“Алабуга” махсус икътисади зонасында барллык резидентлар саны 49 га кадәр үсте. Барлык инвестицияләр күләме 154,9 млрд сум тәшкил итте.
Моның турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында 13 сентябрьдә үткән МИЗ Күзәтүче советы утырышында билгеле булды.
Бүген Харбинда “Россия регионнары көннәре”ндә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия, Кытай һәм Азия-Тын океан регионы эшлекле даирәләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәүдә-икътисади потенциалы презентациясен үткәрде.
Бүген Харбинда (КХР) 2-нче Россия-Кытай ЭКСПО да Агросәнәгать комплексын үстерү буенча Татарстан-Кытай фондын (Татарстан-Кытай Агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру турында килешүгә кул куелды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Jinggong International Group Co. LTD (Кытай) компаниясенең Башкарма директоры Лю Хуаньлин әфәнде документ астына имзаларын куйдылар.
“Бүген тарихи вакыйга. Без Татарстан һәм ил өчен мөһим булган агросәнәгать комплексына яңа югары технологияле инвестицияләр өчен юл ачабыз”,- дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
Элек 24 сентябрьдә Казанда ТР ИҮА Татарстанның АСКна инвестицияләүдә махсуслашкан фондны булдыру турында әйтте. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча әлеге мәсьәләне 2015 елның 5 августында үткән Jinggong International Group Co. LTD компаниясе белән очрашу нәтиҗәсендә булдырылган махсус эшлекле группа карады.
Мәсәлән, Кытай инвесторлары үсемлекчелек, ашлык, кукуруза үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, терлекчелек, ашлык амбарларын төзүдә бердәм проектларда кызыксынуын белдерделәр.
Эшлекле группаның әгъзасы булган Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы фондтан акча биреләчәк авыл хуҗалыгы проектларын сайлый, сүз АСКда экологик һәм югары технологияләргә финанс ярдәм итү турында бара.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясенең губернаторы Вэй Хун белән очрашуда катнашты.Чара провинциянең административ үзәге булган Чэнду шәһәрендә узды.
Очрашу “10+1” форматында үтте, Кытай ягыннан регионның Халык Хөкүмәте Секретариаты, Үсеш һәм реформалар эшләре буенча комитеты, Икътисад һәм мәгълүматлаштыру буенча комитеты, Коммерция эшләре департаменты җитәкчеләре (рәисләре) һәм башкалар катнаштылар.
Губернатор билгеләгәнчә, Сычуань КХР икътисади үсеш алган провинциясе булып тора, ул Татарстан Республикасы белән аралашу үсешенә әзер. ТРП (рус. ВРП) структурасында сәнәгать 44%, ә авыл хуҗалыгы 16% тәшкил итә.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан һәм Сычуань провинциясе компанияләренә зур бердәм икътисади проектлар, алар арасында инвестицион проектларны тормышка ашыруга чыгырга кирәк, шулай мәсәлән Кытай компанияләре эшли.
Очраашу барышында энергетика, төзелеш, машина төзелеше, азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы сәнәгате секторы һәм башка секторларда алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.
Белешмә
Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында августта хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды, регионнар «Идел- Янцзы” бердәм региональ группасы эшендә актив катнашалар.
Татарстан һәм Сычуань Мәскәү-Казан Югары тизлекле магистраленең өлеше булган “Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры проектын тормышка ашыруда катнашалар.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Элек KASTAMONU Европа берләшмәсе, Бәйсез Илләр Бердәмлеге илләренә продукция китерүен башлады. Компаниянең СЕ Европа сыйфат сертификаты һәм FSC экологик таныклыгы бар, алар ярдәмендә KASTAMONU Европа берләшмәсе илләренең базарларына оптимизм белән карарга мөмкинлек бирә.
“Алабуга”да агач эшкәртү заводын башлап җибәрү белән клиентларга 7 млн м² тан артык ТМ «Floorpan» ламинат идән капламалары төяп озатылды. Ламинат җитештерүенең проектлы күәте 20 млн м² тәшкил итә, һәм перспективада компания бу күләмнәргә 2016 елда чыгырга тиеш. Шулай ук заводның 2016 елның башында икенче чиратының башлап җибәрелүдән соң МДФ/ХДФ плитәләрен җитештерү елга 1 млн м³ тан артачак.
KASTAMONU Вице-президенты Онур Гювен түбәндәге сүзләрне билгели: “Расланган үсеш стратегиясенә таянып, без агач плитәләрен җитештерүен үстерү генә түгел, әмма продукцияне башка илләргә сату географиясен план буенча киңәйтергә дәвам итәбез. Бүген, Россия ламинат базары күләменең төшүгә карамастан, Россиядә урнашкан җитештерүчеләр өчен уңай хәл килеп чыкты. Европа һәм Кытайдан сатучылар бәя/сыйфат бәйләнеше буенча конкуренцияне чыдый алмый башладылар һәм безнең продукцияне башка илләрдә югары сорый башлыйлар. Хәтта ламинат җитештерүчеләре шактый зур булган Кытай базары керерлек булды. Югары сыйфат, заманча тренд декорлары һәм сөйкемле бәя кулланучыларның соравы нигезендә ята, һәм без әлеге факторны максималь исәпкә алырга тырышабыз”.
Элек Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина берничә тапкыр яңа икътисади хәлнең, аеруча инвесторлар өчен, яңа мөмкинлекләрне булдыруын ассызыклады: “Сумның курсы чит ил инвесторлары белән мөнәсәбәтләрдә яңа позитив алып килде: җир ресурслары, эш көчен алырга җиңелрәк. Яңа механизмнар булдырылды, алар ярдәмендә зур инвестицион проектлар тормышка ашырылачак, димәк икътисад яңа көчле үсеш импульсын алачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Әлеге максатларны ирешү өчен без Татарстан Республикасының инвесторлар клубы кебек инструментны кулланабыз, аның кысаларында, мәсәлән, Татарстан җитештерүчеләренең экспорт мөмкинлекләренә ярдәм итү мәсьәләләре карала.
Искә төшерик, туры диалог һәм инвесторларга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасының инвесторлар клубы барлыкка килде – ТР ИҮА карамагындагы киңәшмә органы, утырыш сентябрьдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән үтте.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, “Алабуга” МИЗ Матбугат хезмәте материаллары да кулланылды
Tatarstan Rustam Minnikhanov.
TIDA Press Service, materials of the Press Service of the SEZ "Alabuga" were used
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “АЛАБУГА” Сәнәгый-җитештерү тибындагы Махсус Икътисади Зона” Ачык акционер җәмгыятенең Директорлар Советының әгъзасы булып сайланды.
ТР ИҮА җитәкчесе исеменә килгән 2015 елның 7 октябреннән Директорлар Советының рәсми белдерүендә яңа сыйфаттагы уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерелде.
Талия Миңнуллина ААҖның 34% на ия булган ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы исемменнән куелды. Барлыгы Директорлар Советында 7 әгъза бар.
Искә төшерик, ТР ИҮА инвестицияләрне җәлеп итүче, инвестицион проектларны алып баручы һәм “бер тәрәзә” принципы буенча инвестицион инфраструктура объектлары белән эшләүче дәүләт органы булып тора.
Республикада иң зур инвестицион инфраструктура объекты – “Алабуга” МИЗның төп максаты сәнәгый җитештерү өлкәсендә инвестицион проектларны тормышка ашыруда Россия һәм халыкара компанияләр өчен уңай шартларны булдыру аша Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының икътисад үсешенә ярдәм итүдән гыйбарәт.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте