Талия Миңнуллина Урал федераль округы делегатларының эшчәнлеге өлкәсе белән танышты һәм төрле яклап хезмәттәшлек итәргә чакырды.
2021 елның беренче яртыеллыгында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2020 ел өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын федераль статистик күзәтү үткәрә.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» ел саен үткәрелә торган чираттагы конкурсы үткәрелә.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге вәкилләре регионның инвестицион өстенлекләре белән таныштылар. Сүз күп кенә өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында барды, шул исәптән производствоны локальләштерү, асфальт-бетон җиһазлар ясау заводын төзү турында да.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән түгәрәк өстәлдә халыкара дәрәҗәдәге коллекторлык агентлыкларына, аерым алганда EOS-Group компаниясенә, бурычлар буенча профильле булмаган активларны тапшыру сораулары каралды.
Закон чыгару яңалыклары мониторингы
Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов катнашында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәт делегациясе Түбән Камада елның социаль-икътисадый нәтиҗәләренә һәм Түбән Кама районының стратегик үсешенә багышланган берничә чара үткәрде.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның машина төзелеше кластерында 165 әгъза бар. Кластер әгъзалары Россиянең 13 субъектында катнаша, географиясе Германия һәм Төркия кебек илләр белән тулыланды. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында машина төзелеше кластерының VII гомуми җыелышында һәм Күзәтчелек советы утырышында Машкластер идарәсе рәисе Сергей Майоров хәбәр итте.
«Ел вакыйгасы» номинациясендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек бүләкләнде.