2016 елның 25-26 февралендә IV "Эшчәнлек куркынычсызлыгының заманча проблемалары: Интеллектуаль транспорт системалары" Халыкара фәнни-практикконференциясе Казанда үтәчәк.
Чараны Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты оештыра. Чарада спикер Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак дип көтелә, ул Татарстан Республикасының Дәүләт Советына хатында "Татарстан югары технологияле компанияләргә глобаль базарларга чыгуына һәм бизнесның халыкара икътисади кооперациядә катнашуда активрак ярдәм итергә кирәк" дип ассызыклады.
"Татарстан еш кына инвесторлар өчен Бөтенроссия икътисади һәм инвестицион тирәлегенә чыгу мәйданы булып тора, ә халыкара дәрәҗәдәге чаралар, аеруча югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланган чаралар республиканың танылуын арттыра һәм Татарстанның инвесторлар өчен хаб буларак статусын ныгыта", - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
Конференция эше түбәндәге юнәлешләр буенча үтәчәк:
Интеллектуаль транспорт системалары,
Юл хәрәкәтен оештыру һәм куркынычсызлык,
Зур шәһәрләрдә һәм регионнарда транспорт системалары,
Интермодаль һәм мультимодаль күчерүләр системасы,
Автоматизацияләнгән юллар, идарә, машина йөртү. Тукталыш тирәлеген оештыру,
Мобиль приложенияләр. ГЛОНАСС/GPS системасистемалары һәм транспорт,
Зур күләмле билгесез-стуктурлашкан мәгълүмат һәм ачык мәгълүмат,
Болытлы хисаплаулар. Мәгълүмат саклау. Мәгариф һәм Мәгълүмати-технологик алып бару,
Мәгълүмати куркынычсызлык.
Конференциядә катнашучылар белгечләрнең Россиядә һәм дөньяда Мәгълүмати-технологик алып бару турында фикерләрен белергә мөмкинлек алачак. Махсус күргәзмәдә Мәгълүмати-технологик алып бару базарында компанияләр-лидерлар тәкъдим ителәчәк, алар төрле юнәлешләр буенча үз уйлап табуларын күрсәтәчәкләр.
Өстәмә мәгълүмат: http://mnpk-kazan.ru/
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында Татарстан Республикасының вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республика вәкиллекләре белән эә итү турында отчет белән чыгыш ясады.
ТР ИҮА җитәкчесе дөнья һәм бөтенроссия инвестицион тенденцияләре, Татарстанның инвестицион хәзерге һәм киләчәге, шулай ук иң актив илләр-инвесторлар турында сөйләде – беренче унлыкка Германия һәм Япония керә. ТР ИҮА җитәкчесе әлеге илләрдә Татарстан вәкиллеген ачу мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте.
“Бүген без фәнни тикшеренүләр һәм технологияләргә, шулай ук сәнәгый җитештерү, авыл хуҗалыгы, информацион технологияләр, төзелеш, туризм, медицина һәм мәгарифкә инвестицияләр көтәбез”, - дип билгеләнде.
“Сорауларның киң спектры буенча безнең вәкиллекләрнең югары җаваплылыгын хисапка алып, инвестицион активлылык файдасына приоритетларны кую мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез”, - дип махсус дәүләт органының башлыгы дәвам итте.
“Күп чаралар һәм сөйләшүләр үткәрергә, күп эшли алабыз, әмма инвестицион мәгънәсендә нәтиҗә – конкрет проектларга чит ил капиталын җәлеп итү булып тора”, - дип ИҮА җитәкчесе ассызыклады, монда ул Төркия Республикасындагы Татарстанның вәкиллеген мисал итеп китерде: “Әлеге вәкиллек белән без бу елда заводларны ачуга кадәр проектны җиткердек”. Мәсәлән, бу пластик торбалар җитештерүе булып тора («Дизайн групп» («Мир Холдинг»).
Моннан башка ТР Хөкүмәт әгъзасы вәкилләрне регуляр рәвештә укыту мөмкинлеген карарга тәкъдим итте, “алар республика турында бөтен заманча мәгълүмат һәм инвесторлар белән аралашу хәйләләрен белергә тиеш”.
Әйтелде-ясалды. Татарстанның һәр вәкиленә ТР ИҮА әзерләгән кәгазь һәм электрон вариантта Татарстанның инвестицион сөйкемлелеге турында презентацион материаллар белән мәгълүмати материаллар бирелде.
