16 июньдә KazanSummit 2015 икенче көн эшенең чаралары үтте.
Шулай “Корстон”да Инвестицион форум, “Россия-Гарәп дөньясы. Аралашуның яңа этабы: сәүдә, инвестицияләр һәм финанслар”, Бөтендөнья Мөселман Ассоциациясе (Islamic World Network) беренче региональ җыелышы, Урбанистика буенча түгәрәк өстәл, B2B очрашулар үтте.
15 июньдә Казанда VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2015 башланды, анда катнашу өчен 45 илдән 746 кеше регистрацияләнде. Халыкара эшлекле форумның төп темасы “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары” булып торды.
15-16 июньда Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) илләренең VII Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2015 үтәчәк.
KazanSummit 2015 тә катнашу өчен 45 илдән (Россия, Согуд Гарәбстаны, Төркмәнстан, Египет, Төркия, Пакистан, БГЭ, Сомали, Казахстан, Иран, Малайзия, Великобритания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Таджикистан, Маврикий, Катар, Нидерланды, Латвия, Әзербайҗан, Нигерия, Бруней-Даруссалам, Алжир, Индонезия, Корея, Замбия, Ирак, Кытай, Көньяк Африка, Узбәкстан, Кыргызстан, Индия, Грузия, Йемен, Филиппины, Иордания, Афганстан, Бангладеш, Ливан, Швейцария, Македония, Венгрия, Бахрейн) 746 кеше киләчәк.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай милли вәкилләр җыелышы (КМР парламенты) Даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов МИЗ “Алабуга” территориясендә асып куела торган түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” корпорациясенең заводын ачты. Бу корпорациянең дөньяда 32 нче заводы булып тора: бүген бөтендөнья танылган брендның инде 8 илдә җитештерүе бар, 132 дистрибьютор үзәге Россиядә бар.
Бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьос белән очрашу үтте. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиковның Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьос белән очрашуда катнашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында үтте.
On June 5, 2015 in the Office of the President of the Republic of Tatarstan was held the first meeting of the Board of the Autonomous Nonprofit Organization "Kazan Open Talent University 2.0", which was attended by the Agency Chief Executive First Deputy Insaf Galiev.