Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина “Drive” (Драйв) телеканалына интервью бирде.
“Сити Тестер” телепроектын алып баручы Ринат Якупов белән сөйләшүдә Талия Миңнуллина республиканың зур инвестицион проектлар һәм икътисади үсеше турында сорауларга җавап бирде.
Мәсәлән, Татарстан Хөкүмәтенең әгъзасы Казанның World Skills 2019 үткәрү буенча конкурста эффектлы җиңүе һәм төзелүче Kazan Expo турында җентекләп сөйләде.
Моннан башка, ТР ИҮА ярдәме белән журналистлар инфраструктура объектларын камерага төшерәчәкләр һәм дәүләт органнарда очрашулар уздырачаклар.
“Сити Тестер” программасы кысаларында журналистлар “экпедицияләргә” баралар һәм шәһәрне авто сәяхәтчесе күзләре белән күрергә мөмкинлек бирә.
Чираттагы чыгарыш Казанга багышланачак һәм эфирга 2016 елның башында чыгачак.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Белешмә
“Драйв” телеканалы “СТРИМ” Телекомпаниясенә керә – эфирлы булмаган тематик телеканаллар арасында лидерларның берсе, белемне арттыручы, мавыктыргыч һәм машина тематикалары буенча 9 телеканалны җитештерү һәм тапшыру белән шөгелләнә. Мәсәлән, “Аучылык һәм балыкчылык”, “Сәламәтлек ТВ”, “Драйв”, “Ретро”, “Усадьба”, “Психология21”, “Сораулар һәм җаваплар”, “Йорт хайваннары”.
“СТРИМ” телеканалларының аудиториясе 2014 ел нәтиҗәләре буенча 30,6 млн кеше тәшкил итте.
“СТРИМ” телеканалларының тапшыру ятьмәсе якынча 1440 кабель, спутник, мобиль, IPTV- һәм OTT ятьмәләре тәшкил итә (алар арасында 800 дән артык Россия шәһәрләреннән 750 дән артык оератор).
“СТРИМ” телеканалларының тапшыру территориясе бөтен Россия (9 федераль округ), шулай ук БДБ илләре, Балтия, Грузия һәм Болгарияне үз эченә ала.
Бүген 2015 елның 13 сентябрендә үткән сайлауларда җиңгән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Президенты вазифасына кереште
Инаугурация тантанасы С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды.
Татарстан Президентына Россия Федерациясенең Президенты Владимир Путин котлау телеграммасын юллады.
Инаугурация церемониясендә 700 дән артык дәүләт хакимиятенең федераль органнар, чит илләр хөкүмәтләре, Федерация субъектларының башлыклары, Татарстан Хөкүмәтенең әгъзалары, федераль һәм региональ депутатлар һәм башка хөрмәтле кунаклар катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов присяга текстын әйтте: "Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, ТР Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм"
Церемониядә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина катнашты.
“Республика халкы Миңнехановның Татарстаны өчен тавыш бирделәр.
Бу үсеш һәм уңыш тирәлеге, һәрвакыт үсеш, инвестицион кунакчыллык, авырлыкларга тиз җавап бирү, югары социаль стандартлар һәм киләсе көндә ышанычлык.
Уңай инвестицион климат, безнең базарда дөнья брендлары – күбесендә Рөстәм Миңнехановның үз күрсәткән хезмәте. Мөмкин булган һәм кергән инвесторлар белән очрашу интенсивлыгы буенча Рөстәм Миңнеханов бөтенесен узып китүдә ышанам.
Аның хәрәкәтчәнлек беренче сөйләшүләрдә көч бирә, аның катнашуы дәүләт гарантияләрнең ышанычлылыгын күрсәтә, ә кабул итү һәм чишү тизлеге республика кунакларында тәэсир калдыра. Республиканың беренче шәхесенең катнашуы чит ил инвестицияләрнең үсешенә ярдәм итте. Үткән 5 ел эчендә без Ford Sollers, Rockwool, Kierkert, Kastamonu, Интерскол кебек компанияләрнең җитештерүләрен ачтык, дөнья дәрәҗәдәге чаралар, алар арасында Универсиада-2013 үткәрдек. Барысы да, әлбәттә, инфраструктур үсешенә, инвестицион сөйкемлелек үсешенә, һәм нәтиҗәдә Татарстанлыларның яшәү сыйфатына тәэсир итә”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина ассызыклады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина FINNOPOLIS 2015 (17-18 сентябрь, Казан) катнаша.
Форумның миссиясе “финанслар технологияләре (FinTech) өлкәсендә бизнес һәм хөкүмәтнең ачык диалогы” булып тора.