“Вәкиллекләрдә урында ук инвесторлар белән эш итүдә бик зур мөмкинлекләр бар. ТР ИҮА моны алып барырга һәм ярдәм итергә әзер”, - дип ИҮА җитәкчесе ассызыклады.
Бүген үк Президент Татарстан Республикасына Дәүләт советына хатында түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Татарстанның тышкы элемтәләрен чит илдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясендәге татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлектән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Бу – безнең конкурентлыктагы өстенлегебез.
Аны республикабыз мәнфәгатьләрендә файдаланырга кирәк... Шуның белән бергә, төзелгән шартнамәләргә таянып, Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлекне активрак үстерергә кирәк”.
Искә төшерик, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тиеш интенсив эшчәнлекне алып бара.
P.S. Киңәшмәдә бер катнашучының телефоны шалтырады. Президент кырыслык белән аңа карады, әмма Татарстан гимнын ишетеп, ачуын рәхимлеккә үзгәртте: “Бу дөрес”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Бүген “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.
Беренче мәсьәләне карау нәтиҗәсендә коллегиаль органның рәисе булып яңадан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сайланды.
Корпорациянең Генераль директоры Айрат Назмеев акционер җәмгыятенең эшчәнлеге һәм алдагы эш планы турында доклад белән чыгыш ясады. Бүгенгә ТР Экспорт корпорациясе 30 илдән артык контрагент белән хезмәттәшлек итә, анда Татарстанда җитештерелгән продукция сатыла. Алар арасында вертолетлар, машиналар өчен запас частьләре, нефть чыгару җиһазлары һәм башкалар бар. Корпорация партнерлары арасында Латин Америкасы, Якын Көнчыгыш, Азия, Көнбатыш Европа илләре керә. Алдагы көннәрдә Татарстаннан читтә җитештерелгән продукция ассортиментын киңәйтү, контрагент санын арттыру планлаштырыла.
Директорлар советы әгъзалары хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югары җитештерүчән эш урыннарын булдыру буенча чаралар турында да сөйләштеләр.
Чара ахырында идарә итү коллегиаль органы медицина, интернет сәүдәсе, мәгариф кебек өлкәләрдә перспектив инвестицион югары технологияле проектлар турында доклад тыңладылар.
Талия Миңнуллина тәкъдиме буенча Директорлар советының отчетлы утырышы 2015 елның декабрендә үтәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык посланиесе белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте.
Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Катнашучыларга һәм Татарстан халкына мөрәҗәгать иткәндә, республиканың инвестицион үсешенә зур игътибар бирде.
Рөстәм Миңнеханов республиканың Россия бердәм икътисади, социаль һәм мәдәни тирәлегендә ролен билгеләде: “Татарстан – үзенчәлекле һәм җитешле Россия регионы”.
Президент Татарстанның яңа технологияләр һәм сәнәгать, аеруча эшкәртү сәнәгате үзәге буларак ролен билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты һәм Хөкүмәтенә регион үсешенә ярдәм итү өчен рәхмәтләде. Республика лидеры алдагы уңышларда Стратегия 2030 ның зур мәгънәсен алуында ышаныч белдерде.
Татарстан чит илләр, зур корпорацияләр һәм башка субъектлар белән аралашу өчен ачык, бүген республика 140 тан артык ил белән аралаша дип билгеләнде. “5 ел эчендә чит ил инвестицияләр күләме якынча 7 миллиард доллар тәшкил итте”.
ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстанда 3 нче махсус икътисади зонаны – Зөя регионара мультимодаль логистика үзәген булдыру буенча эшне тизләтергә кирәк. Монда 3 МИЗ нан (“Иннополис”, “Алабуга”, Зөя) торган агломерация (кластер) барлыкка киләчәк, аңа илдә аналог юк һәм көчле синергия эффектын алачак.
Инвестицион инфраструктура объектлары турында сөйләгәндә, ТР Президенты һәр муниципаль районда эффектив сәнәгый мәйдан булдырырга йомыш бирде, төзелүче Иннокам агломерациясенең мөһимлеге турында әйтте һәм Яр Чаллыда урнашкан “Мастер” КИП ның 1,3 млн. кв. метрга кадәр мәйданын арттырудан соң аның дөньяда иң зур ябык индустриаль паркка әйләнүен билгеләде.
Билгеле булганча, республикада системалы кеше капиталын үстерү белән шөгелләнәләр. Бу зур инвестицион проектларны эффектив тормышка ашыру өчен дә кирәк дип әйтте Президент.
