ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясенең “Аалто” Университеты җитәкчелеге белән очрашуда катнашты. Очрашу Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Финляндиягә эш визиты кысаларында уза.

Аалто Университеты – Финляндиянең иң алда баручы югары уку йортларының берсе. Университетта 20 000 студент укый, аларның 11,6% - чит ил студентлары, 200 кеше – Россиядән. Анда 5 000 кеше, алар арасында 400 профессор эшли. Укыту Бакалавр, Магистр һәм Доктор программаларына технология, бизнес һәм сәнгать өлкәләрендә бара.

“Аалто вәкилләре билгеләгәнчә, университетта заманча мәгариф һәм фәнни технологияләр Төньяк Европада үсеш алган эшмәкәрлек тирәлеге белән бергә бара, без шул үзенчәлектә үзебез ышандык.

Монда “Стартаплар саунасы” – башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен дөнья дәрәҗәдәге инструмент, Финляндиянең кече һәм урта IT-компанияләр үсеше өчен акселератор, Design Factory, дөнья буенча күп булмаган өч аккредитация - AACSB, AMBA, EQUIS алган әлеге университетның Бизнес мәктәбе эшли.

450 миллион евро тәшкил иткән университетның бюджетына акча Финләндиянең Мәгариф министрлыгы, Европа Берләшмәсе һәм башка оешмлар кертү кызык.

Үз гореф-гадәтләрен саклап, әлеге бизнес белемнең уңышлы халыкара интеграциянең тәҗрибәсе Татарстанда кеше капиталын үстерүдә шактый файлады булачак. Мәсәлән, ИҮА өчен аеруча стартапларның эре эшмәкәрләренә әйләнү юлы кызык”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

ТР ИҮА җитәкчесе Финләндиядәге Россия Сәүдә вәкиллегендә үтәчәк Финляндия-Татарстаан эшлекле форумда һәм башка чараларда катнашачак.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

13 ноябрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе карамагындагы коррупциягә каршы тору комиссия утырышы узды. Чара ТР ИҮАның конференция залында үтте.

Утырышта берничә мәсьәлә каралды.

Мәсәлән, Татарстан Республикасының башкарма хакимият органныры, Татарстан Республикасы буенча федераль органнарның территориаль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы буенча муниципаль районнарның урынлы идәрәләр һәм шәһәр округларының республика территориясендә коррупциягә каршы тору чаралары, шулай ук уздырган мониторинг нәтиҗәләре буенча конкрет нәтиҗәләрне ирешүгә юнәлгән коррупциягә каршы тору чаралары эшчәнлегенең эффективлыгын мониторинглау нәтиҗәләре каралды. Масштаблы тикшерү 2015 елда Социаль-икътисади мониторинг буенча ТР Комитеты үткәрде.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 12 ноябрендә КХРда Европа һәм Кытай 10-нчы Инновацион-технологик кооперация форумы тәмамланды, аның эшендә Татарстанның Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры делегациясе катнашты.

Чарада Россия, Кытай, Бельгия, Германия, Ирландия, Мальта, Испания, Төркия, Бөекбритания, Чехия Республикасы, Финляндия, Франция, Италия, Люксембург, Польша, Швеция эшлекле даирәләре вәкилләре катнаштылар.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2014 елда Татарстан Республикасында агач эшкәртү заводын башлап җибәргән KASTAMONU компаниясе МДФ/ХДФ плитәләре һәм ламинат идән капламаларын җитештерүен үстерегә дәвам итә.

Заводта ел башыннан 8 млн кв. м ламинат чыгарылды. 2016 елга планнарында елга 20 млн кв. м ламинат идән каплмаларын чыгаруга җитү дип компания мабугат хезмәте билгели.

KASTAMONU продукциясе Россия һәм чит ил базарларына ориентлашкан.

 


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Тольятти шәһәрендә 6 ноябрьдә Россия Федерациясендә махсус икътисади зоналар (МИЗ) белән идарә итү системасын яхшырту буенча Чаралар планын (“юл картасы”) башкару буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Россиянең Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды. “Юл картасы”н 2014 елның июлендә ил хөкүмәте раслады һәм МИЗларның эшләү эффективлыгын арттыруын күз алдында тота.

 


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

6-7 ноябрьдә Комрат шәһәрендә (Гагаузия автономиясе, Молдова) I Гагауз халыкара инвестицион форумы узды, анда Россия, Төркия, Белоруссия, Эстония, Румыния эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
2015 елның сентябрендә Казанга килгән Гагаузия башканы (башлыгы) Ирина Влах чакыруы буенча форумда Татарстан Республикасының делегациясе катнашты, аңа дәүләт органнары һәм бизнес-оешмалар вәкилләре керде. 


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 5 ноябрьдә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистральне төзү проектын тормышка ашыруга әзерләнү буенча чаралар комплексын үз эченә алучы карар чыкты.

