“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Берләшкән шәһәрләр һәм урынлы хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросының утырышында бүгенге шәһәрләр үсеше һәм урынлы хакимият эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алышу өчен дөньяның 97 шәһәреннән 200дән артык вәкил җыелды (Executive Bureau of UCLG).
Бүген Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашуы белән Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының киңәшмәләр залында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең “Хезмәт канунчылыгын үтү мәсьәләләре. 2015 ел һәм 2016 елның 1 кварталда эш нәтиҗәләре” темасына утырыш узды".
Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашуы белән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды
Австрия-Россия дуслык җәмгыятенең генераль сәркатибы Флориан Стерманн җитәкләгән Австрия-Россия дуслык җәмгыятенең вәкилләре Казанга эшлекле визит белән килделәр.
Татарстан башкаласында Россия регионнарының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән икътисади аралашу өчен төп мәйдан булып торган “Россия - Ислам дөньясы: Kazansummit” Халыкара икътисади саммиты эшен дәвам итә.
18-20 майда Россия Федерациясе Президенты карамагында дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы Россия академиясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) мәйданнарында региональ идарә командаларын укыту узачак. Укуның максаты Россия регионнарында бизнес алып бару шартлары һәм инвестицион климатны яхшырту өчен идарә осталыкларын арттыру булып тора.
Татарстан Республикасының Австрия белән хезмәттәшлеген ныгыту, шулай ук 2016 елның 12-13 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегациянең Вена шәһәренә визиты нәтиҗәләре буенча килешүләрне үстерү кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Австрия – бизнес, фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табулар урыны буларак” семинар оештыра.
2016 елның 12 маенда Катар инвестицион үсеш агентлыгының бизнес үсеше буенча директор Шейх Абдулазиз Аль-ТАНИ Татарстан Республикасына визит белән килде. Катар Шейхының визит максаты Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү һәм бердәм проектларны тормышка ашыру булып тора.
Делегация составында БГЭ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Омар Саиф Гобаш, БГЭ Икътисад министрының урынбасары Абдулла Аль Салех һәм Еллык Дубай күргәзмәсенең Президенты Давуд Аль Шезави бар. Гарәп Эмиратлары вәкилләре Казанда 19-21 майда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади форумы эшендә катнашу өчен киләчәкләр.
12 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Венага (Австрия) эшлекле визит белән килде, анда ул Австрия-Татарстан эшлекле форум эшендә катнашты һәм Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын презентацияләде.