ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Питрәч районында дөнья дәрәҗәдәге “Агромир Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәге төзелеше ачылды. Россиядә аңа аналог юк, ул илдә иң зур шундый үзәк булачак.



9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Пәнҗешәмбе, 10 сентябрьдә Питрәч районында (Кощаково авылы) “Агромир Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәге төзелеше башлана. Россиядә әлеге үзәккә аналог юк. Проект презентациясендә һәм тантаналы церемониядә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

11 дә башлана.

Проектның беренче чираты 2016 елның IV кварталында тәмамланачак һәм эшли башлачак. Тулы күләмдә “Агромир Казан” 2021 елда эшли башлый.

“Агромир Казан” авыл хуҗалыгы продукциясе сәүдәсе буенча күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәген булдыру буенча проект 2015 елның 18 июнендә Санкт-Петербургта үткән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы Премьер урынбасары Чжан Гаоли җитәкләгән Инвестицион хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара Россия-Кытай комиссиясенең икенче утырышы нәтиҗәләре буенча приоритетлы проектлар исемлегенә кертелде.

“Агромир Казан” – сату сегменты өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм сатып алучылар арасында туры сәүдә контактларын урнаштырырга, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар өчен үзара яраклы базар хакын билгеләргә, шулай ук Татарстанда җитештерелгән продукциясен сакларга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирүче күппрофильле күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистик платформа.

Төзелеш мәйданы - 49 гектар, алга таба төзелешнең гомуми мәйданы 148,7 гектар булыр дип көтелә. Беренче чиратта төзеләчәк биналар мәйданы - 150 мең кв. м., бөтен биналарның гомуми мәйданы - 504,4 кв. м. Үзәкнең территориясендә күпләп һәм ваклап сату яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм балык өчен павильоннар, саклау бүлмәләре, җиңел һәм авыр йөк машиналары өчен автостоянка, офислар, кафе һәм кунакханә комплексы кергән сәүдә-күргәзмә үзәк урнашачак.  

 

Күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәк эшендә товар агымын оештыруга инновацион технологияләр кулланылды (транспортның төрле тизлек режимнарын урнаштыру мөмкинлеге, үзәккә уңай керү һәм чыгу юллары булу). Моннан башка азык-төлек сату 06:00 дан 22:00 кадәр барачак, бу яңа продуктларны теләгән вакытта алырга мөмкинлек бирә. Территориядә товар сыйфатын тикшерүче үз фитосанитар лабораториясе эшләчәк.

Инвестор - "Милли азык-төлек корпорациясе".  Әлеге компания илебезнең авыл хуҗалыгы базарын үстерү, беренче чиратта Россия җитештерүчесен ә ярдәм итү һәм моның белән илнең азык-төлек куркынычсызлыгы үсешенә өлеш кертү белән шөгелләнә.

Проект Татарстан Республикасының Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм Татарстан хөкүмәте эше булдырылды. Проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара.

 Проектның беренче чират инвестицияләр күләме 9 млрд сум тәшкил итәчәк. “Агромир-Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәк беренче этапта 117 мең кв. м. коммерция мәйданнарын эшкә кертәчәк (2021 елга – 357 мең кв. м.), 2000 артык эш урынын барлыкка китерәчәк. Бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре елга якынча 500 млн сум тәшкил итәчәк.

“Агромир Казан” югарытехнологияле проект импорт алмашу аша республика һәм илнең азык-төлек куркынычсызлыгын ныгытырга, Татарстан һәм Россиянең башка регионнарын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

"Агромир-Казан"  гади генә күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәк түгел, ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм сатып алучылар өчен уңай һәм төптән уйланган шәһәр”, - дип Корпорация вәкиле һәм үзәкне төзү җитәкчесе Владимир Арефьев ассызыклый. – Проектны тормышка ашыру продукциягә гадел базар хакын урнаштырырга, импорт алмашу буенча куелган мәсьәләләрне чишергә, иң яхшы дөнья тәҗрибәсе һәп практикасына туры килеп сәүдә алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Казанның уңышлы тәҗрибәсе киләчәктә башка регионнарга да таралачак”.

 

Массакүләм матбугат чараларын аккредитацияләү

Аккредитацияне алу өчен 2015 елның 9 сентябрь 14-00 гә кадәр Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Матбугат хезмәтенә түбәндәге мәгълүмат бирергә кирәк: журналистның ММЧ исеме, телефон номеры, фамилия, исем һәм атасының исеме, туу датасы.

Электрон почта:  iskander.ahmedov@tatar.ru, тел. 8(843) 570-40-05 (контакт өчен шәхес – ММЧ белән эш секторының мөдире – Искәндәр Әхмәдов). 