Спикерлар Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Набиуллина, Сбербанк президенты Герман Греф, федераль хөкүмәт органнары, халыкара корпорацияләр һәм финанслар институтлары вәкилләре булды.
“Россиядә беренче тапкыр финанслар өлкәсендә югары технологияләргә багышланган шундый зур форум үтә. Һәм бу Татарстанда үтә. Безнең өчен бу кластерлы активацияләү һәм “акыллы” икътисадка адым. Бу инвестицияләргә ничек карый? Җавап – турыдан туры. Татарстанда инвестицияләр һәм югары технологияләр бергә бара, ә киләчәктә шул интеграция ныгачак”, - дип FINNOPOLIS чараларында катнашучы Талия Миңнуллина билгеләде.
Форумның пленар утырышында катнашучы танылган икътисадчы, Сбербанк президенты Герман Греф ассызыклаганча, республикада эффектив хакимият системасы бар: “Иң алда баручы Хөкүмәтләрнең берсе – Татарстан Хөкүмәте”. Искә төшерик, Татарстан һәм Сбербанк шулай ук ислам финанслар һәм акча түләнми торган исәпне кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итә, 14 июльдә тиешле килешүгә кул куелды.
Оештыручылар (Россия Банкы һәм Татарстан Хөкүмәте) билгеләгәнчә, Форум финанс базарын дигитализацияләү өлкәсендә иң төп вакыйга булырга тиеш – финанс базарында цифрлы технологияләрне куллану буенча профессиональ фикер алышу, яңа чишелешләр һәм мөмкинлекләрне күрсәтү, программалы һәм аппарат чишелешләр өлкәсендә дөнья брендлары буенча фикер алышу үткән мәйдан. Finnopolis бирелгән өлкәдә эре Россия, киләчәктә халыкара ярминкәсе булачак. Форумның аерым максаты финанс базарын дигитализацияләүгә багышланган стартап индустриясенә ярдәм итү һәм аны күрсәтү булып тора.
Катнашучылар сүзләре:
Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов:
“Республика очраклы рәвештә генә түгел әлеге чараны үткәрү өчен сайланды. Татарстан Россиянең алда баручы регионнарның берсе буларак бөтен өлкәләрдә инновацион технологияләрне үстерә. Форум глобаль инновацион мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен финанс технологияләр өлкәсендә профессионалларны җыячак.
Россия Банкының рәисе Эльвира Набиуллина:
“Дегитализация киләчәк берничә ел эчендә финанс секторында конкурентлык сыйфатын яхшыртырырга, финанс арадашчыларның эффективлыгын арттырырга, ә финанс хезмәтләре дистрибуциясенең ерак каналларын сатуп алучы өчен үтәрлек ясарга тиеш.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
15 сентябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм Словения Республикасының Хөкүмәте арасында икътисад, фән һәм технологияләр, тирә-юньне саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.
Документ астында имзаларны Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Словения Республикасының чит эшләр министры Карл Эрьявец куйдылар. Меморандум рус, словен, татар һәм инглиз телендә кул куелды.
Чарада ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм республиканың Министрлар Кабинеты, Словен делегациясе әгъзалары катнаштылар.
“Без Россия регионнары белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез һәм Словения компанияләре өчен Татарстанда күп мөмкинлекләр бар. Без мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек өчен перспективалар ачылуын күрәбез. Без шул мөмкинлекләрне кулланырга телибез”, - дип Карл Эрьявец ассызыклады.
“Россия һәм Словения аралашуы өчен потенциал зур. Һәм Татарстанда һәм Словениядә яхшы озак мөнәсәбәтләре бар. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения Хөкүмәтара комиссиясе утырышының Казанда үтү – мөһим вакыйга”, - дип ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикалар арасында аралашу инде урнаштырылды, әмма хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күбрәк. Мәсәлән, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерүе, авыл хуҗалыгы сәнәгате, төзелеш, энергия саклау, азык-төлек, сәламәтлек саклау, фармацевтика һәм башка өлкәләрдә.
Искә төшерик, 2014 елның декабрендә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында Словениягә визит ясады, анда Татарстан-Словения бизнес форумы үтте. 2014 елның 19 декабрендә Люблянда XI Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения Хөкүмәтара комиссиясе утырышы үтте.
Казанда Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения Хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышы 17 сентябрендә үтәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(ИА “Татар-информ” материаллары кулланылды)
Бүген Казанның “Ривьера” комплексының “Панорама” ресторанында Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы (Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы киңәшмә органы) утырышы үтте.