“Без тагын да бердәмләнгән, тәҗрибәле һәм амбицияле булдык”, - дип Президент билгеләде. Чыгыш барышында Рөстәм Миңнеханов, республиканың казанышлары – ул бөтен Татарстан халкының күрсәтелгән хезмәте булуын ассызыклап, күп тапкыр Татарстанлылырга рәхмәт белдерде.
Талия Миңнуллинаның аңлатмасы:
“Бүген Президент тәэсирле санны билгеләде: 5 ел эчендә чит ил инвестицияләр күләме якынча 7 миллиард доллар тәшкил итте, һәм бу чик түгел икәнен дә әйтте: инвестицион активлыкны үстерергә, бөтен ресурсларны кулланырга кирәк, бөтен компанияләрнең үз бизнесын урнаштыру һәм бөтен Россия буенча алга таба мавыктыру, глобаль базарларга югары технологияләрнең чыгу өчен мәйдан булып Татарстанны сайлавын булдырырга кирәк.
ТР ИҮА Президент сүзләренә таянып эшли. Без Рөстәм Миңнехановның инвесторлар белән эшенә зур игътибар бирүен беләбез һәм бергә күбесен булдыра алабыз”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында үтүче мини-футбол турнирында уңышлар күрсәтә.
Барлык мини-футбол турнирында 27 команда(8 группада) катнаша.
Группа этабындагы уеннар Казанның өч мәйданында – “Олимпиец” СК, “Ватан” УСК һәм “КАИ-Олимп” КСК да үтте.
26 сентябрьдә “Олимпиец” СК да үткән матчлар нәтиҗәләре буенча ТР ИҮА ярышларда 1/8 финалына чыкты.
Үз группаларында командалар-җиңүчеләр 3 октябрьдә плей-офф уеннарын үткәрәчәк, ә полуфинал уеннары, 3 нче урынга матч һәм финал 4 октябрьдә үтәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
24 сентябрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина Россия фәннәр академиясе (РФА) үтенече буенча Вице-президент Фэн Чжунпин башлыгында Заманча халыкара мөнәсәбәтләр Кытай Академиясе делегациясе белән очрашты.
Ул Кытайда иң зур, иске һәм абруйлы граждан фәнни –тикшеренү институтларның берсе булып тора, ул халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнүдә специальләшә. Тышкы сәясәт һәм халыкара мөнәсәбләр мәсьәләләре буенча Кытайның “ми уйлану” рекомендацияләре КХР җитәкчелегенә турыдан туры бара.
Очрашу барышында инвестицион агымнарның бүленеше һәм дөнья икътисадына, аеруча Кытай һәм Россия Федерациясенә Ефәк юлының тәэсире турында фикер алыштылар.
Презентация кысаларында Талия Миңнуллина фәнни –тикшеренү институтының вәкилләренә Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы турында җентекләп сөйләде, монда ул республиканың Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында, шулай ук Мәскәү-Казан ЮТМ төзелеше кебек дөнья инвестицион проектын тормышка ашыруда КХР белән актив аралашуны ассызыклады.
Югары тизлекле магистраль Мәскәүдән Казанга 3,5 сәгать эчендә җитергә мөмкинлек бирәчәк, ә проект хакы 1 триллионнан артык сум итеп бәяләнә. Бу Куөнбатыш Европа, Россия һәм Кытайны бәйли торган зур яңа Ефәк Юлының өлеше генә булып тора”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
Институт вәкилләре билгеләгәнчә, мәсәлән, КХР Россия Федерациясе стратегик мөнәсәбәтләрен үстерүдә кызыксына, ә Татарстан бу процесста иң мөһим рольләрнең берсен уйный.
Очрашу нәтиҗәсендә алдагы хезмәттәшлеккә килештеләр.
Белешмә
Заманча халыкара мөнәсәбәтләр Кытай Академиясе 1980 елда барлыкка килде. Ул 11 тикшеренү институтыннан тора.
Институт Россия фәнни-тикшеренү үзәкләре белән актив аралаша.
Шулай, 2013 елда Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты белән “Тын океан куркынычсызлыгының яңа моделе” темасына бердәм эш турында килешүгә килделәр, 2014 елда Халыкара эшләр буенча Россия советы белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина профильле эшлекле группа әгъзалары, алар арасында КХР эшлекле даирәләре вәкилләре белән Татарстан-Кытай агросәнәгать инвестицион фондын булдыру һәм аның функцияләштерү механизмы буенча фикер алышты.