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Милли рейтинг агентлыгы “Аналитик кредит рейтинг агентлыгы” (АКРА) исемен алачак һәм рейтингларны бирү буенча эшне 2016 елның уртасыннан башлачак, капиталда катнашуга гаризаларны 24 компания бирде.

Алар арасында – Сбербанк, “Росгосстрах", "Тринити" ҖЧҖ, Газпромбанк, УК "Лидер", "Открытие холдинг", "Онэксим" группасы, "Трубная металлургическая компания" (ТМК), "ФСК ЕЭС", Россельхозбанк, Ситибанк, "РФПИ Управление инвестициями", "Ренова" компанияләр группасы, Юникредит банк, банк "Санкт-Петербург", "Сафмар пенсии" пенсия администраторы ("Бин" группасына керә), Промсвязьбанк, Росбанк, ВТБ, АФК "Система", "Северсталь Менеджмент", Райффайзенбанк, "Промышленные инвесторы" ААҖ һәм "Московская биржа".

АКРА устав капиталы һәрберсе 1 мең сум номиналы буенча 3 млн акцияләргә бүленәчәк һәм 3 млрд сум тәшкил итәчәк. Белгечләр билгеләгәнчә, булачак күп катнашучылар аркасында (һәрберсе капиталның 5% тан да күбрәк түгел ала) рейтинг агентлыгы ангажированностьтә шикләнүләрдән сакланып кала алачак, ә зур капиталы җаваплылык һәм әһәмиятлелек турында әйтергә мөмкинлек бирәчәк.

АКРА Директорлар Советы 5 әгъзадан торачак дип көтелә, алар арасында дүртесе бәйсез. Совет составына кандидатларны алга чыгару эшләүче Директорлар Советы белән 3 елга бер тапкыр үтәчәк.

Искә төшерик, 2015 елның 13 июленнән N 222-ФЗ “Россия Федерациясендә кредитлы рейтинг агентлыклар эшчәнлеге турында, “Россия Федерациясенең Үзәк Банкы турында” Федераль законының 76[1] мәкаләсенә үзгәртүләрне кертү турында һәм Россия Федерациясенең закон актларының кайбер кагыйдәләренең эшеннән чыгуын тану” Россия Федерациясенең Федераль законы кабул ителде. Ул рейтинг эшчәнлегенең төп мәгънәләре һәм аны Россиядә булдыруның шартлары, агентлыкларны аккредитацияләү тәртибен билгели.

Закон буенча рейтинг агентлыгы теләсә нинди сәяси һәм икътисади тәэсирдән эшчәнлегенең бәйсезлеген, кызыксынулар конфликтын булдырмауны тәэмин итергә тиеш. Монда ул халыкара берләшмәләре һәм чит илләр карары нигезендә милли рейтинг шкаласы буенча бирелгән рейтингларны кире кайтара алмый.

 

ММЧ материаллары буенча

 

 


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Бүген “Иннополис” махсус икътисади зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасының Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үтте.

Күзәтү советы әгъзалары “Иннополис” МИЗ резидент статусына дәгъва кылучы компанияләрнең программа тәэминатын уйлап табучы компанияләрнең 10 проектын карадылар. Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 260 млн. сум тәшкил итә.

Корпоратив заказ бирүчеләр өчен ИТ-чишелешләр һәм сервислар буенча алда баручы Россия тәэмин итүчесе “Ай-Теко” компаниясе “Ай-Теко Новые Технологии” (тат. “Ай-Теко Яңа Технологияләр”) компаниясен оештырды, ул “Иннополис” МИЗда ватан болытлы платформасы һәм виртуаль исәпләү тирәлекләре белән идарә итү чараларын үстерергә планлаштыра.

“ФИКС” ҖЧҖ онлайн сервислар операторларының контент хезмәтләре белән идарә итү буенча платформаны уйлап табу буенча проектны тәкъдим итте, ул партнер программалары өчен бердәм керү ноктасы, түләүле язылуларны куллануның эффективлыгын күпсанлы аналитика буенча инструмент булдырырга мөмкинлек бирә.

“Си Ай Коннект” компаниясенең җитәкчесе проектлар, портфельләр һәм инвестицияләр белән идарә итү буенча программа-аппаратлы комплексны уйлап табу буенча проектны тәкъдим итте.

Резидент булуга кандидат - “УНИТС” ҖЧҖ “Cryptogramm” болытлы сервисын тәкъдим итте. Проект кысаларында “Иннополис” МИЗда, мәгълүматны заманча криптографик саклау чараларын кулланып, болыт хисаплау технологияләрен куллану белән үз программа чишелешләрен уйлап табуын алып барырга планлаштырыла. Компаниянең оештыручысы “Такснет” ЯАҖ булып тора.

