ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

23 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән ТР Куркынычсызлык советы утырышында катнашты.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген 22 мартта ТР Министрлар Кабинетында ТР премьер-министры Ильдар Халиков үткәргән “Россия – Ислам дөньясы: КазанСаммит-2016” VIII икътисади форумына әзерләнү буенча Оештыру комитетының беренче утырышы узды.

22 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Франция компаниясе вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш уздырды.

- Татарстан инвесторлары өчен рекордлы җылыту җитте. Климат яхшы. Керем рәвешендә күп явымнар көтелә. Шундый “һава торышы” “Яр Чаллы” узып китүче социаль-икътисади үсеш Территориясе аркасында мөмкин булды, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

21 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади Советы утырышында катнашты. Киңәшмә сәнәгый җитештерү өчен фәнни уйлап табуларның җайлашуына, технологияләр һәм белемнәрне коммерциализацияләүгә ярдәм итүче республика инфраструктурасының үсеше мәсьәләләренә багышланды.

Россиядәге Мавритания Ислам Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сиди Мөхәмәд Ульд Талеб Амар 19-21 майда Татарстан башкаласында үтәчәк “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади саммиты эшендә катнашачак.


18
март, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регуляр рәвештә республика муниципалитетлары белән эш алып бара, идарәара характерындагы эшлекле очрашулар уздырыла. Анда Татарстан регионнарының үсеш стратегияләре, алар арасында муниципаль оешмаларда тормышка ашырылачак мөмкин булган проектлар һәм инвестицион өлкәләр буенча сөйләшүләр үтә.

18 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия регионнарының татар авылларыннан эшмәкәрләрнең V Бөтенроссия җыенында катнашты. 2016 елда җыенда РФнең 36 регионыннан, алар арасында Татарстан Республикасыннан кече бизнес һәм фермерлар хуҗалыкларының 600дан артык вәкил катнашты.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

17 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Сычуань тимер юл инвестицион компанияләр группасы Мәскәү вәкиллеге башлыгы Жань Чжэнхай әфәнде һәм холдингның Татарстан филиалы директоры Лю Цзяньцзюнь әфәнде белән эшлекле очрашу уздырды.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 15 мартта үткән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Словения Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Приможа Шелиго әфәнде белән очрашуда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International