Ачык диалог: формаль булмаган, әмма нәтиҗәле
Чара “эшлекле иртәнге аш” форматында үтте. Татарстанга капитал керткән структураларның Топ- менеджерлары формаль булмаган шартта яңа сайланган Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән поректларны тормышка ашыру белән бәйләнгән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыша алдылар.
Залда чит ил генә түгел, әмма локаль (республика) инвесторлары вәкилләре дә булды – “Татнефть", ТАИФ, “Связьнефтехиминвестхолдинг” һәм башкалар. Чит ил брендлары арасында - «Винербергер Куркачи», «Джошкуноз-Алабуга», «Драйлок Текнолоджиз», «Колуман Рус», «Аутомотив Гласс Альянс Рус», «Армстронг Билдинг Продактс», «Бенконс Констракшн», «Данафлекс», «Хайер», «ЮИТ Казань», «3М Россия».
Клуб ТР ИҮА җитәкчесе һәм сөйләшүләрнең модераторы чыгышы белән башланды. Талия Миңнуллина ассызыклаганча, Татарстан лидерының инвесторлар белән туры диалогы – республиканың уңышлы инвестицион моделенең дөнья эшлекле берләшмәсе белән иң мөһим өлеше.
ТР Инвестор Клубына видеоролик (социаль сорашу)
Соңрак икътисадчы Айдар Булатов Россия, шулай ук Татарстан базарының перспективалары турында сөйләде. Ул фәнни яктан Россиягә һәм Татарстанга инвестицияләргә хәзер нәкъ кирәк вакыт булуын раслады – бу зур һәм үсүче базар булып тора, шулай ук Сумның яңа курсы аркасында тагын да керерлек булды.
Катнашучыларга Татарстанлылыр инвестицион эшчәнлек турында сорауларга җавап биргән видеоролик күрсәттеләр. Инвестор кем ул һәм капитал кертү өчен иң перспективалы өлкәләр кебек сораулар булды. Нәкъ шул “социологик сорашу” презентациясе ачык диалогка урнаштыручы формаль булмаган хәлгә барлыкка килергә ярдәм итте.
Сораулар, җаваплар, киңәшмәләр һәм чебиләр
Яңа сайланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләгәндә, республикага акча керткәннәрнең иң актуаль темаларны күтәрергә һәм практик чишелешләрне таләп итүче сорауларны бирергә чакырды.
Беренче булып «Винербергер Куркачи» Генераль директоры Николай Троицкий сорау бирде. Ул Татарстан территориясендә инвестор җитештергән продукцияне сатуын арттыру чаралары турында сорады.
Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга әлеге сорауны карарга тапшырды, монда ул Татарстанның республикага акча керткән инвесторларга Татарстаннан читтә, шулай ук федераль дәрәҗәдә товарларны тормышка ашырырга ярдәм итә дип билгеләде.
Шул ук механизм буенча башка инвесторлар белән диалог барды: яңа сайланган Президент топ-менеджерлар белән сөйләшүләргә профильле министрлыклар һәм идарәлекләрне кушты һәм аерым карарлар бирде.
Хәер компанияләр вәкилләре сорауларга җаваплар гына түгел, әмма анык киңәшмәләр алдылар. Мәсәлән, “Колуман Рус” ҖЧҖ Сатулар буенча директор Али Ялчинга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан компанияләр белән бердәм оешма кебек бизнесны үстерү вариантын тәкъдим итте.
Һәр инвестор Рөстәм Миңнеханов белән туры диалог алып барырга мөмкинлек алды. Ә протокол хезмәте куйган вакыт тәмамлауга килеп җиткәндә, республика лидеры диалогны дәвам итергә тәкъдим итте. Һәм бүген генә түгел.
Яңа сайланган ТР Президенты карары буенча ТР ИҮА карамагындагы Инвесторлар Клубы регуляр рәвештә җыелачак: Рөстәм Миңнеханов бүгенге чараны югары бәяләде.
“Бүгенге очрашу нәтиҗәсендә без һәр инвестор соравы буенча йөкләмәләр алдык. Инвестицияләр өлкәсендә Татарстанның идарәлекара компетенцияле дәүләт органы буларак Республика Хөкүмәтенең “бер тәрәзәсе” – ТР ИҮА безнең Клубта инвесторларны кварталга бер тапкыр җыячак, Шулай Президент кушты”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Чара азагында Рөстәм Миңнехановка Клую исеменнән креатив һәм билгеләүче сюрприз ясадылар – чебиләр плеядасы – “яңа президентлык срогының яшьтәшләре”.