Шуннан соң Күзәтү советы әгъзаларына кулланучыларның белем, укый-яза белү һәм мәгарифен үстерүгә юнәлгән төрле темалар буенча интерактив белем веб-сервисын булдыру буенча LeveL90 (“Уровень 90” ҖЧҖ) белем проекты тәкъдим ителде.

“ДомБобра” компаниясенең яшь проектының максаты интернетта бердәм партнерлык программасы белән кушылган кулланучының бәяләү һәм ясалган килешүләр нигезендә кыйммәтне санарга, тәкъдимнәрне эзләргә мөмкинлек бирүче продуктны уйлап табу булып тора.

“Говермедиа Инкорпорейтед” ҖЧҖ кече һәм урта бизнес үсеше өчен платформаны уйлап табу буенча проектын алып бара. Проект эшләп чыгарган продуктлар эшмәкәрлек үсеше проблемасына халыкның катнашуын формалаштыруга юнәлгән.

“Интеллектуальный дизайн” ҖЧҖ “Иннополис” МИЗ территориясендә хосусый һәм корпоратив клиентлар өчен киңәшмәләр һәм очрашулар белән идарә итүгә юнәлгән RAFT сервисын уйлап табуын үткәрергә планлаштыра.

Алдагы проект башкаручыларны эзләү, гариза белән алмашу һәм төзелеш техникасы базарында катнашучыларның коммуникацияләре өчен “СтройкАп” платформасын булдыруны күздә тота.

Иң соңгы программа тәэминатын уйлап табу буенча TATPROJECT проекты презентациясе булды. Программа продукты проектларга һәм оешмаларга тулы функцияле мәгълүмат системасын булдырудан гыйбарәт.

 “Иннополис” МИЗ Күзәтү проекты әгъзалары бөтен проектларны бүген яхшы дип таптылар.

Искә төшерик, бүгенге көнгә Күзәтү советы мәгълүмат технологияләр өлкәсендә эшләүче 15 компаниянең проектын хуплады.

Якын вакытта гаризалар Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгында каралачак, бу “Иннополис” МИЗның резидент статусын алуда соңгы этап булачак.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

 


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

3 сентябрьдә Яр Чаллыда “Мастер” Кама индустриаль паркында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов яңа инвестицион проектны башлап җибәрде: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт итүче спецтехника шассиларына лапас җиһазларын җыю һәм монтаж өчен җитештерү мәйданнары ачылды.

“Колуман Рус” ҖЧҖ – “Колуман” (Koluman) Төркия холдингының бүлендек компаниясе инвестор булып тора. Компаниянең башлыгы Мустафа Колуман церемониядә катнашты.

Чарада катнашкан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина проект турында түбәндәге сүзләрне әйтте:

“3,8 мең метр мәйданда, мәсәлән, “КАМАЗ” шассилары өчен лапас җиһазларын җитештерергә планлаштырыла. Бу беренче чиратта коммуналь спецтехника - KRS70 вакуум-себерү машинасы. Әлеге продукциянең Россиядә аналогы юк. Беренче этапта 30 эш урыны булдырылачак, эшчеләр Төркиядә укыту үзачаклар. Беренче инвестицияләр суммасы – 1,5 млн доллар тәшкил итә”.

Компания шулай ук бөтен Россия территориясендә үзенең продукциягә техник хезмәт күрсәтүен ясачак.

“Бүген үзенчәлекле көн: без бер үк вакытта берничә көчле проект ачтык – “Алабуга”да FordSollers җиңел двигательләрне җитештерү һәм КИП “Мастер”да лапас җиһазларын җитештерү.

Бу Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырылган Америка һәм Төркия инвесторларының проектлары булып тора. Ул инвестицион мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен урынны эзләүчеләр өчен индикатор һәм сигнал булып тора: Татарстанга инвестицияләргә вакыт килеп җитте. Бу табышлы һәм ышанычлы”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

 

Белешмә

Колуман Холдинг елга 12000 транспорт машиналарын тормышка ашырып, Төркиянең машина сәнәгате базарында лидер позицияләрен ала. Компания шулай ук Mercedes-Benz Turk A.S. компаниясе – Төркиянең заманча заводларын ия булган алда баручы авыр йөк машиналары һәм автобуслар җитештерүчесенең зур Төркия акционеры булып тора.

Koluman брендлы лапас җиһазлары булган аэродромлы вакуум-себерүче машиналар Сочи, Тверь һәм Хабаровск аэропортларында инде эшли.


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FordSollers җиңел двигательләрне җитештерү буенча Россиядә беренче заводны ачты.

Бу вакытка кадәр җыелган чит ил машиналарының моторлары чит илдән сатып алынган булган.

Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министрның урынбасары Александр Морозов, ТР инвестициион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, FordSollers Президенты Марк Овенден һәм МИЗ “Алабуга” Генераль директоры Тимур Шагивалеев катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ул FordSollers проектының Татарстанда үсүенә чын күңелдән шат. Татарстанда җитештерүче конкурентлыкка чыдам продуктлар базарда урын табачаклар, ә республика җитештерү өчен иң яхшы шартлар булдырачак дип республика лидеры ассызыклады.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина яңа завод ачышын “шәп” дип билгеләде:

“Татарстан индустрияне үстерү һәм локализацияләү буенча федераль мәсьәләсен, шулай ук чит ил инвестицияләре аша, уңышлы үткәрә.

Бүген ачылган завод шәп булып тора, чөнки без Россиядә дөнья брендының тагын бер җитештерүен булдырабыз һәм тәэмин итүчеләр ватан җитештерүчеләре булып тора. Бу илнең икътисади көчен ныгыту булып тора.

Монда аерым мисаллар: яңа завод илдә җитештерүче Ford машиналарын локализацияләү дәрәҗәсен 45% ка кадәр арттырачак һәм бу инде 2015 елда булачак. “Заволжский моторный завод” ААҖ һәм “Группа ГАЗ” кебек Россия компанияләре двигательләр өчен төп комплект детальләрне (цилиндр блогы, коленчатый вал, блок башчыгы) сатучылар рәвешендә үзен күрсәтәчәкләр, кабызу шәмнәре Bosсh Россия заводыннан кулланылачак, ә мотор маен “Лукойл” сата.

Татарстанга 275 миллион доллар да шәп була”.

“Алабуга” оешмасында двигательләр җитештерүче бөтен күләме СП FordSollers Россия заводларында җитештерүче  Ford машиналарына барачак. Беренче җитештерүче двигатель моделе 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигате булып тора – төрле модификацияләрдә ул 85, 105 һәм 125 ат күәтләрен үстерә. Әлеге модификацияләр Россиядә җитештерүче модельләре Focus, EcoSport, Fiesta булган 30% Форд машиналарында булачак.

Беренче этапта җитештерү күәте елга 105 мең мотор тәшкил итәчәк, ул елга 200 мең моторга кадәр үсә ала.

Яңа җитештерүне булдыруга инвестицияләр суммасы 275 миллион доллар тәшкил итте, заводта 200 эш урыны булдырылды, монда FordSollers вәкилләре сүзләре буенча, заводта эшләүче 95% кешесе – Алабуга районы һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр булып тора, күбесе чит илдә Ford җитештерүләрендә укыдылар.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министрның урынбасары Александр Морозов ассызыклаганча, бүгенге вакыйга Татарстанның инвестицион сөйкемлелек күрсәткече булып тора һәм шул ук вакытта – инвесторлар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының бердәм эше нәтиҗәсе.

 


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген 2 сентябрьдә Министрлар Кабинеты сөйләшүләр залында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия һәм Куба авиациясе корпорациясе президенты (CACSA), генерал-майор Рамон Мартинес Эчеварри белән очрашу үтте.

Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар советы рәисе Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында Куба һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек мәсъәләләренең киң спектры буенча сөйләштеләр, алар арасында сәнәгать, белем алу, медицина өлкәсендә аралашу механизмы һәм перспективалары булды.

Куба Латин Америкада Татарстанның иң мөһим сәүдә-икътисади партнерларның берсе булып тора дип билгелик. Мәсәлән, Куба Татарстанда җитештерелгән вертолетлар һәм медикаментларны сатып ала. Продукция Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Искә төшерик, бу елның апрелендә Куба Республикасының Министрлар Советы рәисенең урынбасары, Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясе рәисе Рикардо Кабрисас Руис җитәкләгән зур делегация Татарстан Республикасына килде.

2014 елның ноябрендә составына ТР ИҮА җитәкчесе кергән Татарстан делегациясе Азатлык утравына FIHAV  32-нче Халыкара Гавана Ярминкәсендә Россия Көнендә һәм Россия экспозициясе ачышында катнашу, шулай ук илнең Хөкүмәт әгъзалары белән сөйләшүләр үткәрү максаты белән килделәр.

Бүген 2015 елның 2 сентябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан нефть, газ һәм химия форумы ачылды.

Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаша.


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

1 сентябрьдә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополиста беренче балалар бакчасын ачты.

“Балалар бакчасы, мәктәп һәм университет яңа шәһәрдә иң мөһим оешмалар булып тора. Әлеге оешмалар бөтен таләпләргә туры килә. Кешеләр монда иң яхшы белем алыр өчен максат белән килергә тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. 


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Республика Көнендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шейх Хамад бен Ибраһим Аль Халиф (Бәхрәйн Корольлеге) белән очрашты. Очрашу “Казан” халыкара ат спорт комплексының сөйләшүләр залында үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Искә төшерик, шейх Татарстанга җомга көнне, 28 августта килде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International