ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

 

Чәршәмбе, 7 октябрьдә Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында (Сокуры авылы) Benkons Group Әзербайҗан компаниясенең соклар җитештерү буенча завод һәм логистик үзәкне төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашыруга багышланган тантаналы церемониясе үтәчәк. Сәгать 10-00 башлана.

Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Проектны тормышка ашыру турында килешү Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия МИңнуллинаның 2014 елның декабрендә Әзербайҗан Республикасына визиты барышында булдырылды. 2015 елның 3 февралендә Агентлык Коллегиясендә проект Татарстан Президентына күрсәтелде һәм компания һәм ТР ИҮА арасында аралашу турында килешүгә кул куелды.

Завод экологик чиста җиләк-җимешләрдән натураль соклар җитештерүендә махсуслашачак.

Татарстанда проектка инвестицияләр күләме 4 млрд. сум тәшкил итәчәк. Минималь проектлы җитештерүчәнлек – елга 53 856 000 литр. Татарстанда брендны локализацияләү нәтиҗәсендә 250 дән артык туры эш урыны барлыкка киләчәк.

Завод һәм логистик үзәк 2017 елның башында эшли башлачак дип планлаштырыла.

 

Белешмә

“Benkons Group” Әзербайҗанда һәм башка илләрдә төрле өлкәләрдә эшләүче алда баручы компанияләрнең берсе. Группага бүген төрле өлкәләрдә яхшы урыннар алган берничә компания - “Benkons Import”, “Benkons Export”, “Benkons Construction” керә.

“Benkons Import” Әзербайҗанда киң кулланыла торган товарларны сату белән шөгелләнә. 30 дан артык илдә партнерлык килешүләр бар, аларның күбесе дистрибьютер контрактлары булып тора. 2011 елдан компания PepsiCo International ның стратегик партнеры булып тора һәм компаниянең газлы продуктларның Әзербайҗан территориясендә җитештерү һәм сатуга франчайзинг алды. Шул брендлар арасында «Pepsi», «PepsiLight», «Mirinda», «MountainDew», «AcquaMinerale», «Lipton»IceTea бар. “Benkons Construction” төзелеш компаниясе төзелеш секторына аерым урын ала, аның административ, офис, торак, җитештерү йортларын проектлау һәм төзүдә практик тәҗрибәсе бар һәм тулы хезмәт комплексын тәкъдим итә (концепция һһәм техник чишелешләрне уйлап табудан төзелеш эшләрен ясау һәм эшкә кертүгә кадәр). “Benkons Construction”компаниясе шулай ук кара металлдан панельләр һәм металл корылмаларны, витрина суыткычлары һәм супермаркет җиһазларын сата.

“Benkons Export” “Gilan Holding” продукциясенең (джем, компот, кайнатма, тозлы яшелчәләр һәм башка) Европа, Азия һәм Америка илләренә эре экспортеры булып тора.

 

ММЧ аккредитациясе

Аккредитация өчен 6 октябрьнең 16-00 га кадәр Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәтенә түбәндәге мәгълүмат җибәрергә кирәк: журналистның фамилия, исем, атасының исеме, туу датасы, телефон номеры.

Электрон почта:  iskander.ahmedov@tatar.ru яисә тел. 8(843) 570-40-05.

Журналистлар өчен автобус булачак.

7 октябрьдә 8-00 дә китә (Петербург урамы, 50).


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Япония консультатив советы һәм Япония  корпорацияләре башлыклары белән очрашу турында

- Куанычлы хәбәрем: Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Япония консультатив советының 6 нчы утырышы Казанда үтүнең зур мөмкинлеге бар.

Моның турында Россия Федерациясенең Хөкүмәт рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович һәм Россиядәге Япониянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тикахито Харада рәислеге астында бүгенге (5 октябрь) утырышта билгеле булды.

Эш 5 төрле юнәлеш буенча тәзелде, һәрберсе буенча Россия һәм Япония вәкилләре доклад ясадылар. Энергоэффективлык һәм энергия саклау, медицина, авыл хуҗалыгы, шәһәр тирәлеге, инфраструктура һәм башка кебек мәсьәләләр каралды.

Татарстанның Япония белән уңышлы эш итү доклады белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, анда ул иң зур проектлар, аеруча “Аммоний” заводы, КФУ һәм Япония галимнәренең фәнни-мәгариф проекты турында сөйләде. Төп чыгыш ясаучыларның берсе “Эйдос-Медицина” компаниясенең Генераль директоры булды.

Монда гына делегациянең эше тәмамланмады. Мәсәлән, без Татарстан белән хезмәттәшлек итүче Джунтендо Университетын карадык. Президентның “Соджиц Корпорейшн” һәм “Мицубиси Хэви Индастриз” җитәклеге белән очрашу узды.