“Хәзерге көнгә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы берничә авыл хуҗалыгы проектларын сайлый, аларга фондтан акча биреләчәк. Татарстанның инвестицион сәяәсәтендә яңа институты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча булдырыла. Монда башта сүз агросәнәгать комплексы кебек стратегик мөһим өлкәсендә югары һәм экологик технологияләрне финанслау турында баруые билгелибез”, - дип эшлекле группа әгъзасы булган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина билгеләде.
Моннан башка КХР бизнес даирәләр вәкилләренең визиты кысаларында Татарстанның банк секторының топ- менеджерлары белән очрашулар үтте.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
21-22 сентябрьдә Индустриаль парклар ассоциациясе (ИПА) Татарстан Республикасының инвестицион инфраструктура объектларына танышу турын үткәрде.
Делегация Ассоциация составына керүче 2 объектын карады: “Мастер” КИП һәм “Алабуга” МИЗ.
“Мастер” индустриаль паркында Россия Федерациясенең башка субъектларыннан кунаклар "Хайер Электрикал Эпплаенсис РУС" ҖЧҖ, ИП Харисов, "Хитон-пласт 2" ҖЧҖ, "ТатПром‐Холдинг" ҖЧҖ кебек эшханәләр эше белән таныштылар.
“Алабуга” МИЗда махсус икътисади зонаның презентациясе оештырылды, шулай ук МИЗда булган “Синергия” һәм “А Плюс Парк” индустриаль парклар каралды. Узган елда FDI авторитетлы журнал буенча “Алабуга” индустриаль парклары иң яхшы дип танылды.
Ассоциация вәкилләре өчен, шулай ук, МИЗ мәйданы буенча экскурсия оештырылды, аның барышында кунаклар «КАСТАМОНУ», «ИНТЕРСКОЛ-Алабуга», «Форд Соллерс Елабуга» заводларын карадылар.
Чараларда Белгород, Ленинград, Свердловск өлкәләре, Мәскәү, Татарстан Республикасы вәкилләре, ИПА аппараты хезмәткәрләре катнашты. Делегация әгъзалары арасында Россиядә беренче сертификат алган индустриаль парк – “Химград” Технополисы вәкилләре - “Химград” Технополисы идарә итүчесе – “УК “Идея Капитал” Генераль директоры Алексей Грушин һәм “РПМ” ҖЧҖ Директоры Геннадий Филатов булды.
Ассоциация әгъзаларының Татарстан Республикасының Кама икътисади зонасы индустриаль паркларын карау Россия регионнары арасында тәҗрибә белән алмашу, Россия Федерациясенең индустриаль паркларын булдыру һәм үстерү буенча масштаблы программасының дәвамы булып торды.
“Химград” технополисы, “Алабуга” МИЗ, ИПА матбугат хезмәтләре материаллары буенча
Белешмә
Индустриаль парклар ассоциациясе – Россиянең күп индустриаль парклары һәм сәнәгый төзелеш өлкәсендә хезмәт бирүчеләрне берләштерүче коммерцияле булмаган оешма.
Ассоциация әгъзалары Россия Федерациясенең 43 субъекты территориясендә 65 индустриаль паркының вәкиле булган 100 юридик шәхес булып тора. Индустриаль паркларның идарә итүче компанияләр белән бергә Ассоциациягә региональ үсеш, консультацион, проект ясаучы һәм төзелеш компанияләре керә.
22 сентябрьдә Татарстанда “Машинасыз Көн” узды.
Әлеге халыкара дәрәҗәдәге символик акция шулай ук альтернатив хәрәкәт итү чараларын куллануын популяризацияләүгә юнәлгән.
Бу көндә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре эшкә метро, автобус, велосипедтан һәм җәяү барып җиттеләр.
Кирәк булганда хезмәт машиналарын куллану максималь минимальләштерелде.
Белешмә
Беренче тапкыр Машинасыз Көн Швейцариядә 1973 елда үтте, шул вакытта ил хакимияте ягулык кризисы аркасында гражданнарны дүрт көнгә машиналарны кулланудан баш тартырга чакырды.
Бу елда акциядә 35 илдән 100 миллионнан артык кеше катнаша.
Бөтен дөнья буенча акция “Шәһәр – кешеләр өчен тирәлек, яшәү өчен тирәлек” девизы астында үтә.