Чебиләрнең үсү һәм “көз буенча” күп булуда инвесторлар да, Татарстан хөкүмәте дә ышанган.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
Дөнья брендлары “эшлекле иртәнге ашта” сайланган Президент белән Татарстанның инвесторлар клубында җыелачак: ТР ИҮА ачык диалогны башлый
ТР ИҮА инвесторлар белән ачык диалог башлый
15 сентябрьдә Казанда яңа сайланган Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасының инвесторлар клубының “эшлекле иртәнге ашы” үтәчәк.
Чара “Панорама” ресторанында (Казан, Ривьера, Фатих Әмирхан пр., 1Б) үтәчәк. 11-00 дә башлана.
Инвесторлар клубы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагында киңәшмә органы булып тора.
Утырыш кысаларында Татарстанга инвестицияләгән компанияләрнең топ-менеджерлары формаль булмаган шартта (“эшлекле иртәнге аш”) проектларны тормышка ашыру белән бәйләнгән актуаль мәсьәләләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән фикер алыша алачак.
Әлеге формат республика хөкүмәтенә инвесторлар белән турыдан туры аралашырга һәм алардан мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгели: “Агентлык булдырган Инвестор клубының эше инвесторның хөкүмәт белән эффектив турыдан туры аралашу һәм җавап бирү, административ барьерларны табу, актуаль бизнес-мәсьәләләрне чишү өчен ярдәм күрсәтү өчен инструмент булып тора. ТР ИҮА – Татарстанда инвесторлар белән эшләү өчен "бер тәрәзә", ул инвестицион проектны тормышка ашыру буенча бөтен эшләрне алып бара – проектның кирәклеге турында сөйләшүләрдән башлап эшли торган җитештерүләргә ярдәм итүгә кадәр, һәм без инвестор белән туры һәм ачык сөйләшергә тиеш. Булачак чарада чит ил инвесторлары гына түгел, әмма локаль инвесторлар да катнашачак”.
Клуб утырышы кысаларында инвестицион эшчәнлек мәсьәләләре буенча республикада үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк, инвестицияләүдә дөнья, Россия һәм Татарстан трендлары презентациясе, инвесторларны бүләкләү церемониясе үтәчәк.
Аккредитация
Аккредитация өчен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы матбугат-хезмәтенә 2015 елның 14 сентябрь 17-00 га кадәр түбәндәге мәгълүмат бирергә кирәк:
ММЧ исеме, журналистның исеме, фамилиясе һәм атасының исеме.
Электрон почта: iskander.ahmedov@tatar.ru һәм тел. 8(843) 570-40-05 ( контакт өчен шәхес – ТР ИҮА ММЧ белән эш секторының мөдире Искәндәр Әхмәдов).
14 сентябрьдә яңа сайланган Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядәге HAIER вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, чарада Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков, ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Очрашуда авыр социаль-икътисади хәл булган моношәһәрләрдә узып киткән территорияләренең эшләү үзенчәлекләре каралды. Искә төшерик, Haier компаниясе “Мастер” Кама индустриаль паркы территориясендә Яр Чаллыда суыткычларны җитештерү буенча проектны тормышка ашыра һәм моношәһәр территориясендә Узып киткән социаль-икътисади үсеш территориясенең резиденты булырга планлаштыра. Проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара.
Очрашуда шулай ук Территория резидентларына махсус икътисади зоналарда кулланыла торган түләүсез таможня зонасының льготалары кебек өстенлекләрен бирү мәсьәләсе, шулай ук аерым товарлар группасы буенча таможня түләүләрен киметү мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.
Белешмә
HAIER - World Brand Laboratory версиясе буенча 100 иң зур дөнья брендлары исемлегенә кергән Кытай бренды. Business Week авторитетлы журналы үзенең 50 иң алда баручы инновацион компанияләр исемлегендә компанияне 27 нче урынга урнаштырды. Бу аеруча яңа технологияләр һәм инженер чишелешләрне уйлап табуга бертуктауусыз инвестицияләр белән аңлатыла. Корпорациядә патентланган технологияләргә 7000 артык сертификат бар, анда 1234 инновацион уйлап табулар һәм 589 төрле заманча программа тәэминаты мөнәсәбәтендә интеллектуаль милек хокукы керә.
Татарстанда Haier корпорациясенең суыткыч җиһазларын җитештерү буенча завод төзелә (КИП “Мастер”, Яр Чаллы). Инвестицияләрнең тулай күләме 50 млн доллар тәшкил итә, эш урыннары – 500 туры һәм 1,5 меңе – аутсорсинг буенча җитештерүгә.