 

Япониядәге Смарт Сити турында

- Хосусый инвесторлар акчасына Япониядә “акыллы шәһәр” – “Смарт сити Фуджисава” уңыш белән төзелә. Бәясе – 60 миллиард йен.

Бу уникаль, экологик проект. Бүгенгә анда 230 йорт төзелде һәм якынча 700 кеше яши. Югары технологияле авыл видеокамералар белән җиһазланган. Шәһәр күп халыклы, анда электричество белән тәэмин итүче кояш батареялары һәм балалар артыннан карарга, исәпләүләрне алып барырга һәм экологик күрсәткечләр артыннан онлайн режимда карарга мөмкинлек бирүче мәйданы якынча 120 кв. м. булган кечкенә хосусый йортлар бар.

Монда ук экоавтомобильләрне прокатка бирү бар: кешеләр хосусый машиналарда түгел, ә арендага алынган машиналарда хәрәкәт итәчәкләр дип планлаштырыла.

Без Япония тәҗрибәсен Иннополис, “Смарт Сити Казан”ны тормышка ашыруда куллана алабыз.

 

Киотода форум турында

- 4 октябрьдә Киотода “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (Science and Technology in Society) еллык халыкара форумы эшли башлады. Ул “Азия Давосы” булып тора, анда 1000 нән артык кеше җыела.

Киләсе елда Татарстан делегациясе форумда тагын да актив һәм эшлекле катнашачак – бу Татарстан-Япония мөнәсәбәтләренең үсеше өчен көчле мәйдан.

 

 



3
октябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республиккасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Россиянең туризм буенча Федераль агентлыгының җитәкчесе Олег Сафоновка Татарстан Республикасының туризм өлккәсендә инвестицион проектларын тәкъдим иттеләр.

“Сочи-2015” Халыкара инвестицион форумның Татарстан павильонын караган Ростуризм башлыгы Казанга, Болгар борынгы шәһәренә, Зөя шәһәр-утравына виртуаль прогулка ясады һәм WorldSkills2019 дөнья чемпионатын үткәрү өчен төзелүче KazanExpo күргәзмә үзәге нинди булачагын күрде.

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина федераль хезмәттәшенә республика инвестицион үсешендә туризм иң приоритетлы өлкәләрнең берсе булуын әйтте.

Татарстан Республикасында туристик кластерын булдыру презентациясе кысаларында шулай ук Югары Ослан, Балык Бистәсе, Спасс, Кама-Устьинск районнарының проектлары каралды.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


2
октябрь, 2015 ел
җомга

“Сочи-2015” халыкара инвестицион форумы кысаларында Россия Икътисади үсеш министрлыгы, “ДХП үсеш үзәге” Ассоциациясе ярдәмендә регионнар өчен “Россия Федерациясе субъектларында ДХП проектларын тормышка ашыруның биш аспекты” семинары үтте.

Чарада Татарстан Республикасыннан дәүләт-хосусый партнерлык халыкара стандартларын уйлап табу һәм алга таба мавыктыру мәсъәләләре буенча җаваплы шәхес – ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Яңа мөмкинлекләр тулысынча бары тик махсус аңлатмабулганда гына тормышка ашырыла алачак дип чараны оештыручы комитет элек билгеләде. Семинарда катнашучыларга методик материаллар – дәүләт-хосусый партнерлык турында яңа канунын куллану буенча кулланма тәкъдим ителде.

Семинар кысаларында кабул ителгән Федераль канунның төп яңалыклары буенча аңлатмалар каралды, алар алдагы вакытта Федерация субъектларында проектларны уңышлы башлап җибәрүгә турыдан туры тәэсир итәчәк.

Мәсәлән, регионнар вәкилләренә проектны тормышка ашыру турында тәкъдимнәрне карау үз эченә 3 этапны кертә дип аңлаттылар: дәүләт яисә муниципаль орган проектны карый (әлеге этап проектны хосусый партнер – коммерция структурасы уйлап табу вакытта актуаль булып тора), проектның эффективлыгын билгеләү һәм аның чагыштырма өстенлеген билгеләү максатында ДХП, МХП проектның тормышка ашыру турында вәкаләтле орган карый, ДХП, МХП проектын тормышка ашыру турында карар итү.

