнендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шейх Хамад бен Ибраһим Аль Халиф (Бәхрәйн Корольлеге) белән очрашты. Очрашу “Казан” халыкара ат спорт комплексының сөйләшүләр залында үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Искә төшерик, шейх Татарстанга җомга көнне, 28 августта килде.



30
август, 2015 ел
якшәмбе

Кадерле Татарстанлылар!

30 август  – безнең туган Республикабызның  көне.

Иң талантлы һәм төрле яклы кешеләр, табигатьнең искиткеч матурлыгы, уникаль борынгы һәйкәлләр һәм заманча инфраструктура, иң яхшы спорт объектлары һәм сәнәгый гигантлар – бу барысы да безнең Татарстан.

Дөнья дәрәҗәдәге проектларны тормышка ашыру бәя биреп бетергесез тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлек - бердәмлек, киләчәккә һәм яхшы тормышка омтылышлылыгына тапкырланып - безгә һәрвакыт камилләштерергә, уникаль лидер җитәкләгән уникаль республика булырга мөмкинлек бирә.

Кадерле Татарстанлылар!

Нәкъ һәрберебезнең һәркөнле иҗади эшебез – Татарстан феноменының нигезе ул.

Иминлектә һәм нәтиҗәле эштә булган бәхетне тормышның һәр көне китерсен! Нык сәламәтлек, чын мәхәббәт һәм рухи илһам Сезгә!

 

Ихтирам белән

 

Татарстан Республикасының инвестион үсеш агентлыгы җитәкчесе

Талия Миңнулина

 


28
август, 2015 ел
җомга

XXI гасырда Сез инвестицион инфраструктураның объектларын - шәһәрләрне төзисез”: Коми инвестицияләр өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксына

27-28 августта Татарстан Республикасында эш визиты белән Коми Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе тора. Максат – “бер тәрәзә” режимында инвесторлар белән эш итү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү, инвестицион инфраструктура объектын карау һәм тәҗрибә белән алмашу. Программаны ТР ИҮА әзерләде. 


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Иннополис шәһәрендә “Газпром” Идарәсенең рәисе Алексей Миллерга Татарстан территориясендә чит ил инвесторлары җитештерүче продукцияне тәкъдим иттеләр. Чарада Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Презентация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина инициативасы буенча әзерләнде.

“”Бу Татарстан инвесторлары-җитештерүчеләренә комплекслы булышу, алар арасында продукциясен сату аспектында ярдәм итү максатында эшләнелә”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International