ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2015 ел
сишәмбе

19 августта “Корстон”да Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Коммерцияле булмаган социаль ориентлашкан III Республика форумының пленар утырышы үтәр. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашыр.

Коммерцияле булмаган социаль ориентлашкан III Республика форумы Татарстан җәмгыяви тормышында иң зур вакыйгаларның берсе булып тора, 1000 нән артык кеше социум үсешенең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр (бу Коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, РФ һәм ТР Җәмгыяви палаталар, муниципаль оешмаларның җәмгыяви советлары, республиканың министрлыклар һәм идарәлекләр карамагындагы җәмгыяви советлар әгъзалары, дәүләт хакимияте һәм урынлы идарә, бизнес, фәнни берләшмә, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре).

17-18 августта секцияләр (мәсәлән, “Социаль хезмәтне тормышка ашыруда  Коммерцияле булмаган оешмаларның эш эффективлыгы” темасы) түгәрәк өстәлләр һәм эш очрашулары үтте.

Форумда республиканың социаль-икътисади, җәмгыяви үсешенең мөһим мәсьәләләрен чишүдә социаль ориентлашкан Коммерцияле булмаган оешмаларның үсүче роле билгеләнде.

Коммерцияле булмаган оешмалар (КБО) һәм дәүләт арасында хезмәттәшлек үсешенә шактый Коммерцияле булмаган социаль ориентлашкан II Республика форумында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру, шулай ук 2014-2016 елларга дәүләт ярдәм итү Программасын булдыру ярдәм итте.

Әлеге хезмәттәшлеккнең яңа юнәлешләре социаль хезмәт сыйфатын арттыру, монополияләр эшенең җәмгыяви контроле, аерым гражданнар категориясенең хокукларын саклау буенча бердәм эшчәнлек булып торды.

Җәмгыять вәкилләре Татарстан Республикасының Җәмгыяви палатасының бөтен җәмгыяви хәрәкәтен координацияләүче мөһим үзәк кебек вәкаләтләрен алдагы киңәйтүен якладылар.

 Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, Җәмгыяви палатасы, бизнес берләшмәсе, урынлы идарә итү һәм массакүләт матбугат хезмәтенә мөрәҗәгатьләр кабул ителер.

Пленар утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш кертү өчен Татарстан Республикасы Президенты Премиясен алу өчен конкурста җиңүчеләргә мактаулы билгеләр һәм дипломнар бүләк итәр.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте,

ТР ФА һәм ТР ҖП материаллары кулланылды


17
август, 2015 ел
дүшәмбе

“Яхшы эшләр һәр көн булсын”, - дип Андрей Воробьев катнашачак алдагы хәйрия хоккей матчына аңлатма бирде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Мәскәү өлкәсе губернаторы белән очрашуында катнашты. Очрашуда алдагы регионара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча сөйләштеләр һәм Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Мәскәү өлкәсе башлыгының бер көнлек визиты шәһәр һәм инвестицион инфраструктура объектлары белән танышу буенча киң программасын үз эченә ала.

“Кремльдә очрашу чын җылы атмосферада үтте. РФ субъектлары өчен якын аралашу мөһим. Синергия ягыннан без күбрәк тә ирешә алабыз”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.


14
август, 2015 ел
җомга

13 августта ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина видеоконференция режимында министр һәм Коллегия рәисе Азат Хамаев җитәкләгән “2015 елның беренче еллыгында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча муниципаль оешмалар Палаталары (Идарәләр, Комитет) һәм  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эш нәтиҗәләре турында” темасы белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча Палаталары (Идарәләр, Комитет) җитәкчеләре катнашуы белән коллегия утырышында катнашты.


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Агентлыкта Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе вәкилләре белән аларның ТР Премьер-министры Ильдар Халиков белән очрашу алдыннан эш киңәшмәсе үтте. Корпорациядән очрашуда Россиядәге “Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Engineering Construction Corporation, ССЕСС)” вәкиллегенең җитәкчесе Пэн Минкуань, Инвестицион фонд (Гонконг) Президенты Юань Шэнцзюн, “Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе” ҖЧҖ Генераль директоры Вячеслав Корнилаев, “Внешэкономбанк” ААҖ “Проектлы финанслауның федераль үзәге” ААҖ Идарә итүче директоры Александр Яшечкин катнаштылар. Татарстан Республикасыннан очрашуда шулай ук Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрның урынбасарлары Андрей Егоров һәм Артем Чукин һәм Түбән Кама шәһәренең “Горэлектротранспорт” дәүләт унитар оешмасының генераль директоры Рафаил Хабибулин катнаштылар.


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Азия һәм Европадан 150 компаниядән күбрәк “Кытай-Евразия Экспо 2015” V Халыкара күргәзмәсе презентациясе кысаларында Татарстанның инвестицион, икътисади һәм туристик потенциалы белән таныштылар.

Күргәзмә 12 августтан 16 августка кадәр КМР Синьцзян-Уйгур автоном округының (алда СУАР) Урумчи шәһәрендә үтә һәм Евразия бизнесының хезмәттәшлеге өчен иң төп эшлекле платформаларның берсе булып тора.