“Бүгенге семинар Федерация субъеклары, шулай ук Татарстан өчен бик файдалы: федераль канун кабул ителгән, ДХП форматында тормышка ашыручы дөнья мастабындагы проектны – “Мәскәү – Казан” ЮТМ тормышка ашыруда республиканың катнашуы, моннан башка республика РФ регионнары арасында дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) үсеше дәрәҗәсе буенча икенче урынны ала һәм бу урында тукталмый”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Касторама РУС” ҖЧҖ Күчемсез милек һәм үсеш буенча директоры Мишель Шез белән очрашты. ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина канташкан очрашу “Сочи-2015” Халыкара инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасының павильонында узды, аны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде.

Президент билгеләгәнчә, “Касторама” Россия базарында шул бренды булган продукциянең киң таралган ремонт һәм өй өчен товарларда махсуслашкан данәләп сатучы иң зур компанияләрнең берсе булып тора.

“Безнең республикада ремонт һәм өй өчен товарлар сату буенча данәләп сатучы челтәрләр рәте уңышлы эшли. Без “Касторама” кебек компаниянең Татарстан базарына килүгә шат булабыз”, - дип ТР Президенты ассызыклады.

Мишель Шез үз чиратында Татарстанның яхшы партнер һәм Россиянең икътисади көчле регион буларак дөньяда танылган булуын билгеләде.

Очрашу нәтиҗәсендә Татарстан Президенты Талия Миңнуллинага респуубликада “Касторама” брендын локализацияләү өчен җирне сайлап алырга тапшырды.

Хәзерге вакытта брендның Татарстанда локализацияләү мәсьәләсе карала. 

РФ Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев “Сочи-2015” Халыкара инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасының павильоны белән танышты.

Аның белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булдылар.

РФ Хөкүмәт рәисе ТР ИҮА җитәкчесе элек игълан иткән “телепортация” аша Татарстанга килде.

Дмитрий Медведев киләчәк Татарстанга виртуаль сәфәр ясады, анда ул Kazan Expo конгресс-күргәзмә үзәге – “WorldSkills Competition-2019” профессиональ осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрү урыны белән танышты. Әлеге үзәкнең ябылган күргәзмә мәйданнарның тулай мәйданы 70 мең кв. метрдан, ә ачык күргәзмә мәйданнарның 108 кв. метрдан күбрәк була ала. Алдагы вакытта Kazan Expo дөнья дәрәҗәдәге башка чараларны үткәрү урыны булып торачак.

Федераль хөкүмәт башлыгы эш профессиясе вәкилләре өчен укыту һәм квалификацияне күтәрү өчен махсус тренажерларны бәяләде, автомеханиклар һәм сваркачылар өчен инновацион механизмнарын кулланып карады. Мәсәлән, Бу аппаратларда Казанда үтәчәк “WorldSkills Competition-2019” профессиональ осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны әзерлиләр.

Моннан башка, Татарстан экспозициясендә «Инвестицион инфраструктура», «Оешмалар», «Инвесторлар», «Электрон Татарстан», «Туризм» тәкъдим ителде.

Дмитрий Медведев экспозиция дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Татарстан делегациясенә уңышлар теләде.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

(шулай ук ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

 

Бүген “Сочи” Халыкара мәгълүмати форум кысаларында үткән ТР социаль-икътисади үсеш максаты булган мәгълүмати-түләү хезмәтләре өлкәсендә Татарстан һәм MasterCard халыкара түләү системасының килешүе булдырылды.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MasterCard  Тиз үсүче Европа базарлары регионының президенты Белла Ставчански документ астына имзаларын куйдылар.
Килешү заманча түләү технологияләр һәм акча түләнми торган расчет аша түләүне тагын да киңрәк кертүгә юнәлгән үзара бәйләнгән проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге турында булып тора.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның MasterCard белән хезмәтәшлеге берничә ел эчендә дәвам итә. MasterCard технологик чишелешләр Универсиада-2013, “Электрон хөкүмәт”, “Мәктәб картасы” һәм башка проектларда киң кулланылды. “Безнең партнерлык мөнәсәбәтләр алга таба да үсәчәк дип өметләнәм”, - дип Рөстәм Миңнеханов өстәп әйтте.
“Без Татарстан белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәгә чыгуга бик шат. MasterCard республиканың безнең технологик чишелешләр өстенлекләренә һәм мөмкинлекләргә нигезләнгән яңа проектлар үсешенә әзерлеген югары бәяли, - дип Белла Ставчански билгеләде. – Инновацион түләү технологияләрен кертү - MasterCard ның Россиядә эшнең стратегик юнәлешләрнең берсе булып тора”.
Якын вакытта яклар түләү- идентификацион инструмент – “Татарстан Республикасында яшәүченең картасы”н булдыру өстендә бердәм эшне башлап җибәрәчәкләр. Шулай ук республикада транспортта, медицина һәм мәгариф өлкәләрендә, спорт объектларында акча түләнми торган расчет аша түләүне (шулай ук MasterCard контактсыз технологияләрне кулланып) кабул итү челтәрен интенсив үстерү буенча эш дәвам итәчәк.
 
