ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

26 февральдә шәһәр Ратушасында Казан шәһәр Думасының V сессиясенең өченче чакырылышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

25 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар киңәшмәсе утырышы эшендә катнашты.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

24 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Яр Чаллы Дәүләт Советы утырышында катнашты.


19
февраль, 2016 ел
җомга

2016 елның 19 февралендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Россия: Стратегия 2030” темасына багышланган Красноярск икътисади форумы – 2016 эшендә катнаша.


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

17 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «InfraONE» (Мәскәү) инвестицион компаниясе вәкилләре Альберт Еганян һәм Сергей Беляков белән очрашуда катнашты.

2016 елның 17 февралендә “Казан ярминкәсе“ күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгый форум башланды. Форумның эчтәлекле эшлекле программасы бар, аның төп чарасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән “2015 елда агросәнәгый комплексы эшенең нәтиҗәләре һәм “Татарстан-2030” Стратегиясе кысаларында 2016 елга мәсьәләләр” буенча Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булды. Коллегия эшендә һәм агросәнәгый күргәзмә ачышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Мәскәүдә үткән V юбилей Россия инвестицион-төзелеш форумында катнаштылар.


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

10 февральдә Татарстанның бизнесменнар берләшмәсенә 2015 елның декабрендә барлыкка килгән ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрләр советы презентацияләнде. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнаштылар.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

9 февральдә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика халкының виртуаль киңлеккә актив күчүе билгеләнде. Узган елда өлкәнең тулай кереме 49 млрд. сумны арттырды, бу 2015 елга караганда 1,5%ка күбрәк. Бу елда әлеге күрсәткеч 52 млрд. сум тәшкил итергә тиеш.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында сәнәгый җитештерү күләме 2014 ел күрсәткечләрен арттырды һәм 1 трлн. 856 млрд. сум тәшкил итте, сәнәгый җитештерү индексы – 100,4%. Татарстанда сәнәгый җитештерү күләменең зур өлеше (60,9%) - 1 трлн. 131 млрд. 300 млн. артык сум нефть, газ һәм химия комплексына туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International