11
август, 2015 ел
сишәмбе

Моның турында Сан-Паулу (Бразилия) шәһәрендә 10 августта үткән WorldSkills International 2015 коммерцияле булмаган оешманың Генераль Ассамблеясында сайлау нәтиҗәсендә билгеле булды.

World Skills 2019 профессиональ осталык буенча 45-нче чемпионатны үткәрү хакы өчен Казан Франция башкаласы – Париж һәм Бельгия шәһәре Шарлеруа белән көрәште.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген дөньяның иң зур шәһәрләренең берсенә Сан Паулу (Бразилия) Россия Федерациясе делегациясе килде.

Делегация составында РФ Хөкүмәтенең рәисе урынбасары Ольга Голодец, «Росатом» дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Кириенко, Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, региональ министрлыклар һәм идарәлекләр вәкилләре, алар арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бар.


7
август, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  аккаунтлары Интернеттагы социаль челтәрләрдә бар.

Ел башында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Фейсбукта теркәлде: https://www.facebook.com/investagencytatarsta

Бөтендөнья социаль челтәрендә корпоратив сайты яңалык лентасына  комментарий бирергә һәм бәяләргә, белдерүләр юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Моннан башка  презентацион видеоматериал Youtube сайтының ТР ИҮА каналында бар:http://www.youtube.com/channel/UCXwfvzPIJg1jMTiT2u9V2PA .

Твиттер-аккаунтлар шулай ук идарәара компетенцияле дәүләт органының яңалыкларын оператив рәвештә белергә мөмкинлек бирә:

https://twitter.com/tida_rt – рус телендә,

https://twitter.com/InvestTatarstan – инглиз телендә.

 

Белешмә. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 2011 елның июнендә барлыкка килде һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасының башкарма хакимият органы (Татарстан Республикасының идарәсе) булып тора:

·         Инвестицияләрне җәлеп итү;

·         Инвестицион проектларны алып бару һәм тормышка ашыру;

·         Уңай инвестицион климатны формалаштыруда катнашу;

·         Татарстан Республикасына инвестицияләү өчен шартларны яхшырту;

·         Дәүләт-хосусый партнерлык.

ТР ИҮА “бер тәрәзә” принцибы буенча инвесторлар белән аралашу буенча эш алып бара.


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кытай-Евразия Экспо 2015” V Халыкара күргәзмәсе презентациясе кысаларында Азия һәм Европа эшлекле даирәләренә Татарстанның инвестицион, икътитисади һәм туристик потенциалы тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә КХР Синьцзянь-Уйгур автоном округының (СУАР) Урумчи шәһәрендә 12 – 16 августта үтәчәк һәм үзен Евразиянең бизнесы хезмәттәшлеге өчен иң төп эшлекле платформаларның берсе булып күрсәтә.

Чараның төп темасы: “Бөек Ефәк юлының сәүдә платформасын булдыру. Евразия илләре арасында үзара табышлы сәнәгый хезмәттәшлекне алга таба мавыктыру”.

Татарстан делегациясенең визитын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырды. Делегация составында шулай ук ТР ИҮА, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты, ДУО “РАЦИН” вәкилләре, кайбер муниципаль оешмаларның башлыклары бар.

Татарстан приоритетта Татарстанлылырның тормышын яхшыртырга һәм эш җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итүче югары технологияле инвестицияләрне җәлеп итә. Татарстанның иң интенсив мөнәсәбәтләр нәкъ СУАР белән килеп чыкты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Кытай һәм Азиянең башка илләренең эшлекле даирәләре белән актив эш Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карарына туры килеп алып барыла. Әлеге юнәлеш буенча хезмәттәшлекне активлаштыру кирәклеген ТР Президенты идарә коллегиясендә 2015 елның 3 февралендә ассызыклады.

Искә төшерик, КХР СУАР эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстанга 2015 елда берничә тапкыр килделәр, әлеге визитларны шулай ук ТР ИҮА әзерләде. Шулай июньдә КМР СУАР Коммерция департаментының рәисе Ся Гуантай җитәкләгән делегация Татарстанга “Ефәк Юлы” икътисади пояс концепциясен тормышка ашыруның төрле мөмкинлекләре буенча сөйләшү, шулай ук республиканың базарын өйрәнү өчен килделәр. 17 июньдә хөрмәтле кунакларны Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

28 июльдән 30 июльгә кадәр казанда “КХР Синьцзян-Уйгур автоном районының экспорт товарлары (инвестицияләр)” күргәзмәсе үтте.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

Яңа таләпләр 2015 елның 4 августыннан “Индустриаль (сәнәгый) парклар һәм индустриаль (сәнәгый) парклар белән идарә итүче компанияләр турында” №794 карарында теркәлгән. Карарны Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2014 елның 31 декабреннән “Россия Федерациясендә сәнәгый сәясәт һәм Россия Хөкүмәте тапшырылган эше турында” №488-ФЗ Федераль канунын башкару өчен кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International