Талия Миңнуллинаның аңлатмасы:
“Татарстан Президенты республиканың дәүләт советына посланиесында Татарстан югары технологияле компанияләрнең глобаль базарларына чыгуга һәм бизнесның халыкара икътисади кооперациясендә катнашуга актив ярдәм итергә кирәк дип ассызыклады.
Шундый килешүләр – Татарстанның дөнья брендлары белән кооперациянең мисалы. Мәсәлән, бүген кул куелган килешү нигезендә MasterCard белән бергә шәһәрдә һәм “Иннополис” махсус икътисади зонасында “Акча түләнми торган расчет белән шәһәр” (рус. “Город без наличных”) концепциясе тормышка ашырылачак.
Һәм бу аралашу башланды гына”.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(шулай ук ТР Президенты һәм MasterCard Матбугат хезмәтләре мәгълүматлары кулланылды)

Бүген инвесторның регионга килүе еш кына губернатордан тора, әмма бу системалы эш белән билгеләнергә тиеш дип Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев ассызыклады. “Урыннарда инвестицион климат. Уңышның серләре” темасы булган “Сочи-2015” халыкара инвестицион форумы кысаларында Хөкүмәт рәисе катнашуы белән уйлану үтте.

 

Дмитрий Медведев икътисад өлкәсендә дәүләт идарәсе осталыгы турында да сөйләде: кризис белән көрәшергә һәм оешмаларга булышырга гына түгел, әмма озак вакытлы максатны күрергә һәм аңа таба барырга кирәк.

“Субъектларның җитәкчеләре көндәлек эшләрне булдыру гына түгел, әмма максатны күрү һәм аңа таба баруы кирәк”, - дип югары федераль башкарма органының башлыгы ассызыклады.

Стратегик инициативалар агентлыгының Генераль директоры Андрей Никитин билгеләгәнчә, илдә муниципаль дәрәҗәдә инженер инфраструктурасы һәм административ барьерлар белән проблемалар бар, бу мәсьәләләрне чишергә кирәк.

Элек форумның пленар утырышында чыгыш ясаганда, Россия Хөкүмәтенең рәисе изоляция булмаган импорт алмашу өчен акча кирәк, шул ук вакытта илнең ресурслары чикләнгән, шуңа күрә хосусый капиталга күп вакытта нигезләнә дип билгеләде. “Инвестицияләр артыннан йөгерергә кирәк”, - дип Дмитрий Медведев ассызыклады.

“Шуның өчен Татарстан икътисад үсешенең драйверы буларак хосусый инвестицияләргә нигезләнә. Системалы һәм үзара табышлы нигездә төзелгән инвесторлар белән системалы, нык эш – Россиядә лидер булган Татарстан инвестицион моделенең аерылгысыз элементы”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели. Искә төшерик, Татарстан 2015 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле буенча Милли рейтингында җиңде.

Туры инвестицияләр буенча Россия фондының (ТИРФ) Генераль директоры Кирилл Дмитриев инвестор белән уңышлы эш итүнең төп элементларын билгеләде.

Регионның төп проектларын сайларга кирәк, губернатор командасы зур роль уйный; регионның өстенлекләрен белергә кирәк; уңышларның тарихын киң беленүе кирәк. Моннан башка Туры инвестицияләр буенча Россия фондының башлыгы ассызыклаганча, инвестицион фондлар белән аралашырга кирәк, ТИРФ үзе теләсә нинди табышлы проектка акча салырга әзер.

Сессия кысаларында Ачык хөкүмәт һәм Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы үткәргән муниципаль дәрәҗәдә иң яхшы идарә чишелешләрен табу буенча конкурс нәтиҗәләре, шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы уйлап тапкан Муниципаль тәҗрибәләр атласы тәкъдим ителде.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Сочи-2015” Халыкара инвестицион форумы эшли башлый.
Форум чараларында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация катнаша, аның визитын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде. 

 Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Абхазия Республикасының Президенты Рауль Хаджимбега һәм эшлекле даирәләргә Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын презентацияләде. Чара Абхазия Республикасының башкаласында – Сухумда үтте, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация визит белән килде.
ТР ИҮА җитәкчесе  Татарстанның икътисади потенциалы, шулай ук республиканың инвестицион үсеше, сәнәгате һәм мәгарифе турында җентекләп сөйләде.
“Татарстан-Абхазия” түгәрәк өстәле кысаларында яклар рспубликалар арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шулай ук агросәнәгать секторы һәм туризм турында фикер алыштылар.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International