“Тимер юл транспорты инфраструктура объектларын төзү өчен территорияләрне әзерләү буенча эшләр комплексы төзелешнең аерым этабы булып тора. Бу инвестицион һәм төзелеш циклларның дәвамын киметергә, заманча технологияләр һәм идарә күнекмәләре булган чит ил һәм ватан оешмларын югары тизлекле транспорт инфраструктурасы төзелешенә аукционнарда һәм конкурсларда катнашу өчен җәлеп итергә мөмкинлек бирәчәк. Кертелгән үзгәрешләр инженер табуларын үткәрү, территорияләрне межларга һәм планлаштыру проектлары һәм “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистральне төзү проектының документацияләрен уйлап табырга мөмкинлек бирәчәк дип 2015 елның 27 октябренән №1147 Карарына аңлатмасында билгеләнә.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Rockwool International" компанияләр төркемнәре президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, "Rockwool Russia" генераль директоры Марина Потокер, "Rockwool Russia" сатулар буенча директоры Максим Тарасов, "Роквул Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һәм башкалар катнашты.

Инвестор 2012 елда “Алабуга” МИЗ территориясендә завод ачты, анда дөньяда таш ватасын җитештерү буенча көчле линия урнашты, ул елга 110 мең тонн күләмдәге продукция чыгара ала. Завод төзелешенә инвестицияләр күләме Rockwool өчен иң зур булган 150 млн. доллар тәшкил итте.

Очрашуны ачып, Татарстан Президенты, бу компания республикада тормышка ашырган проект инновацион, уңышлы һәм республикада гамәлгә куела торган энергияне саклау стратегиясенә яхшы туры килә, дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, Татарстанның бу компанияләр белән хезмәттәшлеге уңышлы бара, "Rockwool", "Danfoss" кебек компанияләр белән уртак проектлар шул хакта сөйли дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

"Бу проектны уңышлы дип саныйбыз һәм башка инвесторларга үрнәк итеп күрсәтәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ дагы "Rockwool" заводы турында. Бу проект кысаларында компания билгеләнгән инвестицияләр күләмен арттырды һәм планлаштырылганнан күбрәк эш урыннары булдырды. ТР Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге үз вәкаләтләре һәм мөмкинлекләре кысаларында Татарстанда "Rockwool" компаниясенең бизнесын үстерергә ярдәм итәргә әзер.

Йенс Биргерссон, үз чиратында, ТР Президентына проектны тормышка ашыруда уңай шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстандагы завод - "Rockwool International" компаниясенең иң зур һәм югары технологияле предприятиеләрнең берсе һәм компания аны үстерү белән кызыксына.

Йенс Биргерссон ассызыклаганча, сәяси факторлар китереп чыгарган билгеле катлаулылыкларга карамастан, Россия компания өчен иң мөһим базарларның берсе булып кала.

"Катлаулылыклар бездән түгел, ә сезнең сәясәтчеләр гаебе белән туа. Россия инвесторларга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Без сезнең сәясәтчеләргә карамыйбыз һәм шулай ук безнең элемтәләргә җаваплы карауны дәвам итәбез", - дип ассызыклады, үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең бизнесның Россиядә янә үсә башлавын түземсезлек белән көтәбез. Бу базардан китәргә ниятебез юк. Үсеш башлангач та без киңәйтү стартегиясен дәвам итәчәкбез", - диде Йенс Биргерссон.

"Rockwool" продуктлары "Татнефтехиминвест-холдинг" утырышы кысаларында  презентацияләнәчәк дип тәкъдим ителде.

 

Белешмә

Rockwool International таш ватасы нигезендә янмый торган изоляцион материаллар җитештерү өлкәсендә дөнья лидеры булып тора. Компанияләр төркеменең хезмәткәрләр саны 35 илдә 11 меңнән артык белгеч дип санала. Компаниянең үзәк офисы Хедехусенда (Дания) урнаша.

 

“Татар-информ” ИА материаллары буенча


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның ноябрендә Икътисад үсеше министры урынбасары Александр Цыбульской рәислеге астында Россия Икътисад үсеше министрлыгынында сәнәгый-җитештерү махсус икътисади зоналар буенча белгечләр советы утырышы үтте.

Утырышта “Алабуга” МИЗ 3 яңа компанияләр-резидентлар расланды. Проектларга белдерелгән инвестицияләр гомуми күләме 11,5 млрд сум тәшкил итте.



30
октябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина VII Россия-Германия яшь лидерлар конференциясенең пленар сессиясендә чыгыш ясады.
Абруйлы чара 2009 елдан үтә һәм ике ил яшьләренең ачык диалог үсеше платформасы булып тора. Монда Россия-Герман мөнәсәбәтләр, алар арасында икътисади мөнәсәбәтләрнең төп мәсьәләләре буенча сөйләшәләр. Конференциядә 25-40 яшьтәге 280 яшь эшлеклеләр җыелды. Татарстан башкаласына кадәр форум Берлин, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мюнхенда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International